news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллинның яшь хатыны бертуганына: «Сине өйдә яраталар, көтәләр»

news_top
Ринат Рахматуллинның яшь хатыны бертуганына: «Сине өйдә яраталар, көтәләр»
Фото: Динараның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Ринат Рахматуллинның яшь хатыны Динараның бертуган энесе армиягә киткән. Яшь гаилә егетне озату мәҗлесенә кайткан.

«Минем яраткан энем! Бүген синең өчен яңа, җитди этап – армия башлана. Дөресен әйткәндә, күңелсез дә, борчулы да. Әмма, беренче чиратта, мин синең белән горурланам. Син көчле, акыллы, җаваплы, мин барысын да уза алачагыңа ышанам. Бу – сынау гына түгел, бу – тормыш мәктәбе, һәм син аны лаеклы узчаксың. Исеңдә тот: сине өйдә яраталар, көтәләр.

Без синең белән «этле-мәчеле» булсак та, бер-беребездән башка тора алмыйбыз. Бер елдан шушы составта очрашырга язсын! Мин сине яратам!» – ди артистның хатыны Динара, күз яшьләре аша.

Ринат Рахмутллин хатынына кулъяулык бирә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар