news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллинның яшь хатыны машина этә: «Елгага төшеп китә язды»

news_top
Ринат Рахматуллинның яшь хатыны машина этә: «Елгага төшеп китә язды»
Фото социаль челтәрдән алынды

Ринат Рахматуллинның иҗат төркеме Башкортстанның Караидел районында күңелсез хәлгә юлыккан, тик үзләре бер дә моңсуланмый. Җырчының тормыш иптәше Динара социаль челтәрдә видеолар куйган.

«Караидел районында машинабыз Уфимка елгасына төшеп китә язды», – дип яза ул. Видеода күренгәнчә, егетләр һәм кызлар пычракта машина төртә. Киемнәре дә пычранып беткән. Балчык йөзләренә, чәчләренә кадәр чәчрәгән. Шул рәвешле алар банкетка барган.

«Банкетның беренче өлешенә дымлы салфеткалар белән «юынырга» һәм киемнәрне алмаштырырга гына өлгердек. Икенче өлешкә бизәнгән килеш матур итеп чыктылар», – дип яза Динара, бизәнеп торган кызларны күрсәтеп.

Кызык, ничек шулай килеп чыкты икән?

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 апрель 2025
    Исемсез
    Яшь хатын башынны югалтма инде
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар