Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллин хәрби операциягә кемнәр белән баруын сөйләде

news_top_970_100

Җырчы Ринат Рахматуллинның хәрби операциягә җыенуын хәбәр иткән идек.

«Дөньябыз матур, дөньябыз рәхәт, дибез. Төрле мөнәсәбәтләр бар. Менә сугыш бара. Мин дә СВОга җыендым әле, сәфәр тотам, Аллаһ кушса. 7 июльдә гуманитар ярдәм белән Украинага китәм. Үзебезнең якташлар янына барып кайтмыйча булмый. Мин аны озак уйладым. Ул миңа кирәк, мин анда булырга тиеш. Мин сугышка бармыйм, мин барып җырлап, үзләребезнең бүләкләрне, машиналар биреп кайтабыз, Аллаһ кушса», – дигән ул концертларның берсендә.

7 июль көнне ул, Волгоградны узып, Ростовка таба баруларын хәбәр итте. Ринат Рахматуллин хәрби операция зонасына, яраланып кайтып, сәламәтләнеп, операциягә кире баручы хәрби белән һәм дусты Фәнис Фәритович белән бара.

«Безнең белән булганың өчен рәхмәт», – ди җырчы хәрбигә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100