Җырчы Ринат Рахматуллин хатыны Динара белән мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән. Бу хакта Динара үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә язды. Пар моңа кадәр никах белән генә яшәүләре хакында әйтә иде.
«Ниһаять, бу көн җитте. Тынычлана аласыз. Моны күпләр көтте. Булды, хәзер рәсми рәвештә, законлы хатыны!» – дип язды Динара.
Парга сәхнәдәш дуслары һәм тамашачылары күпләгән котлау сүзләре яза. «Камытны кидең, брат. Котлыйм, бәхетле булыгыз», «Ә без сезне законлы ир белән хатын дип уйлый идек», «Гомерегез озын булсын, тигезлектә яшәгез», – диләр аларга.
ЗАГСтан видеога Динара шаян «озвучка» да куйган.