«Күңел» радиосына кунакка килгәч, җырчы Ринат Рахматуллин яшь хатыны Динарага карата булган хисләре белән уртаклашкан. Ринат Рахматуллин сүзләренчә, Динара аның шәхси тормышын бизәүдән тыш, иҗатын үстерүдә дә зур роль уйный.
Динараны бик каты яратам. Ул минем алга этәрүчем, музам. Ул миңа бөтен әйберне бирә. Динара бер минут та тик тормый, гел эштә, гел эштә. Ул тик тормагач, мин дә утырып тора алмыйм, гел хәрәкәттә.
Хатыным берьюлы берничә һөнәрне башкара. Динара режиссер да, видеомонтажер да, стилист та, дизайнер да. «Бу юләр үз хатынын мактап утыра», – димәгез, чын күңелдән әйтәм барысын да, – дип сөйли артист туры эфир вакытында.
Җырчы үзенең иҗади тормышындагы авыр, тамашачасын югалткан чорларны да искә алган.
Агы да булгандыр тормышта, карасы да, төрле вакытлар булгандыр. Ул вакытларда тамашачымның күңелен кайтардым. Шуңа да хәзер иң зур хыялым – элекке тамашачымны кире кайтарып, тулы залларга эшләү, – дигән ул.