Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллин ни өчен «Татарча солянка»да җырламаганын әйтте

news_top_970_100
Ринат Рахматуллин ни өчен «Татарча солянка»да җырламаганын әйтте
социаль челтәрләр

Кичә Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында узган «Татарча солянка» концертында Ринат Рахматуллин да җырларга тиеш булган. Ләкин тамашачылары концертта Ринат Рахматуллинны көтеп җиткерә алмаганнар. Бу уңайдан үзенә канәгатьcезлек белдереп язучы дусларына җырчы социаль челтәрләрдә аңлатма бирә.

«Кичә смслар килә башлады, дуслар. «Концертка барган идек, «солянка»да җырламадыгыз. Килмәгәнсез икән, нигә алдыйсыз?» – дип язасыз «ВКонтакте» төркемнәрендә. Әйе, кичә Чаллыда узган «Татарча солянка»да мин дә җырларга тиеш идем. Әмма ул концерттан без инде әллә кайчан баш тарттык. Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында концертым булачак. Анда зур баннер эленеп тора инде. Мине тыңларга теләгән кеше шул баннерны күреп тә аңлый ала иде.

Минем барлык афишалар – социаль челтәрдәге сәхифәләремдә. Без кичә Столбищеда сезонны башлап җибәрдек. Шуңа да бу сорауларны миңа түгел, оештыручыларга бирергә кирәк булгандыр. Мин һәрвакыт күз алдыгызда. Иҗатым, тормышым буенча социаль челтәрләрдә көн саен хисап биреп барам», – дип аңлаткан артист концертка килмәвенең сәбәбен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100