
UFC катнаш көрәшләрендә катнашкан беренче татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов, АКШ президенты Дональд Трамп үзенең резиденциясендә, Вашингтондагы «Ак йорт»та резонанслы турнир үткәрә алыр иде, дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Беләсезме, Трамп – ул эшмәкәр, шуңа күрә турнирны «Ак йорт»та уздыру – аның өчен нормаль күренеш, дип саныйм. Әгәр ул аны чыннан да уздырса, мин гаҗәпләнмәячәкмен», – дигән Фәхретдинов «ТИ-Спорт»ка биргән интервьюсында.
Шулай ук ул мондый чарада үзе дә катнашырга теләвен әйтә.
«Әйе, әлбәттә, теләр идем, «Ак йорт»ны күрергә телим, бу бит – кызык, бу бит – тарих! Өстәвенә, анда сугышырга да теләр идем, әлбәттә. Тик, миңа калса, анда бөтен кард (файт-кард – UFC турнирда катнашучылар составы – иск. «ТИ-спорт») шундагы егетләрдән торачак. Хәтта бу турнирны күрү генә дә, аны карау гына да кызык булыр иде», – ди Гладиатор.
Исегезгә төшерәбез, Ринат Фәхретдинов профессиональ рекордка ия: 23 җиңү, 1 җиңелү һәм 1 тигез исәп. UFC да ул, Брайан Баттл һәм Андреас Михаилидисны җиңүне дә кертеп, берничә сугыш үткәрде, диелә хәбәрдә.