news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Римзил Вәлиев: «Яраткан һөнәр дә, тормыш иптәшең кебек, кадерле була»

«Татар журналисты» сәхифәсендә татар журналистикасында үз эзен калдырган, милли матбугат үсешенә зур өлеш керткән журналистлар белән таныштырабыз. Иҗади конкурслар лауреаты, күренекле җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев белән әңгәмәнең дәвамын – икенче өлешен тәкъдим итәбез.

news_top
Римзил Вәлиев: «Яраткан һөнәр дә, тормыш иптәшең кебек, кадерле була»
Фото: Римзил Вәлиевның шәхси архивыннан

Римзил абый, әңгәмәбезне башлаганда Cез журналист һөнәрен мәктәп тәмамлаганда ук сайлавыгыз турында әйткән идегез. Ә ни өчен матбугат, радио, телевидение шау-шуыннан еракта урнашкан авылда үсеп, бу профессиягә омтылдыгыз? Инженер яки агроном, зоотехник, табиб яки укытучы булып китсәгез, тагы да уңышлырак карьера ясамас идегезме?

Моның сәбәбен үзем дә әйтә алмыйм. Башка һөнәрләр дә яхшы анысы. Бала чакта тере журналист күргәнем булмады диярлек. Бер тапкыр Бәләбәйдән килгән хәбәрченең (әллә «Кызыл таң»нанмы икән), ялгышмасам, Латыпов дигән журналистның, әтиемнән интервью алганын мич артында тыңлап торган идем. Әтинең җанын тентегәндәй бик кызу, каты сорашты. Аның газетада чыккан мәкаләсенең исемен әле дә хәтерлим - «Рәхмәт әйттеләр аңа» дип атала иде ул, ләкин минем һөнәр сайлауның сәбәбе башка.

Бишбүләк район газетасында эшләгәндә. 1967 ел.

Фото: Римзил Вәлиевның шәхси архивыннан

Бәлки төгәл фәннәргә күңелегез ятмагандыр? Тешегез үтә идеме аларга? Гуманитар фәннәр, әдәбият, тарих җиңелрәк бирелеп, имтиханны бирер өчен дә киләләр кайчак әдәби яки фәлсәфи фәннәргә.

Юк, мин үзем математик булырга тиеш идем! Шул фәнне укытучы Муллахмәт абый Кәримов бик яхшы укыган дустым Гаяз Галимов белән икебезне Мәскәү университетының «Мехмат» бүлегенә кертү турында хыялланып, аерым программа буенча укытты. «Механико-математический» дигән сүзне әле дә аңламыйм... Алгебрадан район олимпиадасында җиңү яулагач, шагыйрь Фатих Кәримнең энесе Муллахмәт абый миннән, үзе әйтмешли, «Ландау» ясарга теләде. Шундый академик бар иде...

Минем математикага хыянәт итүемне Муллахмәт абый үзе дә белми калды. 9-10 сыйныфларда мавыгып шигырь укыдым, үзем дә яза башладым. Әдәби әсәрләр кызыктырды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәтирә апа Гыйззәтуллинаның ничек шигырь яки хикәя укыганын тыңлап торсагыз! Аның тавышы, дикциясе, күзләреннән чәчрәгән очкын 15-16 яшьлек егетнең алгебрасын оныттыргандыр.

Татар теле, әдәбияты шулай күңелне яуламаса, бәлки, мин инженер яки агроном булып китәр идем. Тимер-томыр белән артык дус булмасам да, берәр колхоз җитәкчесе, райком вәкиле булып йөрер идем бәлки. Алар бит техника, икътисад буенча институт тәмамлый, аннан соң, телләре шомаргач, район күләмендә сәяси командир булып китә. Миңа да ул юл ябык түгел иде.

Хәзер үкенмисезме соң байлык-дәрәҗәдән баш тартып, татар теле, милли журналистика өлкәсен сайлавыгызга? Җиңел һөнәр түгел...

Уйлаганым бар бу хакта. Менә хәзер шуны аңладым: профессияне бик дөрес сайлаганмын!

«Менә хәзер шуны аңладым: профессияне бик дөрес сайлаганмын!»

Фото: © «Интертат», Рамил Гали

Ничек инде алай? Эшкуарлык, хакимият тармаклары өстенрәк түгелмени?

Һәр кеше бу дөньяга үз язмышы, үз максаты белән килә. Инженерлар, банкирлар, идарәчеләр болай да күп бит. Меңләгән, миллионлаган алар! Ә татар теле, милләт тарихы, киләчәге өчен яшәүчеләр артык күп түгел. Минем эшем халкыбыз, заманабыз өчен тансык. Милләттәшләрне туплап, авыр йөк тарту, якташларга юл күрсәтү, яңа буыннарга аңлату җиңел түгел. Моны кемнәр эшли? Минем миссияне кем башкара? Менә шуның өчен сайлаганмын икән бу хезмәтне.

Моны бөек максат хакына үзегезне корбан итү дип аңларгамы?

Һич алай түгел. Журналистларны кызганып, мескен итеп карарга кирәкми, чөнки бу һөнәр безгә (һәрхәлдә миңа) шәхес буларак ачылырга, ниятне тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Русча әйткәнчә, «самореализация» – үзеңне гамәлгә куюдан да мөһим нәрсә бармы соң бу дөньяда? Нишләсәң дә, кем булсаң да, үзең сайлаган язмыш! Ул синең сәләтләреңне ачарга ярдәм итә, тормышыңның мәгънәсен күрсәтә. Яраткан һөнәр дә, тормыш иптәшең кебек, кадерле була. Тормышның аерым бер чаткысы.

Үз эшен яратмаган кешеләрне күргәнегез бардыр: күңелсез, эч пошыргыч манзара.

Фото: © «Интертат», Рамил Гали

«Шәһәргә күчү, катнаш гаиләләр, мәгариф системасының йомшаклыгы, милли үзаң тәрбияләмәү - татарларның кимүенә сәбәп булып тора»

Яхшы журналист күпне белә, катлаулы мәсьәләләрне аңлата ала. Мәсәлән, милләт, туган тел нигә кирәк? Шундый сорау бирсәләр ничек җавап бирәсез?

Чыннан да четерекле сорау бу. Үз милләтен, телен белмәгән, аңларга да теләмәгән кешегә нәрсә әйтеп була? Мин өнсез калам моңа. Бер сүзем дә юк, ләкин тиешле сүзне, кыен хәлдән чыгу юлларын табарга кирәк. Берәүләр «милләтем» дип китаплар, җырлар яза. Үз милләте өчен яуга күтәреләләр, кеше каны коялар, яки үзләре һәлак булалар. Кайберәүләр үз милләтен күтәрү өчен башкаларны кимсетәләр. Ни өчен шулай? Халык шулай күнеккәмне?

Минемчә, күнекмәгән. Безнең әни, үзе ликбез гыйлемле генә булса да, бервакытта да башка милләтне хурларга, рәнҗетергә кушмый иде. Тәртипне бозсаң: «Әтиегезгә әйтәм», – дип куркыта иде. Монысы инде зур, куркыныч җәза.

Дүрт бертуган.

Фото: Римзил Вәлиевның шәхси архивыннан

Төрле хәлләр була. Казанда яшәүче бер егет татарча сөйләшкәч, таныш бер чибәр кыз аны «деревня» дип мыскыллаган. Егет бик каты гарьләнгән. Авылда үсүчеләрнең тырышлыгы, хуҗалык тәҗрибәсе бер дә хурланырлык түгел бит. Ә үзе кем соң туган теленнән ваз кичкән бу «городская красотка»? Аның үзенә «манкорт» исеме таксалар дөрес булмасмы. Милләт нигә кирәк дип аңлатырга?

Милләт турында сораучыларга мин болай әйтер идем: милләт, туган тел, гаиләң, нәселең гореф-гадәтләре, туган як тарихы ҮЗЕҢ БУЛУ өчен кирәк! Син нинди кеше? Хәзерге заманда 4-5 тел белмәсәң, әти-әниләр, әби-бабайлар сөйләшкән телне, туган телеңдә 2-3 шигырь яки җыр белмәсәң, ни эшкә ярыйсың? Безнең якта яшәгән татарлар һәм башка халыклар иң кимендә 2 телне – туган телләрен һәм рус телен камил беләләр, тагын берничә чит телдә сөйләшә алалар.

Шул ук «маңкорт» үз халкының телен генә түгел, әдәбиятын-сәнгатен белми. Тукайны, Такташны, Атнабайны рус теленә тәрҗемә итсәләр дә, әсәр төп нөсхәдә булмагач, аның рухы, тәме югала. Татар шигырен, иң «тәмле» татар китабын татарча гына укып була, чөнки һәр тел аерым цивилизация.

Кайберәүләр теленнән, милләтеннән ялкаулыгы аркасында ваз кичә.

Җанисәп вакытында татарларның һәм туган телдә сөйләшүчеләрнең саны шактый кимегән, диләр. Сәбәбе нәрсәдә икәнлеген беләсезме?

«Шәһәргә күчү, катнаш гаиләләр, мәгариф системасының йомшаклыгы, милли үзаң тәрбияләмәү - татарларның кимүенә сәбәп булып тора. Дәүләт нәрсә эшләргә тиеш?»

Төп мәсьәлә – кешеләрнең милли үзаңы, культурасы. Шәһәрләшү, катнаш гаиләләр, туган телне өйрәнү системасының йомшаклыгы, милли үзаң тәрбияләмәү... Болар барысы да татарларның кимүенә, татарларның туган телләрен белмәүдә сәбәп булып тора.

Игътибар итсәгез, киңәшмәләр вакытында республика Рәисе Рөстәм Нургали улы кайвакыт бер мизгел эчендә татар теленә күчә. Ул шулай итеп түрәләргә ишарә ясый. Татарстан халкының, Татарстан татарларының ике теллелеге – бөтен Россиядә аерылып торган үзенчәлегебез, алга киткәнлегебезнең билгесе. Шушы өстенлекне аңлатырга, үстерергә мәгълүмат чаралары бар! Тел сәясәте турындагы законнар, Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге комиссия бар. Аның гамәлләре, тел кулланышы буенча дәүләт программалары, мәдәният, мәгариф системасы, мәгълүмат чаралары эшчәнлеген халыкка кем җиткереп торырга тиеш? Әйе, шул ук журналистлар, матбугат, радио, телевидение. Милләт һәм тел язмышы бездән тора! Татарстан, Казан татарларыннан да.

Фото: © «Интертат», Рамил Гали

«Журналист тормышы ул – үзең сайлаган язмыш»

Журналистларның агитация һәм пропаганда белән шөгыльләнүенә ничек карыйсыз?

Ә нәрсә соң ул шушы «А» белән «П»? Безнең эш мәгълүмат тарату, аңлату, иҗтимагый аң тәрбияләү. Агитация, пропаганда - сәясәт гамәлләре, кайвакыт хокукый төшенчәләр. Алар хәтта «реклама» сүзеннән дә томанлырак. Безнең һөнәргә якын, ләкин аерма зур. Бер талантлы кешедән (Фәнзаман Батталдан бугай) шушы ике сүзнең тәрҗемәсен ишеткән идем – агитация һәм пропаганда – үгет-нәсихәт һәм коткы тарату, дигән сүз. Сатира остасының тәрҗемәсе искиткеч төгәл. Без – журналистлар. Бу аерым профессия.

Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов

Журналист Рәмис Латыйпов заманында журналист тормышын «эт тормышы» дип атап, сериал чыгарган иде. Бу җөмләне Сез ничек дәвам итәр идегез: «Журналист тормышы – ул...»

Хезмәтебез авыр, ләкин аны «эт тормышы» дип әйтә алмыйм. Журналист тормышы ул – үзең сайлаган язмыш. Тәүлек буена эш, милләт турында уйлау табигый халәт. Журналист һөнәрен сайлаганга күрә үз-үземне тормышта ача алдым, теләгән сүземне әйттем.

Журналист тормышы ул – бер туктаусыз фикерләү, кызыксыну, аралашу. Нормага салынмаган эш көне. Безне бит беркем дә мәҗбүр итми: башка эшкә дә урнаша ала идек, идарәче булу мөмкинлеге дә була. Журналист белеме алган, редакциядә уңышлы эшләгән сәләтле кадрларның бер өлеше дәүләт аппаратында, идарә структураларында, югары дәүләт хезмәтендә эшли. Җитди кәгазьләр яза белгән, чыгыш ясый торган шәхесләр һәркайда дефицит.

Татар журналисты сүзе белән «түбән хезмәт хакы» төшенчәсе янәшә йөри. Элегрәк ничек иде дә, бүген бу мәсьәләне ничек күрәсез?

Тиражларыгызны, реклама керемнәрен арттыру ярдәм итәчәк. Эш хакын арттыруның тагын бер бик авыр ысулы бар – кем үз эшендә иң югары баскычка күтәрелә, аның эш хакы, күпмедер вакыт үткәч, аның тормыш шартлары барыбер яхшы якка үзгәрә. Шаярыбрак әйтсәм дә, бу – хакыйкать.

Акча бик кирәк булса өстәмә эш, түләүле иҗади заказ алырга беркем дә тыймый. Берәүләр заказга фильм төшерә, икенчеләр китап яза. Миңа таныш бу эшләр.

Римзил абый, заманча технологияләргә карашыгыз ничек, ясалма фәһем кулланасызмы?

Ясалма фәһемне кулланам. Компьютерда да, телефонда да DeepSeek кушымталары бар. Камиллекнең чиге юк – тагын да күбрәк белергә телим. Ясалма фәһем гыйлемсез, фикерсез кешеләрне эшсез калдырачак, диләр.

Этнолог, академик Валерий Тишков бүлмәсендә.

Фото: Римзил Вәлиевның шәхси архивыннан

«Зилә белән гаиләбез журналистика нигезендә төзелде»

Ике профессиональ журналистның бер гаиләдә яшәве ничек кабул ителә? Бер-берегезне сүзсез дә аңлыйсызмы?

Зилә белән мин Уфага яшьләр газетасы редакциясенә практикага кайткач таныштык. Бергә эшләдек. Безнең гаиләбез журналистика нигезендә төзелде. Без – бер һөнәр кешеләре. Бер-берсенең эшен ихтирам итмәгән кешеләр ничек гаилә кора икән – аны күз алдына да китерә алмыйм. Икебезнең дә тормыш тулысынча журналистикага бәйле иде.

Римзил Вәлиев һәм Зилә Вәлиева.

Фото: Римзил Вәлиевның шәхси архивыннан

Мин Мәскәүдә укып, үзәк газета редакцияләренә йөреп, журналистиканың чын фанатигына әйләнгән идем. Уфага кайтканда шул фанатиклыгым чәчрәп торгандыр инде... Зилә исә 10 нчы сыйныфтан ук эшкә урнашкан булган. Казанда 10 ел редакциядә эшләгәч, депутат булып сайланды.

1990 елда сайлау кампаниясендә улыбыз Денис белән мин, Зиләнең тагы бер-ике коллегасы, үзебез бастырган листовкаларны Декабристлар, Короленко, Ямашев урамнарындагы йортларга тараттык, ишекләргә ябыштырдык. 6 кандидат арасыннан депутатлыкка Зилә үтте! 2 ел депутат-журналист булып йөрде. Аннары Фәрит Мөхәммәтшинның урынбасары, министр, вице-премьер итеп куйдылар. 32 ел башкарган дәүләт эшләре журналистиканың дәвамы булып чыкты. Безнең һөнәрнең җитәкче урыннар өчен дә кулай икәнлегенә тагын бер дәлил бу!

Ни өчен үзегезне хатыныгыздан алгарак этәрмәдегез? Үпкә булмадымы?

Әгәр Зилә үзен миннән өстен куйса, чыдамас идем. Бик йомшак кеше түгел мин, ләкин үземдә түрәлеккә кереп китү теләге булмады.

Римзил Вәлиев һәм Зилә Вәлиева.

Фото: © «Интертат», Рамил Гали

Сезгә җаваплы урыннар да тәкъдим иткәннәрдер?

Мин гел җаваплы эштә булдым. Мәскәүдә сәяси белем алып кайткач, бөтен җаным-тәнем белән яшьләр матбугатына чумдым һәм башка кешегә әйләндем. Нишләптер миндә карьеризм бөтенләй бетте. Тарих, әдәбият, татарның зур шәхесләре белән күбрәк кызыксындым. Якташ шагыйребез, әдәбият классигы Фатих Кәримнең кызы Ләйлә апа исән чакта аның белән элемтәдә тордым, Фатих Кәримнең биографиясен өйрәндем, мәкаләләр яздым, Ает авылындагы музейга ярдәм иттем. Әнием – Ает авылыннан, ә Дүсән – минем туган авылым. Дүсәндә легендар дипломат Кәрим Хәкимов музее бар. Аның тормышын, эшчәнлеген өйрәндем.

Фатих Кәримнең мемориаль тактасына чәчәкләр салу. Уртада – Фатих Кәримнең кызы – Ләйлә Кәримова.

Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов

Дәүләт бүләкләрегез, мактаулы исемнәрегез күптер?

Хәтсез алар. Атказанган хезмәткәр, хезмәт ветераны исемнәре бар, 2 ел элек Бишбүләк районының Мактаулы гражданины дипломын район Сабан туенда тапшырдылар. Якташлар алдында зурладылар.

Орден-медальләрегез бармы?

Алары да җитәрлек бездә. Улыбыз Денис Казахстан халыклары оешмасының бүләген алгач, аның шул медале мине бик куандырды. Халыкара мөнәсәбәтләр, дипломатия безнең өчен зур мәгънәгә ия. Авылдашыбыз, кардәшебез Кәрим Хәкимов («Кызыл паша») Советлар Союзының гарәп илләрендәге беренче илчесе булган. Дүсәндәге музейга төрле илләрдән килеп карыйлар. Кәрим Хәкимов турында мәкаләләрем бар. Денис та университетта халыкара бүлекне тәмамлап, шул юнәлештә эшли. Дипломатиягә өлеш кертә.

Денис Вәлиев.

Фото: «Интертат»ка Римзил Вәлиев тәкъдим итте

Зиләнең берничә орден-медале бар, шул исәптән Татарстанның иң югары ордены. Үзе аларны тагып чыкканы, фотога төшкәне юк. Өлкән улым Шамилгә (ул Уфада яши) Башкортстанның Салават Юлаев орденын тапшырдылар. Шулай итеп, якыннарым дәүләт хезмәтендә һәм хөрмәтендә мине узып киткәннәр. Шәп бит!

Шамил Римзил улы нинди эшләр башкара?

Мин аны кечкенә чактан ук редакцияләргә, рәсми офисларга барганда үзем белән ияртеп йөртә идем. Тарих факультетын тәмамласа да, журналист булып китте. Миннән үрнәк алыпмы икән? «Российская газета», «Известия» газеталарының Уфадагы үз хәбәрчесе булып эшләде, «Башинформ» мәгълүмат агентлыгында баш мөхәррир булды. Хәзерге вакытта ул Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты һәм парламенттагы мәгълүмат комитеты рәисенең урынбасары булып эшли.

Гаилә башлыгы, журналистлар «тренеры» буларак, якыннарыма бирелгән бүләкләр минем өчен бигрәк тә мөһим казаныш!

Шамил Вәлиев

Фото: «Интертат»ка Римзил Вәлиев тәкъдим итте

«Табигать кочагында – урманда яшим»

Татарның ике билгеле шәхесе: Зилә- Римзил Вәлиевлар бүгенге көндә нинди шартларда яши: җыештыручы, пешерүче, машина йөртүчегез бармы? Сез җир кешесеме? Бакчада әйберләр үстерергә, бакчаны карарга яратасызмы, кемдер аннан ләззәт таба бит.

Ялланган машина йөртүчегә, пешерүчегә, хезмәткәргә ихтыяҗ юк. Бик кирәк булганда якын кешеләрне «өмә»гә яки ярдәмгә чакырабыз. Зилә үзе бик тәмле ашарга пешерә! Ул хәзерге вакытта Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Киңәшчесе, «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешма җитәкчесе.

Зилә Вәлиева.

Фото: Римзил Вәлиевның шәхси архивыннан

Без табигать кочагында – урманда яшибез. Өй каршысында гына, урман аланында җир җиләкләре үсә. Чәчәкләр үстерәбез. Бу җәйдә ишек алдындагы үләнне өч тапкыр чаптык.

Пенсионер тормышы кызыклымы? Ә пенсионер-журналист тормышының үзенчәлеге?

Минем өчен пенсионер тормышы бик кызык. Озын җыелышларда, киңәшмәләрдә утырасы юк. Хәзер мин шәһәргә сирәк кайтам. Анда шау-шу, ыгы-зыгы... Ә монда – китапларым, интернетлы компьютерым, татар дөньясы документлары, иҗтимагый тормыш архивы, фото-видео язмаларым бик күп. Хәзерге вакытта язып бетермәгән, редакцияләмәгән язмаларны, документларны тәртипкә китерү белән шөгыльләнәм. Төзәтү, язу, шомарту эшләре бик күп. Хатирәләр язам. Ничек өлгерергә барысына да?

Фото: Римзил Вәлиевның шәхси архивыннан

Бөтендөнья татар конгрессы музее булырмы икән? Сезнең архивта татар конгрессының гербын кем уйлап табуы турында чыганаклар бармы?

Музей кирәк шул. Булыр ул бер заман. Ә герблар башта берничә иде. Төсләргә буялган, матур иде алар, ләкин 1992 елның көзендә Башкарма комитетның хат язу бланкына төшерелгән сурәт соңыннан конгрессның эмблемасы булып китте. Никадәр гади булса, шулкадәр отышлы була икән. Бер рәссамга бу проектны сызгалап тоттырдым да, әлеге билгене ясатып алдым. Шул гади генә бланкта хатлар яза башладык. Хәзер ул билге оешманың символы булып китте. Көтелмәгәнчә үз юлын тапты ул. Бу тарихны беркемгә дә сөйләгәнем булмады. Устав теркәгәндә генә символны каян алганны сораганнары хәтердә.

«Татар журналисты милли үзаңны, тарихны, мәдәниятне халыкка җиткерә алмаса, аның гомере заяга үтә»

Яшь журналистларга нинди киңәшләрегез, үгет-нәсихәтегез булыр?

Безнең һөнәр шәхеснең эчке байлыгына, зиһененә бәйле. Чын журналист булган кеше бервакытта да үкенмәс дип уйлыйм. Журналистикага фәкать хезмәт хакы өчен генә килмиләр. Иң югары дәрәҗәгә һәм танылуга ирешкән профессионалларның эш хакы гадәттә зарланырлык булмый. Ә осталык-тәҗрибәң түбәнрәк булса, бер эштә дә эш хакын мул түләмиләр.

Журналистлар белән.

Фото: © «Интертат», Рамил Гали

Журналист өчен иң мөһим кагыйдә нинди: фактларны төгәл җиткерүме, аудитория белән уртак тел таба белүме, әллә аналитик фикерләп, дәлилли белүме?

Боларның барысы да дөрес. Фактлары да, фикере дә кирәк. Татар журналисты милли үзаң, тарих, мәдәниятне халыкка җиткерә алмаса, аның гомере заяга үтә.

Журналистика бөтенләй башка дөньяны күрергә, төрле кешеләр белән аралашырга мөмкинлек бирә. Фикерләргә һәм эшләргә иренмәсәң, бик кызыклы профессия...

Журналист Анатолий Аграновскийның шундый формуласы бар: «Яхшы журналист дип әйбәт мәкалә язучыны түгел, ә яхшы фикерләүчене таныйлар». (Русча әйткәндә «Хорошим журналистом считается не тот, кто хорошо пишет, а тот, кто хорошо думает») Тирәнрәк һәм төплерәк уйлау рухи һәм иҗади яктан да, матди яктан да файдалы.

Фото: © «Интертат», Рамил Гали

  • Вәлиев Римзил Салих улы – журналист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1999). 1949 елның 7 мартында Башкортстан АССРның Бишбүләк районы Дүсән авылында туган. Башкорт университетын (1972), ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы Югары комсомол мәктәбен (Мәскәү, 1975) тәмамлый. 1966–1967, 1972–1973 елларда «Светлый путь» район газетасында (Башкортстан АССР) эшли.1975–1979 елларда Уфада «Ленинец» газетасында бүлек мөдире, җаваплы сәркәтип. «Комсомольская правда» (1979–1983) һәм «Советская культура» (1983–1985) үзәк газеталарының Идел буе республикалары буенча үз хәбәрчесе. 1985 елдан «Слово агитатора» журналында җаваплы сәркәтип. 1989–1991 елларда «Идел» журналының беренче баш мөхәррире. 1991–1993 елларда «Дөнья» газетасын оештыручы һәм баш мөхәррире.

  • 1992 елдан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары, 2002 елдан Россия татарларының милли-мәдәни федераль советы рәисе. Татарстан Журналистлар берлегенең «Бәллүр каләм» бүләге иясе (2006). 1995–2006 елларда «Ватан» җәмгыяте президенты. 1995–2000 елларда «Татарстан» дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенең чит илләр өчен тапшырулары «Дөнья» радиостудиясе мөхәррире. Башкортстан Республикасы Бишбүләк муниципаль районының Почетлы гражданины (2024).

  • Бөтендөнья татар конгрессының югары идарә органы булган Милли Шура әгъзасы. Очерк, репортажлары, аналитик мәгълүматларга бай радиопрограммалары җирле этник проблемаларга, татар халкы тарихы һәм мәдәниятенә, Татарстанның халыкара мөнәсәбәтләренә багышлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар