news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Римма Никитинага махсус операциядәге хәрби тәкъдим ясаган

news_top
Римма Никитинага махсус операциядәге хәрби тәкъдим ясаган
Фото: Римма Никитина сәхифәсеннән

Җырчы Римма Никитинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар. Видеотәкъдим бүген иртән Римманың телефонына хәрби операциядә хезмәт итүче егеттән килеп төшкән.

«Мин 51 нче армия, 40 нчы отрядта хезмәт итәм. Никитина Римма Александровнага мәхәббәт аңлатасым килә. Мин сине бик нык яратам. Минем йөрәгем син дип тибә. Хәрби дежурствода торганда да гел сине генә уйлыйм. Миңа кияүгә чык! Россиягә – дан, җиңү безнең якта булачак», – дип сөйли егет видеода.

Әлбәттә, мондый көтелмәгән тәкъдимнән Римма бераз югалып та калган. «Нәрсә әйтергә дә белмим. Миңа мәхәббәтне күп тапкырлар аңлатканнары булды, әмма мондый хәл беренче тапкыр.

Гаҗәпләндердең, кыю егет! Уңышлы хезмәт ит, җиңү белән көтәбез», – дип, әлеге видеоны Римма Никитина социаль челтәрләрдә күрсәтте.

«Ничек кыюлыгы җиткән. Булдырган бу егет», «Ризалык бир инде», «Туйга чакырырга онытма», – дип язалар Риммага виртуаль дуслары. «Егет кызганыч, бәлки, ул бу сүзләрне сиңа сер итеп кенә әйткәндер», – дигән комментарий да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар