news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллин утын пычкысы белән чәкчәк кисеп кайткан

news_top
Ринат Рахматуллин утын пычкысы белән чәкчәк кисеп кайткан

Оренбург өлкәсенең Кувандык дигән шәһәрендә мәҗлестә чәкчәкне пычкы белән кисү йоласы бар икән. Бу күренешне Ринат Рахматуллин социаль челтәрдә күрсәтте.

Бу йолада төп эш – чәкчәк кисүне Ринат Рахматуллинга тапшырганнар. Бихисап никах, туйларда йөргән Рахматуллин бу алымны беренче тапкыр күрүен әйтә. «Менә бу йола», – дип тәмамлый эшен Татарстаннан килгән кунак.

Ринат Рахматуллинга бу чәкчәкне күчтәнәчкә дә җибәргәннәр. «Туйга да килерсең инде», – дип озатып калганнар аны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар