Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Рәхмәтуллин Әлмәттә концерты өзелүдә коронавирусны гаепли: әлмәтлеләр каршы

Ринат Рәхмәтуллин 11 мартта Әлмәттә концерт куярга тиеш булган. Концертның нигә булмавын «Интертат» белеште.

news_top_970_100
Ринат Рәхмәтуллин Әлмәттә концерты өзелүдә коронавирусны гаепли: әлмәтлеләр каршы
Абдул Фархан

Ринат Рәхмәтуллин 11 мартта Әлмәт шәһәре «Иске Әлмәт» мәдәният йортында концертын куярга тиеш иде. Әмма, аның сүзләренчә, коронавирус авыруы таралу сәбәпле ул концерт булмаган икән. Ул бу хакта «Татар-информ» журналистына хәбәр иткән иде.

«Концертлар куярга ярамый, дигән боерык юк»

Әлмәт шәһәренең мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Эльмира Хәсәнова белән элемтәгә кердек. Аның сүзләренчә, Әлмәт районында бөтен концертлар да үтә.

«Әлмәт шәһәрендә концертлар дәвам итә. Концертлар куярга ярамый, дигән боерык юк. Бу хакта беренче тапкыр ишетәм. Кичә Әлмәттә Вил Усмановның концерты үтте. Аңа рөхсәт иткәннәр бит. Театрыбыз да эшли.

Бары тик «Татнефть» оештырган «Сандугач сайрар илемнең» бәйгесенең гала-концертлары гына булмаячак.

Бәлки гаеп Ринатның үзендәдер. Аның планлаштырылган концертны үткәрмәве беренче тапкыр гына түгел. Без моңа бер дә шаккатмыйбыз, — диде мәдәният бүлеге җитәкчесенең урынбасары Эльмира Хәсәнова.

Сөйләшә торгач, ул башкача да фаразлады: «Сез «Иске Әлмәт» мәдәният йортына шалтыратыгыз. Концерт анда үтәргә тиеш иде. Ә бу нефтьчеләр мәдәният йорты. Бу бина безнең карамакта түгел, алар белән аралашыгыз», - диде ул. 

«Кичке концертларны үткәрергә рөхсәт иттеләр»

«Иске Әлмәт» мәдәният йорты директоры Чулпан Нуруллина белән аралаштык.

«Әйе, кичә концерт булырга тиеш иде. Без җырчыларга бары тик концерт залын гына бирәбез. Билетларны сату белән, гомумән, шөгыльләнмибез. Билетларны администратор сата. Әгәр билетлар сатылса, концерт була. Әгәр тамашачы юк икән, концерт үтми.

Ринат Рәхмәтуллинның концертына күпме билет сатылганын белмим.

«Татнефть» күп халык җыелган концертларны үткәрмәскә дигән боерык биргән иде, әйе. Бу хакта ишеткәч, мин бездә концертлары булырга тиеш Зифа Нагаева белән Зәйнәп Фәрхетдиновага шалтыратып, концертларның булмаячагын хәбәр иттем. Тик соңыннан безгә рөхсәт иттеләр һәм бүген «Искә Әлмәт» мәдәният йортының ишекләре ачык. Ягъни, без кичке концертларны үткәрәбез. Зифа Нагаева белән Зәйнәпнең дә концертлары үтте, аларга концерт була дип хәбәр итәргә өлгердек. Монысын төгәл әйтәм.

Ә менә төрле җыелышларны, конференцияләрне үткәрергә ярамый», — диде «Искә Әлмәт» мәдәният йорты директоры.

«Ринатның концертына билетлар сатылды»

Ринат Рәхмәтуллинның Әлмәттәге администраторы Рано Мансурова белән сөйләштек.

«Миндә боерык бар. 15 апрельдән соң концертларны үткәрергә ярый. Миңа бу мәгълүматны әйттеләр, аны Ринатның концертлар директоры Айдарга җиткердем. Бары шул. Мине алдауда гаепле күрмәгез тагын. Мин - яхшы администратор, күп җырчылар белән эшлим.

Вил Усмановның концерты кичә үтте, әйе, чөнки аның концертын «Татнефть» сатып алган иде. Бу концертның бер катнашы юк.

Ринатның концертына билетлар сатылган иде. Апрельнең ахырында концерт куярбыз дип уйлыйм. Минем кебек яхшы администратор юк та ул, менә шул. Мине гаепләргә кирәкми», — диде Рано Мансурова.

«Башта моңа ышанмадым»

Ринат Рәхмәтуллинның концертлар директоры Айдар Кәримов белән дә сөйләштек.

«Мин 9 мартта Рано апага шалтыраттым да: «11е көнне кичке 16ларга киләбез», — дидем. Миңа концерт булмаячак дип хәбәр иттеләр. Башта моңа ышанмадым, зур шәһәрләрнең барысында да концертлар куябыз бит. Әмма булмый, дигәч, бармадык инде. Рано апа документлар да җибәрде. Кайберләрен аңлап бетермәсәм дә, Рано апаның сүзенә ышандым», — диде Айдар.

Ринат Рәхмәтуллин кичә юл һәлакәтенә юлыгып, кулын сындырган иде. Җырчы бу авариянең үз гомерендә унтугызынчысы булуы турында сөйләде.

«Концерт куярга әзер идем. Әгәр безгә концертның булмаячагын әйтмәсәләр, берсүзсез концерт үткәрә идек. «Юл һәлакәтенә эләкте бит, димәсеннәр. Гипслы куп белән дә җырларга әзермен», — ди Ринат Рәхмәтуллин үзе.

.

Кем гаепле соң? Рано Мансурова җырчы Ринат Рәхмәтуллинга дөрес булмаган мәгълүмат җиткергәнме? Әллә инде чыннан да «Иске Әлмәт»тә концерт куярга ярамыймы? Алай дисәң, мәдәният йорты директоры: «Ярый», — ди бит. Ярамаса, ул һичшиксез хәбәрдар булыр иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100