news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллин яшь чагында хатынын алдаганы хакында 24 елдан соң сөйләде

Ринат Рахматуллин яшь чагында хатынын алдаганы хакында 24 елдан соң сөйләде

news_top
Ринат Рахматуллин яшь чагында хатынын алдаганы хакында 24 елдан соң сөйләде
Ринат Рәхмәтуллин ТМТВ каналындагы "Сер булып калсын" тапшыруында хатынын алдаганын сөйләде. Ринат Рахматуллин хатыны белән күптән - ул алтынчы, үзе тугызынчы класста укыганда танышкан. 

Хатынының бик тә Казанда яшисе килгән. 

"Бер серем бар, әле дә аңа әйтмәдем. 95 еллар булгандыр - мин 92 дә өйләндем. Казанга Китик, китик, ди. Казанда - мэр Камил Исхаков янында танышым эшли. Икәү дә баргаладык. Минем китәсем килми, шәһәрдә тыным кысыла. Соңгы очрашуга үзем генә бардым. Җомга бардым, дүшәмбе ачкычка кил, малосемейка бирәбез, диделәр. Мин кайттым да, хатынга әйттем - булмады. Бирмәделәр, фатир. Кәефе төште инде. Ул серне хәзер дә белми. Без Казанга күчеп китә ала идек, мин теләмәдем", - дип сөйләде ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар