Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Римзил Вәлиев: Һәр татар күпмедер дәрәҗәдә башкорт һәм һәр башкорт зур гына дәрәҗәдә татар

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев Башкортстанда Татарстан көннәре үткәрү уңаеннан фикерләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Римзил Вәлиев: Һәр татар күпмедер дәрәҗәдә башкорт һәм һәр башкорт зур гына дәрәҗәдә татар

Татарстан белән Башкортстан арасындагы килешү төгәл 31 ел элек – 1988 елның язында булган иде. Анда Нәҗип Җиһановның операсы уңышлы итеп күрсәтелде.

Ул вакытта Башкортстандагы Татарстан көннәре - күбрәк мәдәни чара иде. Ә быелгысын мин югары бәялим мин. Моны аңлаган кешеләр зур дулкынлану белән карый. Чөнки бу яңа эпоха. Бердән, президентлар яңа, икенчедән сәяси вазгыять икенче.

Хәзер татар белән башкортның проблемалары уртак: глобализация, телдән, мәдәнияттән кичү, шәһәрләшү һәм яшь буынның бөтенләй башкача юлдан китеп баруы. Шушы вәзгыять дуслар эзләргә этәрә.

Әлбәттә, Башкортстанда миллионнан артык татар бар. Казанны алгач, Минзәлә өязенә көчле, тәҗрибәле кешеләр күчеп киткән. Татар милләтенең иң сәләтле катламы шунда, бу - мәдәни-рухи бергәлек дигән сүз.

Һәм татар белән башкортның теле уртак. Әлбәттә, үзенчәлекләре бар, ләкин коммуникатив яктан караганда тел бер. Димәк, ике республиканың куәтенә рухи һәм иҗади потенциалы кушылып китә һәм аудитория киңәя. Конкурент булган республикаларның уртак мәнфәгатьләре көчлерәк.

Әлбәттә, кайбер кешеләрнең берләшүдәншикләнгәннәрен беләбез.Зур республикалар берләшсә, алар белән идарә итү кыен диючеләр бар. Әмма мондый куркыныч юк. Чөнки идарә итү вертикале шулкадәр көчле куелган. Татарстанның, Башкортстанның җитәкчеләрендә бернинди дә сепаратистик тенденцияләр юк. Икътисади структуралар, муниципалитетлар бер-берсе белән йөрешергә һәм алыш-биреш эшләргә тели икән, бернинди шик булмаска тиеш.

Кызганыч, 30 еллар элек шундый хәлләр булды. Ул вакытта беренче секретарьләр күршедәге беренче секретарь белән очраша алмый иде. Яшерен генә су буенча учак ягып сөйләшеп кайтаралар иде кайберләре. Икенчеләре очрашмады да. Ә кем файда күрде?

Гел болай гына булмады билгеле. Ике якка аеру теләге дә барды. Ул хәзер дә бара, Башкортстанны- Себергә, Уралга җибәрү, Татарстанны Пенза ягына, Чувашия, Марий Эл белән калдыру тенденциясе бар. Әмма хәзер, күреп торабыз: Мәскәү Башкортстан белән Татарстанның дуслашып, бергә яшәвенә каршы түгел. Шуңа күрә, бу чыннан да, зур вакыйга.

Ә икътисадка килгәндә, икътисади структуралар, халык кайдан нәрсә аласын үзе дә әйбәт белә. Мин караган идем – Уфага көненә 7 микроавтобус китә, димәк, йөрүче күп. Автобус, инфраструктураны бизнес-структуралар үзләре дә хәл итә ала.

Дөрес, ике республика хәл итәсе эшләр дә бар. Тимер юл юл белән китсәң, бер тәүлек кайтырга кирәк, Ульяновск аша! Бу нинди әкәмәт? Кызганыч, тимер юл мәсьәләсе һаман хәл ителми. Су юлы дигәндә, кызганыч, безнең пассажир су флотыбыз да юк. Су юлы булса, җәй буе йөрешергә потенциал бар. Ягъни, транспорт мәсьәләләрен күбрәк тә шәбәйтеп җибәрергә кирәк.

Иҗида яктан уртаклык зур. Башкортстан артистларының Казанга, Татарстанга килүе һәм киресенчә юнәлеш табигый хәл булырга тиеш. Карагыз, татар эстрада җырчылары Уфада башкортча җырлый. Беркемдә күпсенергә, бүлергә теләми, синеке-минеке дип торасы юк.

Дөрес, бер авылда, бер гаиләдә яшәүчеләрнең яртысы башка милләт вәкиле итеп язылган заманнар булды. Ул бөтенләй башка тема. Ул элекке сәясәт. Тиз генә ул үзгәреп тә бетмәс. Әмма татарлар татар, башкортлар башкорт булып яшәр. Глобализациягә бирешеп, үз телләреннән ваз кичмәсләр.

Татарстан белән Башкортстан арасындагы килешүләр яшәү сыйфатына уңай тәэсир итәргә тиеш. Татарстанның алдынгы тәҗрибәсе Башкортстанда кулланылсын иде. Башкортстанның тигезләшүе, безне узып китүе кирәк. Ягъни, ике республиканың халыкларының яхшырак яшәве ул Россиягә дә файдалы булыр. Бу ыгы-зыгы түгел, бу дөрес көндәшлек. Карагыз, Ингушетия белән Чечняның җир аркасында нинди тавышлары чыкты. Ул бит аңлашылмаучанлык, бүленмәгән әйберләре бар. Ә бездә андый әйбер юк.

Глобализация шартларында мәнфәгатьләр уртак. Ә тарих ягын тыныч кына өйрәнергә кирәк. Үпкәләргә кирәкми. Мәсәлән, башкорт журналисты Салават Хәмибуллин минем туган авылым турында мине ышандырмаган хәбәрләр яза икән, мин аны тыныч кына укыйм. Тарих турында, Сарайле ыруы турында “Безнең мирас” журналы да, “Ватандаш” журналы да яза, капма-каршы фикерләр. Моны карарга кирәк: гомумтөрки бер милләт булган. Милләт буларак аерылып чыгу соңрак килеп чыккан.

Мин рухи яктан кушылу ягында. Ә һәр төбәк, һәр диалект, һәр республика, һәр милләт үзенең телен, үзенчәлеген саклый. Бу кушылу татарның да, башкортларга да үзенчәлеген саклаган шартларда эшләнергә тиеш. Бу мөмкин дә.

Бер-беребезгә кушылып югалмабызмы дип ясалма куркытучылары бар. Һәм бу әйбер ул мәгълүмат җитмәүдән дә. Альтернатив фикерләр булганда, елмаеп сөйләшергә кирәк. Мин шулай итәм. Татарның үзэчендә дә - бер район арасында, бер нәсел арасында да каршылыклар була инде ул. Бу хәл ителми торган мәсьәлә түгел. Татар да, башкорт та булып яши ала торган кешеләрнең өлеше минемчә, 30-50% ка җитәдер. Нигә бүлешергә аны? Бүлешмәскә кирәк. Без әле берьюлы татар да, рус та булып яши башладык. Шуңа күрә, татар ул бераз күпмедер дәрәҗәдә башкорт, һәр башкорт зур гына дәрәҗәдә татар. Моның белән килешергә кирәк. 

Бу - бик зур тарихи вакыйга. Күз тимәсен, яхшы барсын, аяк чалмасыннар, туктатмасыннар бу процессны. Җитте инде, тузан туздырып ватык юлдан атларга кирәкми, асфальт салып, тигез юллардан җилдерик!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100