Римма Ратникова: «Татар-информ»га нигез салучылар 1990 елда зур эш башкарды»
6 июньдә «Татар-информ» 30 еллык юбилеен билгеләде. 1998-2004 елларда мәгълүмат агентлыгын Римма Ратникова җитәкли, хәзер ул - Татарстан Дәүләт Советы депутаты.
Ул чорларда массакүләм мәгълүмат чараларының эше ничек оештырылуы, нинди авырлыклар белән очрашырга туры килүе һәм нинди тәҗрибә туплануы турында Римма Ратникова интервьюда сөйләде.
Римма Атласовна, сез ничек «Татар-информ»ның генераль директоры булдыгыз, мәгълүмат агентлыгын җитәкләргә кем тәкъдим итте?
Минем өлешкә агентлыкның катлаулы чоры туры килде. 1998 елның февралендә 1990 елда оештырылган «Татар-информ»ны ликвидацияләү турында указ кабул ителә. Бөтен ваклыкларына тукталып тормыйм, тик хәзер әйтәләр бит, «анда нәрсәдер дөрес китмәде». Агентлык Матбугат министрлыгы вазифаларын кабатлый дип санадылар һәм «Татар-информ»ны бетерү карары кабул ителде. Министрлык — идарә органы, мәгълүмат агентлыгы — массакүләм мәгълүмат чарасы. Алар бер-берсен ничек кабатлыйдыр — аңлашылмый. Коллегалар бик борчылды, әмма ныклап эшләүләрен дәвам иттеләр.
«Татар-информ» 1990 елда ук мәгълүмат киңлегендә үз нишасын биләде, аның хәбәрләрен барлык массакүләм мәгълүмат чаралары да көтә иде. Соңрак ликвидация белән бераз ашыгулары һәм агентлыкны коткарырга һәм саклап калырга кирәклеге билгеле булды. Мондый хәлдә ул вакыттагы Татарстанның мәгълүмат һәм матбугат министры Ислам Әхмәтҗанов миңа «Татар-информ» ның генераль директоры булырга тәкъдим итте.
Ул вакытта мин «Молодежь Татарстана» газетасының баш мөхәррире идем һәм республиканың Журналистлар союзы рәисе идем инде. Бу тәкъдим миңа кызыклы булып тоелды, чөнки совет чорында Татарстан кебек автоном республикаларда мәгълүмат агентлыклары юк иде. Ягъни, «Татар-информ” га нигез салучылар 1990 елда бик зур эш башкарды: алар Татарстан суверенитетының бер билгесе дип санарлык агентлык төзеде. Аны сакларга кирәк. Һәм мин ризалаштым.
«Татар-информ”да беренче эш көнегезне хәтерлисезме, ул нинди булды? Сезнең алга нинди бурычлар куелган иде? Һәм беренче имзалаган приказыгыз нинди булды?
Ул вакытта «Татар-информ» Миславский урамы, 14 йорт адресы буенча ике катлы, функционалы буенча бик уңайсыз, иске бинада урнашкан иде. Кабинетлар аз, ә кешеләр күп. Ялгышмасам, 100 хезмәткәр исәпләнә иде, бу әлбәттә бөтен ил буенча штаттан тыш хәбәрчеләребез белән иде. Коллектив мине сагаеп, әмма яңа генераль директорны билгелиләр икән, димәк, яшәячәкбез, дигән өмет белән кабул итте.
Ничек кенә сәер булмасын, беренче приказларым икәү булды. Министрлык тәкъдиме буенча, үземне элеккеге агентлыкта ликвидация комиссиясе рәисе итеп билгеләдем һәм яңа төзелә торган «Татар-информ» агентлыгы белән җитәкчелек итүне кабул иттем.
Мин апрель ахырында эшкә керештем. Элекке агентлыкны бетерергә һәм тиз арада яңа мәгълүмат агентлыгын һәм аның ышанычлы концепциясен төзергә кирәк иде. Яңа, функциональ штатлы расписание төзү, финанслауга ирешү. Һәм иң мөһиме — эшкә сәләтле иҗади коллектив җыю һәм берләштерү иде. Без мәгълүмат агентлыгының республикага кирәклеген расларга тиеш идек.
Агентлыкның яңа тормышы нәрсәдән башланды?
Яңа агентлык оештыру турында документларны без бер ай эчендә әзерләдек, күп эшләдек, Матбугат министрлыгында вице-премьер Илгиз Хәйруллин янында берничә мәртәбә «мозговой штурмнар» уздык. Ул вакытта агентлыкның нигезен тәшкил иткән хезмәттәшләребез Галия Мөхәммәтшина, Аяз Хәсәнов, Ирина Дурницына бик нык ярдәм итте.
Һәм менә 1998 елның 27 мае, бу республика өчен «парламент бунты» буларак истәлекле көн. Иртәнге җидедә Татарстан Премьер-министры Фәрит Мөхәммәтшинның кабул итү бүлмәсендә яңа агентлык төзү турындагы документлар белән басып торам. Бу көнне Дәүләт Советы сессиясе билгеләнгән иде.
Кабинетта нәрсәдер бар, мине кабул итмиләр. 9.45 сәгатьтә кабинеттан Фәрит Хәйрулла улы чыкты, мин аның янына «Татар-информ» агентлыгын төзү турында карар проекты белән киләм, Финанс министрлыгы тарафыннан финанслау өчен юл кирәк. Ул Парламент сессиясенә китүен (бу көнне аны Дәүләт Советы Рәисе итеп сайларга тиешләр иде) һәм башка бернинди документка да кул куймаячагын әйтте.
Монда миңа вице-премьер Илгиз Хәйруллин ярдәмгә килде, ул барлык документларның әзер булуын раслады. Фәрит Хәйруллович коридорда гына тарихи документка кул куйды. Җилкәмә кулын куеп: «Сынатмагыз!» — диде. Шулай итеп, «Татар-информ» агентлыгы яңа тормыш башлады.
Республика җитәкчелеге миңа гаять катлаулы эш йөкләде. Без яңа төрдәге махсуслашкан мәгълүмат агентлыгы оештырырга тиеш идек. Ягъни, массакүләм мәгълүмат чарасы буларак, без башка матбугат чараларын сәяси, икътисади, социаль, мәгариф, мәдәният, спорт өлкәсендә оператив, эксклюзив мәгълүмат белән тәэмин итәргә тиеш идек. Һәм моның бер хурлыгы да юк. Без башка матбугат чараларына сыйфатлы мәгълүмат чыганагы булырга тиеш идек, эталон сәгатьләр кебек «Татар-информ» агентлыгы буенча вакытны чагыштырырга тиешләр иде. Җыелышта коллектив алдына шундый бурычлар куйдым.
Ул елларда мәгълүмат агентлыгының эше ничек төзелгән иде? Иҗат коллективында нинди атмосфера хөкем сөрә иде?
Без үз алдыбызга ике мәгълүмати бурыч куйдык — республика тормышын бөтен яклап яктырту һәм Россия төбәкләре һәм бөтен дөнья буйлап сибелгән татар оешмаларын мәгълүмати яктан ныгыту. Агентлыкның структурасы бар иде: республика мәгълүмат редакциясе, татарча хәбәрләр редакциясе (бераздан ул ирекле агымга китте һәм «Интертат» агентлыгына нигез булды), «Татар иле» газетасы, аның бөтен дөнья буенча штаттан тыш үз хәбәрчеләре бар иде, берничә кеше массакүләм мәгълүмат чаралары мониторингын әзерли иде — бу күзәтүләрне язылучыларга көн саен автомобильдә илтә идек.
Шулай ук агентлык яңалыклар лентасының инглиз телендәге версиясен дә булдырды. Аның ярдәмендә без бөтен дөньяга чыктык. Дөньяга Татарстан турында күзаллауны бирә торган темалар җиз иләк аша иләнеп кертелә иде. Монда төп ньюсмейкерлар Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, «Татнефть», «КАМАЗ» һәм «КАМАЗ-Мастер», «Рубин», «АК барс» вәкилләре булды.
Креатив һәм үз фикерең бәяләнә торган яшьләр газетасыннан мәгълүмат агентлыгына килгәч, миндә мәгълүматчыларга — күзгә күренми торган фронт көрәшчеләренә зур ихтирам барлыкка килде. Кызыклы мәгълүматны табу гына түгел, ә көтеп алу яки үстерү, аны кешегә матур итеп тәкъдим итү — зур талант. Кызганыч, медиамохиттә бу бәяләп бетерелми. Беркемгә дә мәгълүм булмаган, бөтенләй яңа, тормышны үзгәртә торган эксклюзив, шул ук вакытта төгәл мәгълүмат табу шатлыгы атмосферасын төзи алдык.
Сез агентлык белән җитәкчелек иткән чорда интернет һәм социаль челтәрләр хәзерге кебек үсмәгән булган. Мәгълүматны җыю, эшкәртү, тарату технологиясе ничек иде?
1990 ел Россиядә интернетның рәсми туган көне булып санала. Тик, хәтта гасырлар чигендә дә үз доменыңны теркәү җиңел булмады. Журналистлар сәгатьләр буе стационар телефоннардан шалтырата иде һәм бу төп мәгълүмат каналы булды. Чараларга йөрделәр. Әлбәттә, күпләр шәхси контактларын бирә иде, бу журналистларның аралашучан булуы сәбәпле. Һәм ул вакытта күп күләмдә мәгълүмат алырга мөмкин булган брифинглар һәм матбугат конференцияләре дә юк иде. Август ахырында мин яңа билгеләнгән республика Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка республикада мәгълүмат сәясәтен камилләштерү турындагы тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать иттем. Аннан алда гына дефолт булган иде, нефтькә бәяләр төште, ә алты сум торган доллар 30 сумга кадәр күтәрелде. Халык ярмалар һәм шикәрне күпләп ала башлады, ә журналистлар халыкны борчыган сорауларга җавап таба алмады, түрәләр дәшмәде. Киеренке хәл үсә барды.
Турысын әйтергә кирәк, Рөстәм Нургалиевич премьерлык итүенең беренче көннәреннән үк фронт вазгыятенә эләкте. Һәм «Татар-информ» өчен Хөкүмәттә матбугат конференцияләре уздыру, газеталарда таратырга телевидение, радиода җаваплы җитәкчеләр белән интервьюлар сериясе эшләү тәкъдимем аңа бик әхлаклы булып тоелмагандыр. Ул проблемалар турында сөйләргә түгел, ә аларны хәл итәргә күнеккән.
Шулай да сезнең тәкъдим хупланган?
Тиздән мәгълүмати машина җайга салынып китте. Без Президент Аппараты, Дәүләт Советы, Министрлар кабинеты матбугат хезмәтләре белән тыгыз хезмәттәшлек булдырдык. Сүз уңаеннан, «Хрустальное перо — Бәллүр каләм» конкурсының беренче елларында «Журналистлар белән конструктив хезмәттәшлек» номинациясе бар иде. Әкренләп, министрлар, район главалары да медиага йөз белән борылды. Ә депутатлар турында әйтеп тормыйм, чөнки алар белән проблемалар булмады. Бүген инде бу процессның шулай авыр төзелүен күз алдына да китереп булмый.
Интернет барлыкка килү эшне үзгәртте, журналистлар мобиль телефоннар алды. Бөтен агентлыкка бер электрон адрес барлыкка килде. Мәсәлән, татарлар Сабантуй уздырган Австралия яки Канададан хәбәрләрне оператив алып бару мөмкинлеге барлыкка килде. Аеруча тырышлык белән, яңа мөмкинлекләргә сөенеп, «Париж-Дакар» узыш юлларыннан хәбәрләр эшләдек. «КАМАЗ-Мастер» командасы белән барган фотожурналист Михаил Медведевның хәбәрләре «ИТАР-ТАСС» яки үзәк телевидение каналларында чыкканчы тизрәк килеп җитә иде.
Мәгълүмат җибәрү, массакүләм мәгълүмат чараларына күзәтүне бер төймәгә басып кына язылучыларга җибәрү мөмкин була башлады. Яңа технологияләр барлыкка килде, ә алар белән шөгыльләнерлек кадрлар булмавы, әллә безнең аларны белмәү иң зур проблема иде. Күп кенә юлларны сукыр килеш үттек. Менә бүгенге һәм шул чордагы белемнәремне уйлыйм.
Сезнең хәтерегездә корреспондентларның кырларга ничек барулары, биремнәрне ничек эшләүләре турында истәлекләр сакланамы?
Әлбәттә, журналистлар республика буйлап күп йөрде. Сәяси акцентларны төгәл билгеләп, оператив язып бардылар. Тыйнаксызрак булса да әйтим, мин дә уендагы тренер идем — командировкаларга йөрдем, номерга ашыгыч рәвештә яза идем. Хәзер генә монда бернинди гаҗәп әйбер юк, ә ул вакытта Актаныштан яки Әстерханнан материалны әйтеп яздыру бик зур проблема иде. Ә менә Әстерханда минем белән аздан гына четрекле хәл булмый калды.
Теплоходта «Бөек Идел юлы» дигән зур экспедиция булды, анда мине дә алганнар иде. Һәр көн яңа шәһәрдән «Татар-информ» өчен юлъязмалар һәм телевидение өчен видеоязмасыз гына, трубкадан тавыш яздыра идем. Әстерханда губернатор администрациясендә чираттагы киңәшмә узды, мин блокнотка текст яздым, кайдан җибәрергә икән дип эзләп киттем. Тоткарланырга ярамый, экспедиция автобусларга утыра да китә, беркем дә көтеп тормый.
Коридор буйла йөгереп барам, бер зур кабул итү бүлмәсен күрәм. Телефон белән кулланырга рөхсәт сорыйм. Сәркатип кабинетка керергә тәкъдим итте, хуҗа юк һәм якын арада гына кайтмаячак, диде. Шатланып кабинетка керәм һәм Казанны җыям, текстны әйтеп яздырам. Кинәт кенә кабинет хуҗасы кайтып керде, мин хәтта туктый да алмыйм, чөнки телевидение өчен «сөйләшә торган трубка”ны тавышландырам. Ә ул Әстерхан өлкәсе губернаторы Анатолий Петрович Гужвин иде.
Күз алдыгызга китереп карагыз, көтмәгәндә генә Шәймиев яки Миңнеханов кабинетына билгесез бер журналист кереп урнаша! Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел! Ниһаять, спичны төгәлләп, гафу үтендем, монда керергә сәркатип рөхсәт итүен әйттем. Тагын бер кат Казанга шалтыратырга рөхсәт сорадым, бу юлы «Татар-информ”га мәгълүмат җибәрергә кирәк иде. Кабинет хуҗасы: «Әйдәгез! Сезнең яхшы килеп чыга!» — диде. Ә башта хәзер барысы да автобуска утырып елга портына китәчәкләр дигән уй гына бөтерелә. Өлгердем!
Мондый хәлләрне әллә никадәр сөйләп була. Мәгълүматчылар һәрвакыт стресс халәтендә эшләде һәм эшли дә.
Ә корпоративларыгыз ничек уза иде, табигатькә чыга идегезме?
Корпоративлар уздыра идек, бәлки бик купшы да булмагандыр, әмма бик күңелле уза иде. Ләкин бөтен коллектив белән җыела алмый идек — кемдер чарага китә, кемдер яза, биткә сала һәм җибәрә.
Бервакыт Миславский урамындагы бина янында бер кечкенә бакчада агачлар утыртырга, ул урынны ямьләндерергә булдык. Җәй көне ял вакытында чыгып утырырга, саф һава суларга урын булыр дидек. Күрше йортта яшәүчеләр чыкты һәм: «Сез монда озакка калырга җыенасызмы әллә? Монда бер генә оешма да ике-өч елдан артык тора алмый, юкка тырышасыз», — дип гаҗәпләнделәр. Ә без шулай да эшне ахырына кадәр җиткердек, сквер ясадык. Ләкин, дөрестән дә, тиздән «Татар-информ» Декабристлар урамы, 2 йортка күченде.
«Татар-информ» агентлыгында эшләү тәҗрибәсе сезне нәрсәләргә өйрәтте?
«Татар-информ» тәҗрибәсе күп нәрсәгә өйрәтте. Әлбәттә, моңа кадәр мин тугыз ел баш мөхәррир булып эшләдем, шуңа күрә бурычлар билгеләү, эш процессын оештыру, башкаруны контрольдә тоту, исәп-хисап алып бару кебек идарә эшләре белән яхшы таныш идем. «Татарстан яшьләре» газетасы ирекле йөзүдә иде. Ә монда профессиональ, Татарстанның һәм татар халкының идеяләрен һәм мәнфәгатьләрен мәгълүмати яктан яклаган дәүләт журналистлары командасы тупларга кирәк иде. Һәм бу эш барып чыкты.
Хәзер җитәкченең эмоциональ интеллектының мөһимлеге, аның IQга караганда әһәмиятлерәк булуы турында күп сөйлиләр. Мин тулысынча килешәм. Катлаулы хәлләрдә кешеләрне аңлый белү, ниятләрне ачыклау, берләштерү, үз артыңнан алып бару, үз эмоцияләреңне контрольдә һәрвакыт тоту кирәк. Боларның барысына да мине «Татар-информ» өйрәтте. 2004 елда Дәүләт Советында эшли башладым һәм бу тәҗрибә миңа бик кирәк булды.
Мәгълүмат агентлыгындагы элекке коллегаларыгыз белән элемтә саклыйсызмы?
Ул елларда эшләгән һәркем белән дә яхшы мөнәсәбәтләр саклыйм. Очрашкан вакытта яхшы дуслар буларак кочаклашып күрешәбез. Республика өчен зур һәм яңа эш башкарганыбызны аңлау безне берләштерә торган мөһим әйбер дип уйлыйм. Төп мәгълүмати материаллар ул вакытта мәгълүмат эталоны булды, аларга барлык массакүләм мәгълүмат чаралары ышана иде. Баш мөхәррирләр безгә бу хакта сөйләгәч, иң зур бүләк шушы булды.
Хәзер «Татар-информ”ны укыйсызмы? Агентлыкка ниләр теләр идегез?
«Татар-информ”ны, әлбәттә, укыйм. Уңышларыгыз булганда сезнең өчен сөенәм, коллегалар. Хаталарга кайгырам. Теләгем шул: вак-төяк темалардан сакланыгыз! Татарстан — күпкырлы, мәгълүматка һәм темаларга бай республика. Гомер бик тиз ага һәм анда мәгълүмати жанрларга урыннар күп.