news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллин операция ясаткан

news_top
Ринат Рахматуллин операция ясаткан
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Ринат Рахматуллин блефаропластика ясаткан.

«Бу көннәрдә эшләр күп булды. Ринатка блефаропластика ясаттык. Азрак шешенде, күгәрде, ләкин хәле әйбәт. Хәзер әкренләп төзәлеп килә», – дип хәбәр итте бу хакта телеграм-каналында аның тормыш иптәше Динара.

Динара, җырчының рөхсәте белән, операциядән соң төшкән фотосын да күрсәтте. Җырчы инде урамга чыгып йөри башлаган, дөрес, кара күзлек киеп. «Күгәргән урыннары күп булса да, Ринат күзләре ачылып, матурланып китте. Күз кабагы төшкән иде», – дип сөйләде ул.

  • Блефаропластика – ул күз кабагы формасын үзгәртү белән бәйле операция.

Фото: © Динараның телеграм-каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар