news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллинга операция ясаганнар

news_top
Ринат Рахматуллинга операция ясаганнар
социаль челтәрләр

Соңгы вакытларда уңга борылганын да, сулга борылганын да социаль челтәрләрдә күрсәтеп баручы Ринат Рахматуллинның югалып торуына игътибар иткән булгансыздыр. Җырчы операция ясатып чыккан икән.

«Дусларым, социаль челтәрләрне бераз ташлап торырга туры килде – операция кичердем. Хәлләремне белеп торганыгыз, борчылып торганыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә. Аллаһ кушса, шушы көннәрдә эшләргә тотынабыз. Башкортстаннан башларга уйлап торабыз концертларыбызны. Барыгызга да уңышлы көннәр. Ринат Рахматуллин в строю, мин әле югалмаган, Аллаһка шөкер», – дип хәбәр итте ул сторисларында.

Кайсы җиренә операция ясатуын җырчы хәбәр итмәде. Моңа кадәр аның, йөрәге белән проблемалары булу сәбәпле, берничә тапкыр хастаханәләрдә ятып чыкканы бар иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар