Ринат Рәхмәтуллинның оныгы туды!
Җырчы 47 яшендә беренче тапкыр бабай булды.
"Гаиләбездә зур шатлык, оныгым туды! Менә мин дә бабай булдым ниһаять. Оныкка Самир исеме куштык," - дип сөенече белән уртаклашты Ринат Рәхмәтуллин. Җырчыны чын күңелдән котлыйбыз!