Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Мөхәммәдиевның «хәм»нәре 4 метрга җыелган

Нәсим Акмал язучы Ринат Мөхәммәдиев белән килеп чыккан кызык очрак турында сөйләде.

news_top_970_100
Ринат Мөхәммәдиевның «хәм»нәре 4 метрга җыелган
Салават Камалетдинов

«Татарстан» радиосының әдәбият-сәнгать редакциясе шеф-редакторы Нәсим Акмал язучы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Ринат Мөхәммәдиев белән булган кызыклы очрак турында сөйләде.

«Ринат Мөхәммәдиев безнең радиога килә. Радионың әдәби-сәнгать тапшыруларының ул вакыттагы мөхәррире Рөстәм Фәйзуллин аңа: «Ринат, синең «Һәм»не «Хәм» дип сөйләшә торган гадәтең бар. Зинһар өчен, «Һәм» дип әйт инде», — дигән.

Ринат Мөхәммәдиев: «Әй, безнең Мамадыш яклары „һ“ белән „х“не аермый бит инде ул. Ничек килеп чыгар, шулай сөйләрмен инде», — дигән.

Магнитофон тасмасында шул «хәм», «хаман»нарны алып ташлагач, Ринат Мөхәммәдиевның 4 метрдан артык тасмасы әрәм булган.

Рөстәм Фәйзуллин бу тасмаларны җыеп барган. Җыеп барган да, ябыштырып куйган. Ә ул чакта профессиональ магнитофон тасмасы бик дефицит иде.

Радио җитәкчесе Тәүфыйк Сәгыйтов моны күргәч: «Ник әрәм итәсез ул тасмаларны?» — дип ачуланган. Рөстәм Фәйзуллин аңа: «Тәүфыйк абый, бу бит Ринат Мөхәммәдиевның «хам»нары дип әйткән. Тәүфыйк абый: «Ну, хам», — дип куйган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100