Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ринат Миргалимович безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк»

news_top_970_100
«Ринат Миргалимович безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк»
"Заинск Плюс" төркеме

Бүген Зәйдә Украинадагы махсус операциядә һәлак булган өлкән сержант Ринат Әхмәдиевне соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасиме Зәйнең «Энергетик» мәдәният йортында узды. Бу хакта «Заинск Плюс» «ВКонтакте» төркемендә язалар.

Ринат Әхмәдиев Зәй авылында туып үсә, мәктәпне тәмамлаганнан соң, армиядә хезмәт итә. 2024 елның 12 февраленнән контракт буенча махсус операция зонасына хәрби хезмәткә китә. Взвод командиры урынбасары була. Ринат Әхмәдиев 2024 елның 5 маенда һәлак була.

Аны соңгы юлга озатырга дуслары, таныш-белешләре, туганнары һәм якыннары җыелган.

Хәрбине бер минут тынлык белән искә алдылар. Хушлашу мәрасиме чәчәкләр салу белән төгәлләнде, ә соңыннан хәрбинең җәсәде салынган табутны Җиңү бульвары аша алып бардылар. Аны Тынычлык бистәсе зиратында җирләделәр.

«Бүген Зәй халкы Ватаныбыз сакчысы, өлкән сержант, махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Әхмәдиев Ринат Миргалим улын соңгы юлга озатты.

Ринат Миргалимович безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк. Авыр туфрагы җиңел булсын! Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен һәлак булганнарга мәңгелек дан!» – дип язган «ВКонтакте» аккаунтында Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100