Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Рәхмәтуллинга яшь кыз: «Ә мин сезгә бирмәс идем»

Җырчының беренче вайны бик кызык килеп чыккан.

news_top_970_100
Ринат Рәхмәтуллинга яшь кыз: «Ә мин сезгә бирмәс идем»
Солтан Исхаков

Җырчы Ринат Рәхмәтуллин алып баручы, блогер Булат Гыйләҗев белән вайннарда төшә башлаган.

Кепка, күзлек кигән, таякка таянган Ринат Рәхмәтуллин (бабай ролендә) яшь кыз (Булат Гыйләҗев) белән очрашуга килә.

Елмаешып күрешкәч, кыз: «Бабай, бабай, ә сезгә ничә яшь» — дип сорый.

«Әй, кызым, минем яшь әйтә торган вакыт түгел инде», — ди бабай.

«Алай да, әйтегез инде, ничә яшь?», — дип бәйләнә бу кыз.

«Миңа сиксән инде, кызым», — ди ул.

«Ә мин сезгә бирмәс идем», — ди кыз.

«Миңа хәзер кирәк тә түгел инде ул», — дип елмая бабай.

Вайнны инстачылар да ошаткан. «Оста уйныйсыз», «Шәп, булдыргансыз», «Булганнан бар да була» — дип язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100