Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Насыйров: «Россиядә татарларның 3,5% гына пассионар актив, калганнары – биомасса»

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, Төмән өлкәсе вәкиле Ринат Насыйров 2021 елда узган җанисәпкә карата үзенең фикерен белдерде.

news_top_970_100
Ринат Насыйров: «Россиядә татарларның 3,5% гына пассионар актив, калганнары – биомасса»
Салават Камалетдинов

Без бүгенге көндә сайлауга ышанмыйбыз бит, җанисәпкә ник ышанырга тиеш соң? Мәсәлән, минем якын туганнарымның берсенең дә өйләренә җанисәп алучылар кермәгән. Дәүләт хезмәте порталы аркылы да эшләдек. Авыл җирләре буенча карасак, бүген безнең саныбыз кимегән дип күрәм мин. Шәһәрдә без аларны исәпләп чыгара алмыйбыз. Санар идек, үзебезнең мәктәпләребез, биналарыбыз булса.

Күбебез саннар белән эш итә. Аннары бит статистик хата, ялгышу дигән әйбер дә бар.

Без үзебезне татар халкы буларак саклыйсыбыз килә икән, үз динебез, тел һәм гореф-гадәтләребезгә таянырга тиешбез. Шуның бөтен ягын да канәгатьләндерә алмыйбыз икән, безнең саныбыз кимиячәк. Без Аллаһы Тәгаләнең сөннәте буенча эшләмибез икән, ул әйтә: «Сезнең урыныгызга бүтән халыкларны җибәрәм», – ди.

Татар халкының саны кимүнең объектив сәбәпләренең берсе дип түбәндәгене атар идем. Татарларның пассионарлыгын (ниндидер максатны тормышка ашыруга юнәлтелгән, үзгәртеп булмый торган эчке, аңсыз омтылыш. – авт.) Аллаһы Тәгалә сүзе буенча карасак та, бүген без, чынлап та, түбән дәрәҗәдә. Безнең уртак таянычыбыз юк. Иманны үстерергә кирәк. Ул ана сөте, бабай фикерләре белән сеңә. Иманыбыз түбән булгач, татар теле дә якын күренми, гореф-гадәтләребез дә онытыла, диннән дә аерылабыз. Цивилизацияле алымнар белән без халыкның пассионарлыгын үстерә алмыйбыз. Шуңа күрә бүтән формаларны карарга кирәк.

Монда хөкүмәтне генә дә гаепләп булмый, аны да аңларга кирәк. Үзебезнең Татарстан да күп эшли. Һичьюгы сакланып калырга кирәк. Укытучыларны гына карагыз, аларның вакытларының күп өлеше ниндидер кәгазь эше, бюрократлыкка сарыф ителә. Безнең хөкүмәт җитәкчеләребезнеке дә шулай. Мәктәп директорлары бюрократик статистика белән шөгыльләнә, мәчеттәге имамнар кайсы китапның ярый, ярамавы белән мәшгуль. Аларның 99 процент вакытлары башка эшләр белән тулган. Калган 1 процентка гына булса да, «татарлыкны үстерү» дигән стратегия куелса, бәлки, үзгәрешләр дә булыр иде. Ләкин алар аны куя алмый. Без бит зур Россия эчендә торабыз.

Бүгенге көндә татар халкы санын саклап калу өчен берни дә эшләп булмый. Татарларның компактлы яшәгән урыннарында – Себер, Әстерхан, Башкортстан булсынмы ул, анда безгә көчәеп, күбәеп, үзебезнең үрнәк учреждение, оешмаларыбызны булдырырга кирәк. Аны хөкүмәт аркылы эшләп булуына ышанмыйм. Үзебезнең эшмәкәрләр, дин әһелләре, фольклор юнәлешендә эшләүче кешеләребез аркылы гына эшләп була.

Бүгенге көндә саныбыз кимиячәген беләбез. Безгә аңа бүтән аңлау кертергә кирәк. Моны үзебезнең эшмәкәрләр аркылы эшләргә тырышырга кирәк. Шул ук вакытта хөкүмәтне дә читтә калдырмаска кирәк, дөрес, аның бурычлары бүтән. Аларның бурычы – ассимиляция. Заманында үзебезнең вице-губернаторга да әйткән идем, ул вакытта бездә Сарычев иде. «Хөрмәтле, Сергей Владимирович, Себердә татарларны ассимиляцияләштергән өчен сезгә Россия Героеның алтын йолдызын бирергә кирәк», – дидем. Аларның бурычы шул иде.

«Татар халкы язмышы сабыйлар кулында»

Бүгенге форматта каршы тору турында сүз дә юк. Тарихыбызны гына карагыз. Җил кая иссә, шул якка ятабыз без. Безгә яңа юл, яңа методология белән башка юл табарга кирәк. Хөкүмәткә таянып эшләп булмый бүген. ФГОС белән генә татар телен берничек тә үстерә алмыйбыз. Безгә мәктәпкәчә яисә мәктәп эчендә балаларны тәрбияләү формасын табарга кирәк. Кечкенә генә мәдәният, әдәп-әхлак учаклары булырга тиеш алар. Гаилә дә мондый балалар тәрбияли алмаячак. Аны бары тик татар цивилизациясе кергән формада гына тәрбияләп булачак. Ул баланың эченә, күңеленә кереп калырга тиеш.

Татар халкы язмышы әле бүген тумаган да сабыйлар кулында да булырга мөмкин. Безнең бурычыбыз: татар халкына шул мөмкинлекне бирү.

Безнең статистика буенча бүген Россиядә татарларның 3,5% гына пассионар актив. Телисезме, юкмы, калганнары – биомасса. Безгә бу санны ким дигәндә 20%ка үстерергә кирәк. Шуннан соң гына без 80% нәтиҗәгә ирешә алабыз. Безгә элитаны татар итеп үстерергә кирәк, башкача булмый. Ул үзеннән-үзе пәйда булмаячак. Аны формалаштырырга, үстерергә кирәк. Ул акыллы бала булып, татар телен, үзебезнең гореф-гадәтләрне, динебезне белергә тиеш. Ул белемле, ирекле, татар рухы сеңгән кеше булырга тиеш. Менә шундый балалар үстерә торган кечкенә генә биналар булсын ул. Без бүгенге көндә зурны эшли дә алмыйбыз, көчебез җитми.

30 еллык циклны гына карасак та, без Төмәндәге татар мәктәпләренең татарлыкны үстермәвен күрәбез. Татар телен өйрәтми, аларның аңа мөмкинлекләре дә юк. Татар балалар бакчалары юк. Дөресен генә әйткәндә, Казанда да шулай ук. Дингә килсәк, дин дәресләре 60-70 яшьлек кешеләргә укытыла. Безгә нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балаларны тәрбияләү юнәлешенә керергә кирәк. Бу – дин, тел һәм гореф-гадәтләребезнең берләшкән бер формасы буларак күзаллана.

Бу эшләрне башкарып чыга алырлык өметле кешеләребез дә бар. Без барыбыз да нәрсәгәдер өметләнеп яшибез инде...

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Ин куркак, хэм басылган татарлар, Казан арты татарлары. Аларнын бер генэ уй башларында, ничек мэскэуиягэ ярарга, хэм ничек уз малларын саклап калырга. Миллэт, дин дигэн мэсэлэлэр аларны бер дэ борчымый. Дорес эйтэ иптэш, биомасса.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100