Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Римзил Вәлиев: «Телгә теләк кирәк!»

news_top_970_100
Римзил Вәлиев: «Телгә теләк кирәк!»
Рамил Гали

Үзегез яшәгән шәһәрдә, районда, мәхәлләдә татарларның күпме өлеше туган телдә сөйләшүен, күпмесе татар тарихы белән кызыксынуын, радио тыңлавын, телевизор, интернет каравын беләсезме?

Заманалар тыныч түгел. Илләр арасындагы мөнәсәбәтләр, матди тормыш катлаулана. Әмма мондый чакта да туган телләр темасы көн кадагыннан төшми. Чөнки туган тел – туй көнендә киеп чыга торган матур күлмәк кенә түгел. Туган тел милләтнең йөзен, рухи тәҗрибәсен чагылдыра. Туган телләрнең саклануы милләтнең барлыгын, халыкларның бер-берсенә ихтирамын күрсәтә. Хәлбуки, кайбер кардәшләребезнең үз тамырыннан, рухыннан оялып, чирканып йөрүе дә ачык. Әгәр нәселең, милләтең, телең чүплеккә ташлана икән, нишләп үзең башкаларның аягы астында һаман буталасың?

Милләт һәм тел өстенлеген таләп итү – бик яман чир. Милли радикалларның хакимияте сугышлар тудыра. Башка милләтләр, телләр инкарь ителгән очраклар гадәттән тыш вакыйга, фаҗига буларак тарихка керә. Үз милләтен башкалардан өстен куйган Адольф Гитлер талантлы Моцарт-Бетховеннарны, Гете, Маркс-Энгельсларны биргән немец халкын хурлыкка батырды, соңыннан үкенеп, тәүбә кылып яшәргә мәҗбүр итте.

Иң яхшысы – һәркемнең үз телен, мәдәниятен саклау мөмкинлеге. Үзең булып калуга, яшьләрне тәрбияләү өчен шартлар булдыруга, халыкара хокук нормалары, федератив дәүләт кануннары нигезендә яшәүгә ни җитә! Милләттәшләрең үзләре туган телне, рухи байлыкларны кадерләсә, әлбәттә...

Менә шундый фикерләрне татар конгрессы порталына яздык. Мәгълүмати сәбәп – Татарстан Президентының татар телен саклау буенча комиссиясе утырышында 2021 елда башкарылган эшләргә йомгак ясау. Комиссия рәисе, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов чыгышында, комиссия әгъзалары ясаган нотыкларда татар телен яшәтү өчен дәүләт оешмалары башкарган эшләр күзалланды. Узган гасырның 80-90 нчы елларында мондый эшләр кыю хыял булып күренер иде. Иярченле телевидение, берничә радиоканал, дәүләт ярдәмендә эшләүче мәгълүмат системасы, өч-дүрт телне тигез укыта торган полилингваль мәктәпләр, халык­ара олимпиадалар, зур призлы конкурслар! Рәсми оешмаларда, интернет сәхифәләрендә татар телен куллану. Элмә такталардагы татарча язмаларның хаталарын төзәтү...

Узган ел йомгаклары турында саллы гына мәкаләләрдә әйтелде. Intertat.tatar порталында «Боз кузгалды», яки Марат Әхмәтов комиссиясе утырышында министрлар ничек сөендерде?» дигән язма чыкты. Бөтендөнья татар конгрессының интернет порталында шул темага багышланган мәкалә дөнья күрде. Анда комиссия җитәкчесе, өч министр, «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе, Казан шәһәре хакимияте вәкиле ясаган тирән эчтәлекле докладлар бирелгән иде.

Сүзебез М.Әхмәтов җитәкләгән комиссиягә бәя бирү түгел. Хикмәт хакимият белән халыкның бу эшкә бергәләшеп тотынуында. Барып чыгамы бу эшләр? Татарстан Президенты Р.Миңнеханов меңнән артык мәктәп, югары уку йортлары, Фәннәр академиясе, мәдәният һәм мәгълүмат системасы булган республикабызда дәүләт оешмаларының татар теленә мөнәсәбәтен тикшереп, эшләрне тагын да камилләштерә торган комиссия төзегән. Анда барлык җаваплы затлар да бер урынга тупланган. Нәтиҗәләр күренәме, алга китеш бармы?

Сөйләшүне дәвам итү өчен, Бөтендөнья татар конгрессы интернет порталында чыккан мәкаләне искә төшерик. Аның бүлекләре менә ничек аталган: «Татар теле кайгысы юк!» димиләр», «Татарстан Президенты комиссиясе ниләр белән шөгыльләнә?», «Татар телен саклау дәүләтнең һәм зыялыларның уртак гаме», «Узган ел йомгагы: үзгәрешләр бар», «Мәгариф һәм мәдәният тармаклары зур проектлар, күп санлы чаралар белән хисап тота», «Укыгыз: министрлар, Казан хакимияте вәкиле татар теле турында хисап тота», «Дәүләт оешмалары чаралар күргәндә, татарлар кая карый?»

Менә шул рәвештәге «мәгълүмат бомбасы» туган тел өчен җан атучыларга сенсация булып күренгән дип уйласагыз, ялгышасыз! Татар җәмәгатьчелеге бу мәгълүматлар басылып чыккач та, җәйге кичтәге тыныч күл кебек хәлдә калды. Әлеге тема уңаеннан шатланучылар да, борчылучылар да юк. Гаҗәп хәл!..

Югыйсә, 30 елдан артык җиң сызганып милли аң үстерәбез, республиканы ныгытабыз, туган тел, мәдәният, милләт, гореф-гадәт терелтү юлыннан барабыз. Үзгәрешләр дә бар кебек. Әмма үзегез яшәгән шәһәрдә, районда, мәхәлләдә татарларның күпме өлеше туган телдә сөйләшүен, күпмесе татар тарихы белән кызыксынуын, радио тыңлавын, телевизор, интернет каравын беләсезме? Моны сезгә кемнәр генә әйтер икән? Андый статистиканы белүче юк диярлек.

Кайбер төбәкләрдә социологик тикшерүләр булгандыр, ләкин аерым өлкә, район, яшәү урыны турында өздереп әйтүче табылмый. Шәһәрдәге татар яшьләренең яртысыннан артыгы үзебезчә сөйләшми, укымый, язмый, диләр. Татарстан, Башкортстан кебек төбәкләрдән гайре якларда туган телне онытучылар тагын да күбрәк. Хәтта авылларда да татар балаларының күбрәк русча аралашуы, язышуы күзгә ташлана. Глобализация тегермәне менә шулай «он тартып» тора.

Дәлилләүче саннар кирәкме? Статистика бик таралмаса да, күрсәткечләр бар. Милли тел куллануның мөһим индикаторлары – ул театр, концерт, интернет, милли ТВ карау, газета-журнал, китап уку, яздыру, сатып алу. Шуларга карап та районга, шәһәргә «диагноз» куеп була. Ләкин саннар эшнең алга бармавын күрсәтә. «Татмедиа» оешмасы газета-журнал таратырга, китап сәүдәсен тергезергә бик тырыша, тиражларны саклау өчен мөһим чаралар күрелә. Әмма китап кибетләре Казанның 2-3 урынында ачылса да, нәшрияттан чыккан басмалар китапханәләргә генә тарала. Милли матбугатны сатып алучы, язылучы сирәк. Ярый әле дәүләт һәм иганәчеләр ярдәм итә.

Мәктәптә тел өйрәнү, мәдәнияткә яшьләрне җәлеп итү киеренке хәлдә. Хәзер туган телне белгән өлкән буынга алмашка үзләре дә сөйләшә белмәгән ата-аналар килә. Балаларга, онык­ларга милли гыйлемне мәктәп кенә бирә ала, дип саналса да, милли мәгарифнең хәле авыр. Соңгы елларда туган тел укыту иләк аша үткәрелә. Әле ярый Татарстандагы 3 меңгә якын татар теле укытучысы зур кыенлыклар белән хәзерге тайгак кичүне чыгу өчен тырыша. Алар да олыгая. Фәннәрне туган телдә укыту бетеп бара.

Милли мәгарифне үстергән хәлдә дә, укучыларда, ата-аналарда теләк-тырышлыклар уяту җиңел түгел. Татар теле атнага 4-5 дәрес кертелсә, татар ата-­аналары үзләре үк күтәрелеп чыгачак. «Болай да нагрузка зур! БДИ бирәсе бар. Нигә кирәк артык мәшәкать?» – диячәк алар. Аларның хәтсезе татарча белеп тә, эштә һәм өйдә туган телдә юньләп сөйләшми. Балалар, әгәр «полилингваль» гимназиядә укымаса, «двуязычный» була алмый. Анда да милли тел мохите җитми. Чөнки татарча белгән татарларның үзара татарча сөйләшүе, тел мохитендә катнашуы сирәк очрый!Татар телен саклау комиссиясе утырышында мәсьәләнең бу якларына кагылу мөмкин түгел иде. Шартлар тудырыламы? Тудырыла. Туган телдә әсәрләр иҗат итү конкурслары бар. Сан ягыннан карасаң, узган елда 1470 әдәби әсәр конкурста катнашкан. Элек язылганнары, классиклар әсәрләре дә бихисап. Укучысы, фильмнарга төшерүчеләре генә булсын. «Яңа гасыр» телеканалында кызыклы сериаллар күрсәтәләр. Тормыштагы кебек русча-татарча җөмләләрне кушып сөйләшүчеләр турында төшерелгән «Бер-бер хәл» сериалы туган тел темасын күтәргән. Карадыгызмы? «Шаян ТВ» каналын татар бала-чагалары көн саен карыймы? Чит ил мультиклары кызыграк диючеләр булса, рәхим итеп, карагыз әле үзебезнең тамашаларны да!..

Шундый фикер туа: әллә шул бала-чагаларның, ата-аналарның, яшьләрнең дә тел һәм милләткә ихтыяҗ үстерүче аерым «комиссия»сен төзергә вакыт җитте микән? Гадәттән тыш вәкаләтләр биреп, матди чыгымнарына ярдәм табып? Андый җәмгыятьләр дә бар кебек.

Бөтендөнья татар конгрессының быел үтәчәк VIII корылтае – үзе дә шундый зур җыен, үзе аерым олуг «комиссия» булып тора түгелме? Төрле илләрдән, бигрәк тә татарларның тарихи Ватаны булган Россиядән сайланып килгән делегатлар туган телне, милләтне яшәтү өчен кирәк булган теләк-мотивациянең кайда тоткарланып торганын әйтә ала.

Хәзерге шартлар никадәр катлаулы булса да, глобализация ничек кенә якадан алса да, теләк барында максатларга ирешергә мөмкин. Татар дөньясының һәр тарафында мәдәни үзәкләр, эшкуарлар бар, милли җәмгыятьләрнең хакимият белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе тупланган. Узган гасыр башында классикларыбызның инкыйраз якынаюы, «татарлар үлгәнме, йоклаган гынамы?» дип борчылып әйткән сорау-фаразлар әле дә искермәгән. Хәтта алар яңача һәм тагын да шомлырак яңгырый.

Татарлар арасында туып-үсеп, хәтта татар мәдәният-мәгърифәт мәркәзе булган Татарстанның үзендә яшәп тә, туган телне үзләштерә алмаган татарларга кем комачаулый? Җавап: ихлас теләк, чын игътибар җитмәү аяк чала. Патша заманында дәүләт милли телләргә, матбугатка түләмәгән дә, кыстамаган да. Ләкин татарлар мәдрәсә, матбугат, хәтта театр оештыр­ган. Бөтен хикмәт шунда! Теләк туса, телләрне өйрәнү, куллану, милли үзаң саклау буенча дәүләт программаларына нинди проектлар керүен, аларның ничек үтәлүен белеп, күрсәтеп, үзгәртеп тә була.

Теләк булса, Татарстанда яшәүче 2 миллион, Казан каласында торучы 500 мең татарның милли-мәдәни хәлен өйрәнеп, аларның башка төбәкләрдәге милләттәшләргә үрнәк булуына ирешергә мөмкин. Дәүләт ачкан фәнни-мәдәни үзәкләр белән татар җәмгыятьләре арасында даими аралашу көйләргә дә беркем тыя алмый, теләк кенә кирәк!

Конгрессның Уставында бу оешманың милли үсеш программаларын әзерләү бурычы күрсәтелгән. Бармы бездә андый планнар? Программалар үтәләме? Гражданлык җәмгыяте дигән заманча берәмлек (конгресс үзе дә шул ук күренеш) милли төеннәрне чишүдә катнашамы?

Теләк булса, татар телен ихтирам иткән, безнеңчә аңлаган төрле милләт вәкилләренә таяну, аларны идарә баскычларында күтәрү һич тә кыен эш түгел. РФ Конституциясе, кануннарыбыз нигезендә илдәге халыкларның милли үзенчәлекләрен, мәдәни мирасын саклауның гомумфедераль гамәл дәрәҗәсенә күтәреп булыр иде. Теләк булган хәлдә. Тыелмаган, киресенчә, хупланган милли эшләрне яклаучы идарәчеләр, депутатлар сайлап эшкә җигү дә үзебезнең хөкемдә! Бик күп эшләр башкарыр идек. Теләгебез булса…

«Мәдәни җомга» газетасыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100