Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Римма Никитинаның әнисе кызына нинди кияү кирәк икәнлеген әйткән

news_top_970_100
Римма Никитинаның әнисе кызына нинди кияү кирәк икәнлеген әйткән
Фото: социаль челтәрдән

Җырчы Римма Никитинаның әнисе кызын кияүгә бирергә хыяллана. Ул Римманың булачак иренә карата таләпләрен дә уйлап куйган инде. Җырчы әнисе сөйләгәнне социаль челтәрләрдә күрсәтте.

Кызының «Ахмат – Сила» җыры турында «подписчик»лары калдырган комментарийларны укып: «Син дә ошамагач, бу подписчикларыңа кем генә ошар икән. Ничек шулай язарга була?» – дип борчыла әни кеше.

«Әни, мин бриллиант та, алтын да түгел бит бөтен кешегә ошарга», – ди Римма.

«Син – минем бриллиантым. И кызым, ярый син кайтасың әле. Ай саен бөтен өйне җыештырып, юып, өйне көлеп калырлык итеп китәсең. Шушы уңган-булган кызыма бер кияү дә тапсак, дөнья түгәрәкләнә инде», – ди ул.

«Алтыным, сиңа нинди кияү кирәк соң?» – ди, Римма, көлеп.

«Акыллы, миһербанлы, тәүфыйклы, шәфкатьле, безне ярата торган, сине ярата торган. Килеп чыгар әле, үз насыйбың сине көтә торгандыр», – дип тезеп китә әнисе.

Римма әнисенә кияү егете белән тиздән таныштырачагын әйтә. Тик әнисе кызыннан бу сүзләрне көтмәгән булса кирәк. «Ә-ә?» – дип, аптыравын видеода да яшереп кала алмый ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100