Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллин янына сәхнәгә яшь хатынының улы менгән

news_top_970_100
Ринат Рахматуллин янына сәхнәгә яшь хатынының улы менгән
социаль челтәрләр

Ринат Рахматуллинның Казанда узган концертында сәхнәгә яшь хатыны Динараның кечкенә улы да менгән. Ул сәхнәгә әнисе белән күтәрелә, Ринат Рахматуллинга чәчәк бәйләме суза. Җырчы балага рәхмәт әйтә, хатынын үбеп үк ала.

«Рәхмәт! Менә, мәхәббәт шундый була инде ул, дуслар. Иртәгәсе көнне нәрсә буласын беребез дә белмибез. Минем кебек гөрләтеп, рәхәтләндереп яшәргә һәрберегезгә насыйп булсын», – дип куя Ринат Рахматуллин.

Искә төшерәбез, Ринат Рахматуллин моннан берничә ел элек, 30 ел яшәгән хатыны белән аерылышып, яңадан өйләнде. Икенче хатыны – Саба кызы Динара – Ринат Рахматуллиннан 29 яшькә яшьрәк. Аларның никахлашуына инде 2 елдан артык вакыт узган. Динараның беренче никахыннан кечкенә улы үсеп килә. Ринат Рахматуллинның исә шул бала яшендәге оныклары бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100