
— Хәзерге Башкортстан территориясендә татарлар ничек барлыкка килгән?
— Уфа, Чиләбе — пешә кура җиләге, диләр. Чыннан да, Казаннан башка татарлар яши торган Россия төбәкләре алар шушы Уфа, Оренбург, Чиләбе, Тукай иҗаты буенча карасаң, Троицкий һәм кайвакытта Мәскәү, Петербург искә алына. Һәрвакытта татар турында сүз кузгалса, менә шушы төбәкләр. Һәм, әлбәттә иң зур татар яши торган төбәк ул Уфа төбәге, Урал төбәге. Башкортстан димим, чөнки 1919 елга кадәр Башкортстан дигән республика булмаган, ул Уфа губерниясе булган. һәм шул ук төбәкнең кайбер өлеше, мәсәлән, көньяк-көнбатыш Башкортстанның өлеше ул Ырынбурга да караган, Самарага да караган, Казан губерниясенә дә караган. Шуңа күрә Башкортстан татары дигән әлеге термин ул төгәл түгел. Радик Сибәгатовның фәнни хезмәтләреннән истә калдырабыз инде һәм башка хезмәтләрдән татар халкы бу төбәктә яши урта гасырлардан бирле. Алтын Урда заманында көньяк Урал, Урал-Идел төбәгендә татарлар яшәгән. Хәзерге татарларның бабалары дип әйтик, чөнки ул вакытта бит әле милләтләрнең дә төзелеше төрки-татар дип әйтәбез. Әле октябрь революциясенә кадәр татар дигән сүзне дә еш кулланмаганнар. Россия мөселманнары корылтайлары 1905 елда, 1906 елда. Аннан соңрак дүрт корылтай үткән революциягә кадәр. Алар мөселман съезды дигәннәр, ә карыйсың, 90-95 проценты татарлар. Ягъни, татар булу һәм мөселман булу дигән дә бар.
Һәм башка тугандаш төрки халыклар мәсәлән, башкортлар, башка төбәкләр, азәрбайҗаннар, хәтта азәрбайҗаннарны да Кавказ татарлары дип йөрткәннәр, шуңа күрә татар дигән сүз ул тарихи аспекттан караганда бик күп мәгънәле, тирән мәгънәле һәм киң мәгънәле.
Ягъни, урта гасырлардан бирле татарлар шушы төбәктә яшиләр. Һәм аларның көнбатыштан күчкән дигән мәгълүмат та бар. Бу турыда без Татарстан галимнәреннән дә беләбез. Ләкин хәзерге чорда ничектер объектив тыныч булсын өчен, бәхәс яратмыйм бу эштә, мин мәсәлән фәнни хезмәтләр белән, галимнәр белән, сәясәтчеләр белән һәм җәмәгать эшлеклеләре белән татар-башкорт мәсьәләсендә бәхәсләшү урынлы дип тапмыйм. Һәрхәлдә, мин катнаша алмыйм бу эшләрдә, чөнки мин үзем Башкортстаннан, Бишбүләк районы. Ул Башкортстан белән Татарстан һәм Ырынбур өлкәсе чиге, минем авылым Ырынбурга да караган. Гомер буе без Казан радиосын тыңлап, Казан телевидениесен карап яшәдек һәм Казан дип язылган дәреслекләр белән укыдык һәм Казанга әле мин 30 яшем тулганда гына беренче тапкыр килдем. Ләкин барыбер шушы татар дөньясы булып яшәдем. Һәм мин, минем авылдашларым, якташларым шулай иде. Безнең Дүсән авылы белән бергә күршедә Биккол, Канкай дигән борынгы ике башкорт авылы бар һәм без бер «Марс» дигән колхозда яшәдек, ул ике башкорт авылы белән татар авыллары. Минем әтием шунда рәис булып торды. Һәм башкорт авылында яшәдем, Канкай авылында яшәдем. Чөнки минем әтием шул башкорт авылында торып идарә итте инде. Һәм 7 яшь тулганда мине кайтарып куйдылар үзебезнең Дүсән авылына, абыйларыма, чөнки анда татарча мәктәп кирәк иде. Мин ул вакытта аны аермый идем, һәрхәлдә Башкортстанда яшәгән һәр татар кешесе ул телевидение карый, тыңлый, белә инде. Шулай булгач мин аңладым һәм бөтенебез дә аңлыйбыз һәм халык та аны белә иде, әле дә беләм, бернинди бәхәсле әйбер анда безнең өчен юк. Ягъни, Биккол яки Канкай башкорт туганнарыбыз белән безнең Дүсән авылы татарлары, Ает авылы татарлары арасында бу темага, тарих темасына, кем нинди милләт темасына бәхәс булганы да юк. Киресенчә әле киленнәр алу, киленнәр алу, кияүгә чыгу, кияү булып бару бар ике авылда. Шуңа күрә без бик аерылмыйбыз. Ләкин һәр халык үзенең телен, гореф-гадәтен, холкын саклый, ләкин аерылмыйбыз без. Хәзерге хәлләр, нинди дә булса уеннар гына безне аера алмас дип өметләнәм мин. Әлбәттә, андый омытылышлар бар.
Шуңа күрә, без каян килдек дигәндә, әйе, моны минем үземнең якташлар, Бишбүләк татарлары һәм Миякә татарларының 12 авыл, хәзерге Сарман районына, Минзәлә өязенә күчеп барганнар 270 ел элек. Юбилейлар үтә инде, бу бәхәс 260 та бар. Чукындырудан күчеп шул вакытта иркен җиргә киткәннәр. Һәм мәгълүм бит инде, башкорт кабиләләре Казан ханлыгы беткәннән соң бөтенләй хуҗасыз калган инде. Һәм алар чыннан да, үзләре теләп 1557 елда барганнар Казанга, патша Иван Грозныйның вәкиленә, ачлык бездә, корылык, без керәбез сезнең карамакка, безгә ярдәм итегез дип баргач, патша мондый өстенлекләр, льготалар, привилегияләр биргән. Сез шунда яшәгез үзегезнең җирегездә, сез безнең көнчыгыш чиктәш булырсыз, үткәрмәгез һәм җирләрегез үзегезнеке дип аларга шундый канун буенча да льгота бирелгән. Һәм башкорт туганнарыбыз көнбатыштан күчкән мөселман төрки кардәшләр килгәч бик рәхәтләнеп ул җирләрен аларга сатканнар, биргәннәр. Һәм җир белән әлбәттә, шушы җирне куллана торган сословие өстенлекләре дә бирелгән. Аларның хәтта кәгазьләре, гаризалары да бар. Ягъни, башкортлар янына килеп безнең татарлар, төркиләр басып алмаган, алар шунда күчкәннән соң шактый алдынгы фикерле, бердәм, эшчән кешеләр җирне алып эшкәртә икән үзләре аларга кирәгрәк икән, алсыннар.
Һәм алар еш кына ясак түләгәндә шул өстенлек өчен, әлбәттә башкорт сословиесенә язылганнар.
Минем авылым, хәзер генә белдем Уфа галимнәре чыгарган чыганаклардан, минем авылны күп тапкырлар ревизские сказакиларда башкорт дип язганнар. Ләкин мин беләм, бу башкорт дигән җирбиләүче, җирле кеше дигән сүзне аңлата. Һәм бу турыда мин Башкорт дәүләт университетында укыдым, татар бүлегендә. Минем белән бергә укыдылар башкорт бүлегендә укыган билгеле язучылар Асылужа Баһуманов, Факия Тугызбаева, ул вакытта Нәфыйкова иде. безнең әдәби гәзитләребез чыга иде, безнең «Акчарлак», башкортларның үзләренеке чыга инде. Һәм безнең бүлегебездә Башкорт университетының филология факультетында Мостай Кәрим укыган, татар бүлегендә укыган. Хәтерем ялгышмаса, хәтта күптән түгел вафат булган халык шагыйре, зур кеше Равил Бикбаев та укыган. Ягъни, анда ул вакытта безнең бүленеш юк иде. Бу бит инде узган гасырның 60 нчы еллары. Бер университетта бик рәхәтләнеп укыдык һәм татар бүлеге ачылып ел саен бер төркем студентлар әзерләнеп мәктәпләргә, редакцияләргә таратыла икән. Менә шулай яшәгәннәр.
Һәм мин әйтер идем, 1 миллионнан артык татар кешесе, татар телле кеше инде. 1,5 миллион да дибез, әлбәттә бу саннар әзрәк сикергәли. Менә шуңа күрә без Башкортстан татарлары Алтын Урда заманыннан ук шушында яшәгәннәр һәм өлешчә Иван Грозный килгәннән соң, бераз күчү дә булган дигән сүз инде.
Хәзерге галимнәр бәхәсләшә икән, Татарстанның көнчыгышы, Башкорстанның көнбатышы ниндидер башка милләт дигән, без аны аңламыйбыз. Мин аны аңламыйм, белергә дә теләмим, чөнки тарих буенча мин белгән дәреслекләр бар. Без башкорт университетында укыганда башкорт этногенез буенча конференциягә безне кертәләр иде, бигрәк тә башлангыч курсларда. Анда гел сөйлиләр иде Венгриядән килгән кешеләр, ул вакытта фин-угор теориясе көчлерәк булган инде күрәсең, андый галәмәт тә бар бит инде. Шуңа күрә ул этногенез дигәнне дә мин тарихта да бүген дә, татар һәм башкорт милләтләрен аерып карамыйм, мәдәниятләрен дә аерып карамыйм.
Мин генә түгел бит, эстрада да хәзер шулай ук кушылып китте инде, матбугат та. Аннан соң, мин бу эшнең, бәхәсләрнең перспективасы булуын да аңлатам тагын шуның белән — бер кошның ике канаты дип кабул итмим мин. Мин бер кош. Чөнки тел бер. Аның теге Ҙ, в, ф, х хәрефләре, аны башкорт дусларым Ҙ хәрефе шедевр дип әйтә. Чыннан да Ҙ хәрефе инглиз теленнән кергән кебек бит ул. Бик әйбәт! Мин башкорт әлифбасын яратам әле, гы, кы хәрефләре булсын иде дип телим аның, Татарстанда тәкъдим дә итәм инде. Ләкин бу бер тел. Чөнки без коммуникатив термин буенча әйтәбез. Аралашу өчен башкорт, татар үз телендә сөйләшәләр, бернинди тылмачсыз аңлашалар һәм бернинди бәхәс тумый. Мин мәсәлән, татар телен кулланып яшим икән Башкортстанда, башкорт авылында, башкорт мохитендә, мин башкортча сөйләшәм икән, сезгә сөйлим икән, мин сәхнәдән сөйлим икән, башкорт 100 процент аңлый икән, тәрҗемәче кирәкми икән, тагын нәрсә кирәк инде. Әйе, әйтсеннәр, татар теле башкорт теленең диалекты дип, без әйтик башкорт теле татар теленең диалекты дип. Борынгы төрки теле дә булган, без диалекталь аермалар гына. Ул бернинди проблема уятмый, ә менә башка милләт кешесе килеп тыңлаганда без мәҗбүр булабыз башка телгән дип әйтсә, туган телебездән күчсәк, менә шул инде тел мохитен бетерә, телне бетерә, аңлашуны киметә, мәдәният-сәнгатьне, театрны, спектакльне, концертны үзгәрттерә, җырларның сүзләре дә аңлашылмый. Менә ул вакытта башка тел белән, башка милләт белән. Ягъни, әлбәттә чыгыш буенча бу милләтләр, ырулар яки анда, туганлык, ниндидер каннар, геннар үзгәдер. Аннан бит әле 30 процент гаиләләрнең, бигрәк тә Башкортстанда уртак бит әле аның. Аны ничек бүләсең! Менә минем Наил абый, өлкән абыем, җиңгине алды Канкайдан. Мин 7 яшемдә үземнең Дүсәнгә кайттым да, мине башкорт җиңгәе үстерде, карады инде. Ничек инде мин җиңгигә син башкорт, мин татар дип әйтим инде, ул да миңа. Без шулкадәр бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп, аның энекәше Галләнур белән без мәктәпкә йөрдек инде.
Дөресен әйткәндә, минем дусларым. Башкортстаннан бер журналистка китердем мин, Айгөл Гыймранова, хәзер ул Америкада яши. Ул минем күрше Миякә районыннан. Миякә районында әйттем бит инде Минзәлә районыннан кайткан 12 татар авылы бар. Ул авылларның арасында Кәркәле дә бар әле, Айдар Галимов белән Айдар Хәлимнең. Һәм башкалар инде безнең. Һәм анда башкорт авылыннан инде ул, ни өчендер заманы булды Айгөлнең Казанга күчәсе килгән, радиода эшләп йөри. Мин аны эзләп таптым, миңа кирәк иде «Азатлык» радиосында башкортча сөйләүче кеше. Без аны үгетләп алып барып сөйләттереп карадык, аннан Прагага җибәрдек. Ул чит ил кешесе булып китте әкренләп кенә. Кайта. Хәзер Айгөл кайтканда башта Уфага түгел, Казанга кайта. Яки Уфага кайта да тиз генә Казанга килеп җитә. Минемчә, ул аера, үзенең улы белән кызын ул башкорт итеп тәрбияли, башкортча сөйләтә. Ләкин ул шулкадәр ул якынлыкны сизә һәм Айгөл Гыймранова-Айгөл Тамян дигән псевдонимны аңа мин куштым. Чөнки Тамян авылы, матур сүз бит инде. Казан университетын тәмамлаганда ул диплом эше язды, фәнни хезмәт, татар яшьләр матбугаты буенча фәнни хезмәт, диплом язды. Әлегә кадәр татар яшьләр гәзитләре буенча диплом да, диссертация дә, реферат та язган кеше юк. Айгөл язды.
Шулай бугач бу эшләрдә, хәзерге кабынып торган бәхәсләрдә бернинди мәгънә дә чыкмый. Һәм минем кебекләр белән сөйләшсәгез, мөгаен бу әйбер ниндидер гуманитар-фәнни-методик рухи аралашу функциясе генә дип әйтер идем. Шуңа күрә мин сезгә әйтәм инде, әлеге Башкортстанда да татарлар үз туган җирләрендә яшиләр. Кайберләре 500 ел элек, 300 ел элек үлгән икән, һәрхәлдә килгән вакытта безнең төбәктә башкортлар да, татарлар да бер үк вакытта килгәннәр.
Һәм бу әйберне, мин инде әгәр дә бәхәсләшүче булса, миңа килмәгез, шалтыратмагыз.
Менә Башкортстанда чыккан китап бар — «Башкортстан халыклары». Шунда бүлек бар бит инде, бу бүлек 112 нче биттән башлана шушы татарлар дигән бүлек. Аны язган Якупов дигән әфәнде. Мин хәтта белмим дә. Ләкин бу китап иң соңгы һәм әле гамәлдәге Фәннәр академиясенең китабы. Аны чыгаручы — Башкорстан Фәннәр академиясенең җитәкчесе булды, Тел, әдәбият институты җитәкчесе булган Равил Гомәр улы Кузеев. Аннан фәннәр кандидатлар Петров, Якупов, Булгакова. Рецензентлары Тишков һәм билгеле башкорт галиме Янгузин. Инде агай-эне книга издается при поддержке Президента Республики Башкорстан Муртаза Рахимова. Әйтүемчә, бу китап 2002 елда чыккан. Һәм мондый бай китап, объектив китапның әле моннан соң чыкканы да юк.
Әгәр дә шул вакытларга карасагыз, менә шунда ничек итеп хун чорыннан татарлар, татарлар турындагы мондагы мәкалә безнең Казан галимнәреннән әйбәтрәк язылган дип уйлыйм. Чөнки ул кыска һәм теманы нык итеп ачып салган. Һәм Казан галимнәре укыгандыр инде мөгаен һәм Башкортстан фәннәр академиясе тикшергәннән соң. Шуңа күрә мин киңәш бирәм: кем кызыксына Идел буе, Урал, Уфа татарларының тормышы белән, шушы китапны. Бәлки аны берәр җиргә бастырып та чыгарырлар, татарлар дигән. Ул күп тә түгел бит инде.
Ә бу кызыксыну актаульләшеп китте. Чөнки хәзер соңгы вакытта безнең авылларга киләләр төрле галимнәр, китаплар тараталар, әйтәләр сезнең ыруыгыз тегеләр, милләтегез болай дип.
Мин аңа бик аптырамыйм, чөнки мин үземнең милләтемне беләм һәм миңа кирәкми җиде буын бабам. Мин бүген үзем нәрсә хис итәм, шуны әйтәм.
Кайчандыр без коммунист булган, комсомол булган һәм чекист булганнар хәзер бит чиркәүгә, мәчеткә йөри һәм бөтенләй башка төрле фикер әйтәләр. Әле бер кеше гомерендә үзгәргән аларның тормыш фәлсәфәләре.
Ә инде милләтне тирәнрәк аңлау нигезе булырга мөмкин нәрсәдер, ләкин кеше гаиләсеннән дә, мәдәниятеннән дә үзе белә. Ягъни, мин уйлыйм милләт ул дин кебек үк, намус иреге кебек, ул минем рухи халәтем. Ул җиргә керергә дә, кагылырга да кирәкми. Һәм мин беркемгә дә син теге милләт, мин болай, болай итмә, син минем булма, минем белән бул, син татар түгел дип… Алай ярамый. Ул кешене мыскыл итү була, кешенең җаны бар.
Минем инде әйбәтме-начармы әтием, әнием бар инде, гаиләм бар һәм үземнең үскән биографиям бар. Җиде яшьтә нинди китап укыганмын мин, сигез яшьтә нинди кешеләр белән яшәгәнмен, ул минем эшем, минем хокукым. Кешенең үзбилгеләнүгә, самоидентификациягә хакы бар һәм бу хакка беркем дә кагыла алмый.
Агитация булса, мәсәлән мине фәлән партиягә, фәлән төркемгә, фәлән илгә үгетләсәләр, үгетләсеннәр әлбәттә. Бу бөтенләй башка нәрсә, үгетләү ул агитация, реклама, сәүдә — бу уен. Шуңа күрә, җитди кеше, төпле кеше, үзенең кемлеген, нинди составтан, нинди сословиедән, ул баймы, ярлымы, түрәме, гади кеше, теге милләтме, бу милләтме икәнен кеше үзе белмимени. Нигә аңа кыланырга, башка катламнан булып кыланырга. Нигә миңа генерал булып кыланырга. Нигә миңа, мәсәлән, урыс милләте дә әйбәт, француз да яхшы, ләкин бит мин үзем ничек аңлыйм.
Әйтергә кирәк, ДНК тикшергәннәр. Мине чакырып алып тикшерделәр, бер кызыклы гына егетләр, мөфтияттән микән, үзләренең инициативасы буенча инде. Бирдем мин ДНКны. Бер 4-5 айдан миңа җибәрделәр җавап. Анда 250 буынның геннары керә, хромосомалары кергән, Y хромосома. Кем дип уйлыйсыз мине? Мин бит үзем беләм. Ә миңа әйттеләр, синең компонентыңда бик күп балтыйк буе компоненты, ягъни бу гаҗәп тә түгел. Мин генә түгел, башкалардан сорыйм, анысы да бар, чөнки Литва кенәзлегенә, әлеге Белоруссия, Польша патшалыгына барганнар безнең бабаларыбыз 600 ел элек. Шушы елларда тагын бәйрәм ителә.
Татарларның шундый бер төркеме бар. Алар Белоруссиядә, Польшада, Литвада, Балтыйк буенда. Ягъни, шушы безнең Идел-Урал төркемендәге төркиләр, төрки татарлармы, башкортлармы, чувашлармы шулар катышканнар бит шул балтыйклар белән. Менә мин нишләтим инде, менә мин хәзер Литва кешесе дип әйтәмме. Хакым бар әйтергә. Кем дип тә әйтергә хакым бар, бигрәк тә ДНК буенча әйтә алам. Ләкин ДНК булмаса да, була бит шундый кеше үзе кара тәнле негр, кеше үзен француз дип хис итә һәм француз дип әйтә, французча сөйләшә. Нишләтәсең аны, аны үгетлисеңме яки аның син канын тикшереп, расасын тикшереп, юк-юк син африкан, син негр, син Нигерия кешесе, син Кения кешесе түгел, син Сомалидан дип бәйләнергәме шуңа. Бу көлке һәм цивилизацияле дөньяда бу эшләргә бик елмаеп карыйлар. Хәтта мин моны кыргыйлык дип әйтер идем.
Ләкин барыбер ни өчендер мәктәпләр ачканда, театрлар ачканда, концертлар караганда милли состав тикшерелә. Гадәттә бу халыкның милли составы. Һәм 10 елга җанисәп бар. Җанисәп вакытында әлбәттә, беренче чиратта кешеләрнең матди хәле тикшерелә. Кешеләр ачмы, -тукмы, йортлары бармы-юкмы, ничә кеше эшли, ничә кеше эшләми, стажлар… Анда бик күп сораулар. Шулар арасында милләт тә бар. Шул милләт тирәсендә гел ниндидер бәхәсләр, имештер милләт санарга чыгалар. Җанисәп бервакытта да милләт өчен булмаган, бигрәк тә мин әйтер идем, ни өчен бу тема миңа кызык түгел, бәхәсле түгел дип әйтәм мин.
Әйтик, октябрь революциясенә кадәр җанисәпләрдә санаганнар бит инде җире күпме, күпме ясак түли. Малайлары бармы, нигә ул кызларны санамаган анда, җир дә бирмәгәннәр, малай булса армиягә бирәләр. Мәсәлән, башкортлар, башкорт сословиесенә кергәннәр әле җирләре дә булган, ләкин алар малайларын гаскәргә җибәргәннәр.
Һәм кайвакытта дин мәсьәләсе инде. Бигрәк тә патша заманында бик мөһим булган православ динен арттыру. Басурман дигәннәр бит инде, ул татар булгач мөселман, мөселман булган басурман. Шуны әзрәк санаганнар инде ул. Ләкин хәзерге вакытта санаганда, эх, миннән сорасалар, мин сорар идем син нинди телләрне беләсең сәнгатьтә, нинди телдәге җырларны җырлыйсың, нинди телләрдәге театрлар, кинолар карыйсың дип. Ә бәлки менә бу мобиль телефон күтәреп йөргән балаларыбыз алар кем булып кала икән. Алар бит наушникта, алар бит караган. Бер 10 елдан ул рус арта барган һәм моңа кадәр башка милләтләрне үзарасына сеңдереп барган урыс милләте калыр микән ул?
Сез беләсезме интернетта һәм бу мобильникта кергән җырларның текстларын һәм телевизордагы ярыштыручылар, «Голос”та, «Евровидение”дә нинди телдә җырлаганнарын? Бик әз бит, безнең глобализация теле, совет дәүләтенең теле рус теле дә.
Шуңа күрә бу эшләрдә мин өйрәнер идем социологик тикшерүләр. Һәм өйрәнәләр дә инде аны дөресен әйткәндә, ләкин җанисәп вакытында да белергә иде кешеләрнең үзбилгеләнүен. Ләкин бервакытта да әле, җанисәп вакытында да, башка вакытта да өйрәтмиләр. Мәктәптә өйрәтәләр, син ничек милләтеңне билгелисең, әтиең буенчамы, әниең буенчамы, укыган китабың буенчамы, яшәгән төбәгең буенчамы? Әлбәттә инде фәлән төбәктә торсаң, синең районыңда шулар күбрәк икән һәм рәсми хакимият нинди ул әзрәк шул якка аудара инде.
Мин чуваш районыннан, мин гомумән, әйтәм инде, мин дүртенче сортлы кеше. Мин Россиядән РСФСрдан — урыс түгел, мин Башкортстаннан — башкорт түгел, мин Бишбүләктән –мин чуваш түгел, безнең анда чувашлар күпчелек. Ләкин ничектер шулай килеп чыкты, мин үзем булып калдым. Мин чыннан да Россиядәге, Башкортстандагы, Бишбүләктәге татар авылы. Бәлки мин мөмкиндер, башкорт авылында булсам да татарга гаиләсеннән булырга. Һәм туганнарым аралашып, әти-әниләрем, бабаларым алышып, мин бәлки ике милләтне дә үз иткән кеше дә булырга мөмкин. Ләкин мин моны үзем хәл итәм.
Шуңа күрә, минем кебек кешеләр бу Башкортстан төбәгендә миллионнан артык дибез. Һәм төгәлләп саныйсым да килми, чөнки мин хәтерлим, элекке статистикалар буенча 1,5 млн, 1,4 млн, 1,2 млн. Ә бу китапта 1,1 миллион дигән. Аннан соң 2010 елдагы җанисәптә бераз кимеде бугай. Нишләп кимегән ул, болай үлгән-киткән татарлар дигән хәбәр булмады инде ул анда. Ләкин шундый хәл.
Әгәр дә сезгә кызык булса, минем әйтәсем килә, менә миннән сорадыгыз бу карта буенча. Менә Башкорстан, бармы анда татарлар, кая булган алар. Чөнки кайбер теорияләрне карасаң, монда мәсәлән, ул Илештә, Актанышта башкорт булса әгәр дә, аннан соң бу яктагы 1 миллион да китә бит һәм Татарстандагы 2 миллион да китә әле.
Шуңа күрә бу кадәр үк сәясәткә, бәхәскә катнашмыйк. Без фәнгә таяныйк. Менә бу картага карыйбыз да, монда бик матур карта куелган. Картада Казан татарлары төрткеле нокта, мишәрләр дип аерым язганнар монда саргылт төстә, типтәрләр яшелле төрткеле һәм керәшеннәр. Дүрт төрле төрле төскә буяганнар Башкортстан картасын. Шушы Башкортстан картасы буенча инде шушы мин әйткән Казан татары, мишәр, типтәр, керәшен менә шушында яши, көнбатышта яши. Ягъни, менә карагыз, өстән башлыйк инде. Менә Тәтешле, Балтач, мин Аскын районына кермим, катнаш районнар бар, катнаш авыллар бар, башкорт һәм татарлар бергә яшәгән. Һәм әйтим, бервакытта да катнаш авылда татар белән башкорт бүленешергә, бәхәсләшергә җыенганы булмады. Әйтик, Борай һәм Дүнә дип әйтик инде. Балтач районын беләбез инде, кемнәр атаклы кешеләр чыккан. Мишкә районы, Гази Заһитов чыккан. Бөре районы, анда педагогия институты бар иде, күп мөгаллимнәрне бирде. Дүртөйле — Фидан Гаффаров, артист, гомер буе Гафури театрында эшләде. Хәзер ул татарча сөйли алмый, чөнки ул сәхнәдә гел башкортча рольләр башкарган һәм ул кәгазьне алса, тырышса. Кайберәүләр киресенчә, чөнки ул профессия, икмәк. Ләкин ул Дүртөйле. Калтасы, анысына мин кермим инде. Күптән түгел вафат булды Юрий Лешков. Бик күпләр белми дә аның Калтасыдан чыккан Лешковның әти-әниләре. Алар Мәскәүгә киткәннәр 30 нчы елларда. Шулай итеп Россия башлыгы була язды бит безнең Башкортстаннан чыккан мари кешесе. Шулай. Һәм ул чын Мәскәү кешесе, чын урыс кешесе һәм Минтимер Шәймиевләр, Примаковлар белән ул Россиянең иң югары ноктасына күтәрелде һәм мөмкин иде хәтта булырга.
Менә кешенең гомере. Ну ничек аңа әйтәсең инде син башкортмы, маримы дип әйтәсең. Ул кеше, ул кайда, нинди шартларга эләккән, ничек тели, шулай эшли ул аны. Ул шунда эшләгән икән, Мәскәү патриоты булып киткән икән, шуңа күрә Калтасы турында шуны гына беләм. Минем анда үземнең булганым да юк.
Яңавыл. Беләсез инде Юзеевларны.
Шуннан соң Агыйдел шәһәре. Илеш, Роберт Миңнуллиннарны беләсез инде Илешне.
Чакмагыш районы инде, кемне генә дип әйтик билгеле. Хәтта Салихҗан Батыев, Югары совет рәисе. Кави Латыйповлар.
Шуннан соң, Бакалы, керәшен татарлары районы. Бакалыдан Нәҗип Асанбаев, башкорт драматургы, татарча сөйләште, үз православ чыгышлы инде ул.
Нишләтәсең инде. Без бер милләт һәм шушы китапта язганнар шушы Башкортстанның көнбатышында яшәгәннәр һәм Татарстанның көнчыгышында яшәгәннәр — алар бер телә сөйләшәләр, бер милләттә дип язганнар. Шушы Башкортстан Фәннәр академиясе китабында язганнар моны. Һәм бу урысча чыккан, аны тәрҗемә дә итәргә кирәктер. бәлки хәзер вакыт җиткәндер.
Шаран районы, билгеле инде, Гүзәл Сәгыйтовага сәлам әйтегез, Зилә Вәлиеваның әтисенә дә сәлам әйтергә була.
Бүздәк районы, шул ук Римма Үтәшева.
Туймазы районы, бу бит инде Туймазы районы Баулы белән чиктәш. Бик кызык Туймазы шәһәре, анда татар театры бар, совет заманында юк иде. Шушы Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов заманында Туймазыда татарча театр ачылды.
Башкортстан татарлары дисәң мескенләнергә хәтта шушы факт белән дә әйтим инде.
Әле Уфаның үзендә «Нур» театры ачылды. Ул бит совет заманында юк иде. Совет заманында мәктәпләр шәп булды. Милли сәясәт бик кырыс, бик көчле алып барылды. Ләкин шушы эшләр булды.
Туймазы районы ул, Туймазы ягы инде, сез беләсез инде Карамалы-Гобәй дип җырлый инде Ришат. Туймазыдан Гази Кашшаф инде. Туймазы якын Бәләбәйгә.
Минем өчен нигә кызык бу район? Дөньяда иң зур татар төбәге. Ягъни, төбәк дип әйтим инде, өлкә түгел, шәһәр дип әйтик, район. Арча дип әйтерсез бәлки сез анда, Балтач диярсез. Юк. Иң зур татар районы — Туймазы районы. Чөнки аның төгәл санын яңадан карарга була. Туймазыда 20-30 мең табыла анда районда һәм шәһәрдә. Мин санап чыгардым, татар теллеләр Туймазы районында — 100 мең. Ни өчен? Туймазы районына керә Октябрьский шәһәре, 40 мең. Туймазы шәһәре бар һәм Туймазы авыллары бар. Менә шуларның бөтенесен бергә кушсаң, 100 меңнән артык булып китә. Һәм анда, Туймазыда бернинди милли хәрәкәт тә әллә ни бик каты булмады. Замир Низаметдинов үлеп китте инде минем сабакташым. Әле менә Фәнир Галимов авыллар төзеп ята инде.
Туймазы ягы, нинди зур як, ике шәһәрле Туймазыга ничек инде татар төбәге дип әйтмисең, театры да бар.
Аннан соң гомер-гомергә, шушы совет заманында шушы районнарда, һәр районда дистәләгән татар мәктәпләре булды. Һәм шушы районнарда агылып барды Уфага, Уфадагы татар бүлегенә. Агылып килде «Кызыл таң» дигән, 100 ел чыга инде, татар газетасына. Ул вакытта «Өмет» газетасы да юк иде, «Тулпар» журналы да юк иде.
Шуңа күрә мин инде горурланам.
Ә үзебезнең Бәләбәй өязе кешесе, Бәләбәй районы. Әйтергә кирәк микән инде исемнәрне, чыннан да Бәләбәй татарлары дип әйтәләр, Бәләбәй татарлары дип әйтәләр Туймазыныкына да һәм күршедәге Ярмәкәй районына. Шушы районнарда һәр клубта шушында Казан артистлары булганы бар. Чөнки алар анда бара да билет сатыла һәм концертны карыйлар, көтеп торалар.
Шуңа күрә мн ничек инде горурланып әйтмим, Башкортстанда шушындый милләтләребез яши. Анда башкортлар да килә. Гомер буе мин башкорт курчак театрын карап үстем, чөнки безнең авылга килә иде Гафури театры һәм Башкорстанның курчак театры килә иде, башкорт телендә, карадым. Мәктәптә укымадым һәм мин аның теленә өйрәндем һәм шул вакытта да полилингвизм миндә башланган инде. Шулай итеп Бәләбәй.
Ярмәкәй дигәннән Муса Җәлил һәйкәле артында күрдегез микән ун егетнең рәсеме тора. Анда Гайнан Кормаш, Җәлил белән бер мизгелдә башы киселгән кешеләр. Татарларның җыелма командасы дип атыйм. 11 татар Берлинда Рейхның хәрби көчен юк иткән өчен, Идел-Урал легионын совет армиясенә чыгарган, тәэмин иткән өчен башларын кискәннәр. Гильотина белән.
Менә шунда Башкортстаннан өч егет. Татарстаннан да өч егет, Үзбәкстаннан берәү, Ырынбурдан Муса Җәлил. Кайберләре, Фоат Булатов шунда күчеп барган. Һәм Казахстаннан икәү. Гайнан Кормаш Казахстанда туган ул, берсе Актүбәдә, берсе Петропавловсктан.
Үзебезнең Сарманнан Зиннәтов.
Менә карасагыз, Ярмәкәйдән, минем Бишбүләк районына күрше Ярмәкәйдән Гариф Шабаев Җәлил белән башы киселгән. Һәм минем күреш Кыргыз-Миякә районы. Әйткәнемчә инде, шул Айдар Галимовлар, Айдар Хәлимнәр һәм башка бик күпләр. Аннан Гәлләнур Бохаров, Сәлим Бохаров дип атаган ул үзен. Анда һәйкәл куелды быел. Җәлилче Бохаровка Миякәдә һәйкәл куелды.
Зурлана минем якташларым, тугандашларым дип әйтимме инде. Әгәр кайбер якташлар, башкорт якташларда үземнең кардәш дип әйтсеннәр, ләкин Сәлим Бохаровка һәйкәл бары шунда. Фатих Кәримгә һәйкәл минем күрше авылымда, минем әнием авылында, мин мәктәптә укыган авылымда. Бары шунда гына һәйкәл куелган. Нинди зур эшләр эшләнгән.
Эчкәрәк кереп китәбез. Әлшәй. Башкортлар белән катнаш. Безнең Бишбүләк районында да башкортлар белән татарлар кушылып яши. Авылларның исемнәрен әйтмим, үгет-нәсыйхәт була инде ул.
Чишмәдә бер башкорт авылы бар бугай, күбрәк татар авыллары инде.
Һәм Толбазы, Авыргазы районы бит бу. Барсагыз нинди әйбәт музей. Шул ук Рәхимов, аңа кадәр Шакиров заманында төзелгән музей — Галимҗан Ибраһимов музее, аның һәйкәле. Ә ничек язган башкортлар турында Галимҗан Ибраһимов. Ничек язган Әмирхан Еники, Дәүләкән районы дип әйттек. Ул үзе Блогавар районыннан, ул катнаш район һәм яшәгән Дәүләкән районында, без аның бергә бардык. Башкорт әбие турында Әмирхан Еники язган. Карагыз, Башкортстаннан чыккан кеше, татар әдипләреме ул, алар бервакытта да андый бәхәс юк, якынлык бар, хәтта үз итү бар. Кайвакытта әйтәләр, курай моңын тыңлый, озын җырлар ярата. Әлбәттә, курай бик яратам, озын көйне яратам. Һәм мин татарның озын көен һәм башкортның озын көен бик аерып та бетермим. Күптән түгел башкорт филармониясендәме, кайдадыр эшләгән башкорт егете килде, Казанга килгән. Мин аны интернетта карадым да, Хөсәенов Алмаз. Тәминдарова хорына алганнар. Шундый итеп озын көй, башкорт җырын җырлый һәм татар җырын җырлый. Безнең бер Димаш дигән бар бит казах җырчысы. Менә бу егет Башкортстаннан килгән, башкорт төбәгеннән килгән, инде күпме эшләр ул монда белмим, кайтып китә күрмәсен иде инде ул. Менә чын башкорт җырчысы килгән һәм ул чын татар җырын башкара.
Айгөл Сагынбаева, ул Учалы районыннан. Минемчә ул башкорт кызы, бик матур, бик талантлы. Иң популяр артист булып китте. Күз алдына китерегез, ничек аерасың мине Сагынбаевадан.
Нәзифә Кадыйрова да шул ук Учалы районыннан.
Урал арты ягына кереп китсәң анда шулай ук. Мин монда санап бетерә алмыйм. Инде Стәрлебаш районына кермәсәң Миякәдән соң. Әле Зәки Зәйнуллин бар, әгәр дә монда Зәки Зәйнуллин ул әйтәчәк: «Татар халкының мәркәзе — ул Стәрлебашта». Стәрлебаш мәдрәсәсе, ул әйтәчәк, безнең Тукай шуннан нәселе буенча дип әйтәчәк. Акмулланы да шунда китереп терәячәк.
Сер итеп кенә әйтәм инде мин, безнең Дүсән авылында туган дип Риза Фәхретдингә ышанам инде. Акмулланың әнисе Бибиөммегөлсем безнең Дүсән авылыннан булган бит инде. Ә Туксанбайга ул кияүгә чыккан, баласы белән кияүгә чыккан Туксанбай авылына. Анда да музей бар. Ягъни, минем Бишбүләгемнең, Дүсәнемнең, Аетымның 15 чакрымда Азнай авылы башкорт халыкның беренче артисты чыккан һәм режиссеры Булат Имашев. Слакбаш чуваш халкының классигы Константин Иванов Пушкиннары ул аларның һәм Яков Уксай. Ике шәхес бер авылдан, чуваш авылында.
Бу Азнай һәм Стәрлебаш һәм Туксанбай. Туксанбай әлбәттә башкорт авылы. Анда үскән, торып киткән Мифтахетдин Акмулла. Мин Уфада укыганда Акмулланы без санадык башкорт, татар, казах районнары шигъриятенең классигы дип. Хәзер бик куертмыйлар ул мәсьәләне. Нигә ул казах далаларында йөргән икән, укыткан икән, ниндидер мөнәсәбәте бар казахларга һәм татарлар белән. Нигә аны аерырга, казах белән татар белән башкортны аерырга.
Ничек мин горурланмыйм? Әйе, без шулай итеп, безнең бабаларыбыз Казан ягыннан киткән икән, Сарманга, аннан шунда күчкән икән, шунда яшәгән икән, каян чыктың дип ничек әйтәсең. Әлбәттә, без шунда торганбыз һәм минем кебекләр, ну миллион, иң кимендә.
Аннан без ни өчендер шушы Башкортстан белән горурланабыз тагын. Башка эзләп карагыз әле утраулар бит. Мин татар конгрессында эшләгәч беләм, алар кайда 5 мең, кайда 10 мең, күп дигәндә Ульянда 150 мең, Перьмдә анда 200 мең, Төмәндә… Алай да бит, бу миллион һәм миллионнан күбрәк. Без инде хәзер барабыз, ах, татар дип карасаң, анда 3 мең татар бар. Һәм алар бу утрауда бик тырышып эшләгәннәр. Мәсәлән, Чувашиядә 37 мең генә, тик алар ничек яши һәм үзләренең тамагын да туйдыра. Үзләренең милли эшләрен алып баралар.
Карагыз, шушы дисперс чәчелгән татар милләтенең үзе яшәгән халыклар белән, шул ук Чувашиядәге чувашлар белән, Башкортстанда башкортлар белән ничектер аралашу бар, якынаю бар, гаилә, кан ярдәмендә хәтта алмашу да бар, күчү дә бар. Ләкин һәркем үзе булып алган һәм шушы үзе булып калу башка күрше милләтләргә, кардәш милләтләргә комачауламаган һәм аларның тарихын, телен, мәдәниятен бозуга, кысрыклауга китермәгән. Минемчә безнең Татарстанның Башкорстанның күршелеге, алмашуы һәм бер тел мохитендә генә түгел, бер мәдәният мохитендә яшәве ул бик көчле нигез, бик көчле милләтләрне яшәтә торган шанс. Әгәр дә без Татарстанда рәсми чараларда күбрәк татарча сөйләшәбез икән, татар телен күбрәк кулланабыз икән, күрсеннәр. Чуваш туганнарыбыз да күрсеннәр, башкорт туганнарыбыз да күрсеннәр, башкорт корылтайлары, башкорт чаралары, башкорт авылларындагы, башкортча сөйләшсеннәр. Менә минем иң якын дусларым Казанда торучылар мине күргәч кайчагында татарчага күчәләр, мин әйтәм, «башкортса һөйләш» дим. Үз телеңдә сөйләш, мин бит аңлыйм.
— Бу бүленеш 100 ел элек шушы республикалар төзелгәндә ни өчен бу татар районнары, нәрсә белән бәйле бу?
— Менә еш кына чикләр турында сөйләргә яраталар. Имештер кемдер фәлән нәрсә сөйләсәң, административ чикләрне үзгәртергә тели. Кемдер әйтә теге авылны яки районны монда күчерергә кирәк, дәүләт чикләрен. Бу әлбәттә я провокация була, я ул наданлыктан килә. Чикләр турында сөйләшү, дәүләтара чикләр турында сөйләшү, административ чикләр турында сөйләшү, хәтта бер район белән ике район, хәтта бер колхоз белән ике район, аны сөйләргә кирәкми.
Кайчандыр әлбәттә милләтләрнең яшәү тирәлегенең чикләре белән административ чикләр турында килми. Шуңа күрә инде чәчелгән дип әйтәбез, хәтта башкорт-чуваш халыклары да шул республикага сыеп бетмәгән. Шулай килеп чыккан, шулай эшләнгән.
Ә Башкортстан тарихы буенча карасаң, әйе 1922 елда Уфа губерниясе шушы өязләр, Башкортстан бит ул башта төзелгән вакытта булган Башкортстанның көньягындагы кече Башкортстан булган. иң башта Зәки Вәлиди төзегән Башкортстан булган. Мин инде аңлавымча һәм кайбер галимнәр әйтә торгандыр инде, Уфа губерниясендә, бу өяздә промышленность бар, эшчеләр бар, экономика башка. Күз алдына китерегез, Урал артындагы бер 8-9 башкорт районы яши, 5-6, берничә дистә авыл. Ул шушы яңа тормыш башлаганда, социализм төзергә кирәк бит инде, әлбәттә пролетрариатлы, заводлы һәм анда милләтләрне бик карап та тормаганнар дип уйлыйм.
Ни өчен кушканнар Уфаны Башкортстанга? Уфа ул, хәтта бит Башкортстанның беренче башкаласы бит Темәс булган. Башкортстан башта гомумән Оренбург өлкәсендә төзелгән. Ул заман шулай, тарих шулай. Казахстан республикасы аталган Кыргызстан дип һәм ул да Ырынбурда төзелгән бит, шушы 17-18 елларда. Һәм аннан соң ул Кызыл Орда дип күчеп киткән. Аптырарга кирәкми казахларның кыргыз дип аталганына. Шуннан соң әкрен генә җайлаганнар инде.
Ягъни, Бәләбәй өязе безнең һәм Бөре өязе Уфадан ул Башкортстанга калдырылган болай дигән формула белән: фәләненче елда референдум үткәрергә, әле аның кайгысы түгел, шушында кертәбез. Ул большевик, губком, контон кешеләре күзе белән карасам, бу гади әйбер. Безнең авылдан Казан 600 чакрым, Уфа 250 чакрым, Ырынбур да 250 чакрым. Ну, Әгерҗе Ижауга якын бит инде, әгерҗеләр Ижауга йөри, ә Казан бик ерак та түгел ул, нәрсә инде 200 чакрым. Шуңа күрә моның сәбәбе, мин уйлыйм, андагы татар халкын рәнҗетү, сату түгел инде, ул вакыттагы практик гамәлләр. Милли республикаларны төзегәндәге большевикларның менталитеты шулай үзләренең, хәзер дөнья революциясе була бит инде, яңа ил төзергә кирәк. Шуңа күрә Башкортстан дигән республика зур. Карагыз, Башкортстан республикасының территориясе Татарстаннан ике тапкыр зуррак, 140 мең чакрым, Башкортстан 68 мең чакрым. Ә яшәүчеләрнең тыгызлыгы буенча Татарстан минемчә 52 процент, 52 кеше бер квадрат километрга. Ә Башкортстанда әзрәк, анда 28 чамасы.
Шуңа күрә бу ике көчле регион, ләкин алар ике төрле. Анда Урал, анда урманнар, анда далалар күбрәк. Халык та шулай урнашкан. Шуңа күрә шулай итеп бүлү нормаль хәл. Ничек инде ул, ул вакытта бит әле республиканы да аңламаган кешеләр, губерна өлкәсе элек тә Уфага йөргәнбез, Ырынбурга йөргәннәр, Казанга йөрү булмаган да. Казанга ни өчен барганнар, татар кешесенә белем алырга, сәнгатьтә, әдәбиятта үзен күрсәтергә, ул табигый.
Фатих Кәрим Бәләбәйгә килгән дә әзерлек курсларында укыган абзыйсы керткәч. Аннан ул Казанга киткән бит, башка беркая да бармаган, Мәскәүгә дә түгел, Уфага түгел дигәндәй. Менә шундый хәл. Шуңа күрә бу чик мәсьәләсендә, бу татар төбәкләренең Башкорстан территориясенә эләгү ул Башкортстан дигән республиканы экономик агломерация итеп төзү өчен эшләнгәндер дип уйлыйм.
Ә соңрак, бәлки 50, 60 нчы елларда республикаларның милли составын чит ил радиоларыннан сөйләгәннәр. Менә фәлән, мәсәлән Комида комилар әз, Башкортстанда башкортлар 90 процент түгел. Шуның өчен кемнәрдер ниндидер гамәлләр кыла башлаган. Ләкин бу проблема түгел. Чөнки федераль законнар буенча Башкорстан, Татарстан кебек республикаларның законнары буенча милләтләрнең яшәргә хокуклары, мәдәниятләрен, телләрен үстерергә хокуклары бар. Һәм шуны күрсәтә дә Башкортстанда татар зур газетасы бар, яшьләр журналы бар, яшьләр газетасы бар, татар мәктәпләре бар иде. Ә хәзер дә зур бәхәсләр аша, әгәр дә син үзеңнең туган телеңне таныйсың икән татар дип, гаризаңны бирәсең дә, элек бит әле ул титул телләргә, мәсәлән Татарстанда татар телен кертү бигрәк тә өстенлекле иде. Хәзер анысы да бетерелде, хәзер тигезләштерелде. Шуңа күрә соңгы елларда мин Башкорстан татарларының, Уфа шәһәрендә дә беләм мин бер мәктәпне Затонда, 400 бала укый татарча, гариза биргәч тагын да җиңелрәк дип әйтә. Аларның хокуклары бар. Әлбәттә кануннар камил түгел, тормыш гел даһи була алмый инде ул, төрле кытыршылыклар чыгарга мөмкин.
Ләкин бу территорияләрнең анда булуы, мәсәлән Башкортстан кешеләре әле шушында күнеккән икән, алар беркая да, бернинди башка территориягә чыгып китәргә җыенмый.
Ә мәдәни автономия һәм хәзерге инде мәгълүмат мохите, рухи мәгълүмат. Мин менә Казанда торып БСТны карыйм, Башкортстан хәбәрләрен беләсем килә, башкорт телендәге мәдәни чара булса карый алам, карамаска да мөмкин инде. Һәм шулай ук безнең авылларда антеннага карыйсың, тарелка куйганнар бит инде, Казанны карыйлар, башка төбәкне карыйлар, чит илне карыйлар. Төркиядәге минем бер дустым Фәрит Бичури интернет аша район һәм Казандагы коммерцияле радиоларны татарча тыңлап утыра бит.
Алдынгы фикерле һәм киң карашлы кешеләр өчен монда проблемалар бөтенләй башкача күренә.
— Римзил абый, бер сорау. Төрле укучыларыбыз бар бит инде, кызык сорау алар өчен, ни өчен Татарстанда да, Башкортстанда да Балтач районы бар?
— Менә мин әле Новосибирскига бардым. Авыл исемнәре килеп чыга. Бер авылга барып чыктым, Сабадан күчкәннәр Столыпин заманында. Татар кешеләре күчкәндә, күчкән җирләрендә үзләренең авылларының исемнәрен кушканнар шунда. Ает дигән авыл күпме. Бер исемле авыллар бик күп алар. Шул күрсәтә дә инде ул миграцияне. Ул миграция түгел, күчү. Бу күчү, таралу тарихы белән бәйләнгән. Һәм кешеләрнең күңелендә барыбер үзләренең тарихи, Арчадан икән Арча, Казанбаш икән, Казанбаш. Һәм шул башка барасың да, ул үзеннән-үзе күрсәтеп тора бу районнарның, авылларның кардәш туганнары барлыгын, чыккан тамырлары барлыгын күрсәтә.
— Менә әйттегез инде Минзәлә өязе, тагын кайсы районнар шулай күчкән? Таблица итеп бирер идек Римзил абый, әгәр дә мөмкин булса Татарстан территориясеннән Башкортстанга күчеп төпләнгән районнарның таблицасын.
— Беләсезме, Дамир Исхаковта бар шушы авылларның исемлекләре. «Идел» журналында ул авылларның исемлекләре басылып чыкты, берничә йөз авыл исемлеге бар. Һәм узган гасырның 20 нче елларында чыккан китапларда шушы татар авыллары тарихлары күчерелгән Башкортстанда чыккан белешмәлекләрдә дә бар бу исемлекләр, ягъни, аларны табарга була. Аны Дамирдан алырсыз. «Идел» журналында чыкты ул. Башка тагын ниндидер китабы бар аның, борынгы китабы бар. Борынгы түгел, совет заманында чыккан китабы.
Сез дөрес эшлисез, анда яшәгән татарлар хәзер агитаторлар килгәч каушап калмасын.
— Әйе, әйе. Аннан минем күрсәтәсе килә андагы татар нигезе бар икәнен. Башкортстандагы татар матбугаты турында нәрсә әйтер идегез? Андагы татар матбугаты, Башкортстандагы татар театрларын әйттегез, Башкортстанда татар мәдәни өлкәсендә тагын нәрсә әйтеп була?
Мин моны җыйнап әйтермен. Татар кая барса да ул нәрсә эшли? Мәчет төзи. Мәчет янында мәктәп төзи. Һәм без бит инде беләбез, Ленин үзенең хезмәтләрендә күрсәткән татарлар шушы мәчеткә барып уку-язуны өйрәткән гарәп шрифты белән, гарәп шрифты белән бит инде ул аннан соң китапны да укыган, доганы да, Коръәнне дә укыган, аннан соң китапларны укыган. Һәм гәзит-журналлар таралган. 1905 елда татар газеталары чыга башлагач Петербургтагы «Нур”дан соң, ярты ел эчендә дистәләгән газета чыккан бит, Казанда килеп чыккан һәм гомумән революциягә кадәр йөзләгән газета чыккан, журналлар чыккан. Әзер булган халык. Шуңа күрә, татар ул мәчет кенә ачмый, гәзит ача, журнал ача. Троицкиймы ул, Ырынбурмы нинди журнал исемнәре карагыз сез. Самара ягында да булган. «Икътисад» дигән журнал юк татарның, ә Самарада булган. «Шура» журналы Риза Фәхретдиннең Ырынбурда. Һәм әлбәттә Уфа, Башкортстанда ул тарихи яктан да булган. һәм яратканнар бит инде Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш. Казаннан килгән башта Гафури янына Тукай килгән, ул бер мохит булган. Чөнки зуррак тәҗрибәле булган татар матбугаты, татар театры сәнгате вәкилләре әлбәттә кардәшләренең үсешенә, башкорт мәдәниятенең үсешенә, Әлифба булдырырга, театр булдырырга. Һәм башкорт телендәге газета бит башта татарча чыга башлаган. Табигый ул. Һәм аллага шөкер заманалар үзгәрү белән, чыннан да башкорт мәдәнияте, сәнгате бик каты үсеп китте инде ул. Әле дә шушы эш уңай динамика артып бара. Татар яшәгән төбәкләрдә район гәзитләренең татарча дубляжлары чыкты. Кайберләрендә татарча гәзитләр дә чыкты. Башкортстан китап нәшриятында татарча китаплар элек тә чыкты. Һәм әле 25 ел инде эшләп килә Башкортстанның дәүләт китап нәшриятында татар редакциясе.
Әлбәттә җитми дип әйтәләр, әлбәттә зарланалар. Быел әйтәләр милләттәшләребез 7 китап кына чыккан дип әйтәләр. Ләкин китап нәшрияты, татарча китап чыгара Башкортстанда. Әгәр дә укучысы булмаса, язучысы булмаса бу китаплар чыкмас иде. Ул китапларны көтеп торалар. Һәм китапханәләрдә бит ул, менә мин үскәндә татар китаплары тетелеп бетә иде, чират торып укыйлар иде. Шуңа күрә китап нәшрияты эшли. Әле үз хисабына хосусый нәшриятта чыгаручылар Башкортстанда да күп.
Һәм «Кызыл таң» газетасының тәҗрибәсе, аның хәзер тиражы бераз кимеде, чөнки анда кызганыч, берничә ел элек башкорт, татар, рус гәзитләренең абунә бәясе кыйммәтләнеп китте. Дүрт ел инде 1,5 меңгә без Татарстанда 700-900 сумга яздырабыз, ә анда 1,5 мең. Шуңа күрә бераз кимеде анда, «Башкортстан» газетасының да кимеде, «Советская Башкирия”дә шулай һәм «Кызыл таң”да. Ләкин ул чыга. Һәм аның интернет варианты иң көчлеләрдән.
«Кызыл таң» гәзите, аның мөхәррире әле генә безнең утырышта булды татар конгрессында. Фаил Фәтхетдинов әйтә, анда интернет сайтка мәкалә язган өчен гонорар түлиләр. Һәм чыннан да бу яшьләрне җәлеп итәр өчен бик мөһим. Инде «Идел» журналы белән берьюлы диярлек «Тулпар» журналы чыга башлады, ул хәзер «Кызыл таң» дигән нәшрият карамагында чыга. Һәм балалар журналы «Әллүки» исемлеме әле ул, шундый журнал чыга, карагыз.
Инде Уфада ачылган «Нур» театры нинди матур урында. Һәм быел анда, бигрәк тә башкорт хакимияте моның белән горурланып әйтә, әлбәттә анда татарлар үзләре дә селкенгәндер. Анда химаячеләр дә ярдәм иткәндер, ләкин Тукай һәйкәле тора, «Нур» театры тора, Туймазыдагы татар театры тора. Һәм сәнгать белән мавыккан клубларда, авылларда, район үзәкләрендә халык театрлары, халык үзешчән төркемнәре тора.
Һәм килә дә чыга бит җырчылар, килә дә чыга ниндидер ансамбль төркемнәре. Һәм аның әле Элвин Грей кебекләре бар башкорт малайлары. Татарча да, русча да җырлап халыкны, аудиторияне яулыйлар. Әгәр дә шушы универсаль тел һәм мәдәни яктан да универсаль булмасаң, хәзер син тираж ясый алмыйсың, рейтинг ясый алмыйсың, залларны тутыра алмыйсың. Һәм шушы әйбердә әдәбиятта, матбугатта, сәнгатьтә бик көчле күренә ул. Федераль закон буенча милли-мәдәни автономияләр бер милләткә берәү генә төзелә. Татар автономиясе күптән төзелде. Башкорт автономиясе төзелми йөрде, ләкин хәзер башкорт та федераль автономия төзегән һәм аның җитәкчесе итеп сенатор Гумерованы куйганнар. Алар да аңлый башлаганнар, чөнки милли оешма канун нигезендә үзе эшләргә тиеш. Ләкин автономияләр мәсәлән Комида, әле Казахстанда да бар ул татар-башкорт оешмалары. Безнең читтәге оешмалар татар-башкорт оешып китәләр, бер оешма төзиләр. Чөнки концертны бергә үткәрергә кирәк, Сабан туен үткәрергә кирәк, бергә җыелгач бер телә сөйләшергә кирәк. Ә канун тыя. Татарлар бары тик татар автономиясенә йөрергә тиеш, башкортлар бары тик башкорт автономиясенә йөрергә тиеш.
Шуңа карамастан, барыбер җыелалар, аны башка оешма исеменнән, татар конгрессы яки татар-башкорт оешмасы, татар-башкорт җәмгыяте диләр. Барыбер федераль закон аерым автономия төзесә дә, шушы ике автономия бергә хәрәкәт итәләр. Һәм шушы ике автономия вәкилләре бергә хәрәкәт итмәсә, аларның мәдәни чараларын оештырып булмый. Халык җитми, ресурслар җитми. Аннан соң Башкортстан артисты килгән икән, аның татарныкын да карыйсы килә бит инде.
Шуңа күрә бу үзгәлек авыр гына булса да ул бит әле Башкортстан университетында татар бүлеге, мәктәпләрдә үзегез беләсез, үзебезнең Казанда да проблемалар бар. Укытучылар әле я җитә дибез, я җитми дибез, аннан бер караганда эшсез калды дибез кемнәрдер. Бу проблема бар. Яки әйтәбез укытучылар картая, яңа укытучылар. Журналистларны кайда өйрәтәбез татарныкын, шушы әйберләрне без бергәләшеп хәл итә алыр идек. Менә без Удмуртиягә Татарстанның Балтач районыннан корректорлар әзерләп җибәрсә, Башкортстан да шулай итеп Татарстанга ярдәм йөзеннәнме, башка сәбәптәнме кадрлар белән дә җибәрә. Хәтта бу теманың үзенчәлеге тагын белмиләрдер бәлки «Казан Татарстан» дигән дәреслектән укымасыннар өчен без бит инде башка республика. Таһир Ахунҗанов дигән обком секретаре бар иде, минем якташ, райондаш. Чыгара башладылар татар теле дәреслеген Башкортстанда. Миндә ул дәреслекләр бар. Татар әдәбияты дәреслекләрен Уфа чыгара. Анда инде әдәби әсәрләр башкорт язучыларыннан да кертелгән. Шундый әкәмәт. Мин үзем Уфа университетының, Башкортстан университетының татар бүлеген тәмамладым. Һәм «Галия» мәдрәсәсендә укыттым балалар, 15 нче татар мәктәбе бар иде. хәзер анда Ислам университеты эшли. Шушы үзәктәге борынгы, матур, кызыл кирпеч йортта Галимҗан Ибраһимовлар, Кәрим Хәкимовлар, башкалар укыган йортта укыттым мин.
Галәмәт инде! Ул бушка булмаган икән. Мин күп тә укытмадым анда, берничә айдыр инде. Аннан соң Кушнаренко районын гәзитендә эшләдем, татар гәзитендә эшләдем мин анда «Авангард».
Хәзер күптән түгел 65 нче гимназиягә барам Уфада, анда бар татар гимназиясе. Күп түгел алар әлбәттә, ләкин гади мәктәпләрдә дә бар. 84 нче гимназия Сипайловода бар һәм Черниковкада 65 нче гимназия бар.
Бер апа, олы гына яшьтәге апа, түгәрәк кенә, миңа килде дә, Римзил абый, ди. Мин әйтәм нинди абый инде мин сиңа. Мин сезнең укучыгыз ди. Чыннан да бу шушы 15 нче мәктәптә 6 класста укыган, миннән сабаклар алган. Без инде Госман Садә, Гали Гатауллин шушы татар бүлеге егетләре укытканбыз. Бик мавыгып укытканбыз, шигырьләр сөйләгәнбез күрәсең. Бу барып кергән безнең университетның татар бүлегенә, укып чыккан. Һәм гомер буе татар теле укыткан. Лена исемле, Шәйдуллина.
Һәм миңа бүләк итте Әлфиба. Чыгарганнар болар. Башкортстан татар балалары өчен Әлифба. Ике автор һәм берсе аның минем шушы мәктәптә укыткан шәкертем булып чыкты инде.
Ягъни позитив ягын караганда, без Башкорт дәүләт университетында татар телен әдәбиятын укыганда берьюлы башкорт мәдәниятен дә укыганда, башкорт әдәбиятын да белгәндә һәм аралашканда зыянга булмады бит.
Әйе Мостай Кәрим башкорт шагыйре булып китте, башкорт теле белән сөйләште. Алмашу да булды, ләкин беркемгә дә зыян килмәде. Мостай Кәрим ул — Мостай Кәрим. Аның кебек зур фигура Россия халыклары, Россия республикалары арасында юк.
Һәм нигә аны бүләсең я татар, я башкорт дип. Ул башкорт халык шагыйре, Башкорстан халык шагыйре, ул башкорт шагыйре. Һәм шул килеш кабул итәбез һәм без аны укыйбыз. Аның бит әле «Өченче көн тоташ кар ява» дип Илһам Шакиров җырлый. Ул башкортныкы гынамы? Яки татарныкы гынамы Илһам Шакиров җырлаган инде? Әле Мостай Кәрим, аны сирәгрәк кулланалар. Хәзер бит Мәскәүләр бездән Россияне ясамакчы. Үзләренчә аңлыйлардыр инде ул бер дингә, бер телгә күчмәсләрме дип. Ләкин бу сүзне беренче тапкыр Мостай Кәрим әйтте. Рус түгел мин, ләкин россиянмын диде. Хәзерге политехнологларның башы җитмәгән, ләкин ул үзе шул ук вакытта үзенең халкы, Башкортстаны, башкорты, татары, теле, әдәбияты дип әйткән бит. Шул әйбер мөмкин. Әгәр дә шушы табылган вариант кулланылмаса хәзерге, бик ямьсез хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Ягъни, моңа кадәр булган совет заманындагы сәясәтнең өстәлде бит, яңа мөмкинлекләр ачылды. Телевидение бар, мәктәпләр, театрлар ачылды. Һәм шушы тыныч карап башка милләтләргә Россия халыкларының без бөтенебез дә безнең язмыш берләштерде бит инде хәзер. Телләребезне берьюлы кысабыз, диндә дә берьюлы үзгәрешләр бары шушы әйберләргә дәвам итәргә тиеш позитив караш. Милләтләр арасындагы позитив караш дәвам итәргә тиеш дип. Һәм бу әйберләр безне бик каты берләштерә.