Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Рәхмәтуллин махсус хәрби операциядәге егетләрнең әнисен юбилее белән котлаган

news_top_970_100
Ринат Рәхмәтуллин махсус хәрби операциядәге егетләрнең әнисен юбилее белән котлаган
Фото: Ринат Рәхмәтуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Ринат Рәхмәтуллин Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылына хәрбиләрнең әнисен туган көне белән котларга барган.

«Махсус хәрби операциядә катнашучы Инсаф белән Булат, әниләрен юбилейлары белән котлап, матур теләкләр теләвебезне сорады. Шундый гаиләләрнең, шундый кешеләрнең күңелен күтәрү – безнең өчен зур шатлык.

Барыбыз бердәм булганда гына тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга мөмкин. Менә шундый чаклар тормышның ни дәрәҗәдә кадерле икәнен искәртеп тора», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Җырчы хәрбиләрнең әнисенә розалар бүләк итә, котлау сүзләрен җиткерә, матур теләкләрен әйтә, аннары өйдә әниләргә багышланган җыр да башкара.

Диванда утырган юбиляр, егетләрнең туганнары һәм балалар да күз яшьләрен тыеп кала алмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100