Татар эстрадасы җырчылары Ринат Рахматуллин белән Булат Бәйрәмов автосалонда очрашкан. Ринат Рәхмәтуллин гарантия буенча 8 нче тапкыр техник хезмәт күрсәтү (ТО) уза. Ә Булат Бәйрәмовның серле сөйләшүенә караганда, ул яңа машина карап йөри.
«Әллә автосалонда Сабантуй үткәрергә йөрисеңме?» – дип шаярта Ринат.
«Алып баручы бар, җырчы бар. Әйдә үткәрик, ташлама ясарлар», – ди Булат.