news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Римма Никитинага сөйгәне «Россия-1» телеканалында тәкъдим ясады

news_top
Римма Никитинага сөйгәне «Россия-1» телеканалында тәкъдим ясады
Фото: "Малахов" тапшыруыннан. Видеодан скриншот

Җырчы Римма Никитина кияүгә чыга. Бүген «Россия-1» телеканалындагы «Малахов» тапшыруында сөйгәне, махсус операциядә яраланып бер аягын югалткан «Нельcон» позывнойлы Наил аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Римма исә, күз яшьләре аша сөенеп, әлеге тәкъдимне кабул итте.

Римма белән Наилнең мәхәббәт тарихы бик үзенчәлекле. Наил үз теләге белән махсус операция зонасына киткәннән соң, бик авыр сынаулар аша уза. Дусларын югалту, контузия, яраланулар, әсирлеккә төшү... Шушы сынауларны җиңеп чыгарга аңа башын югалтыр дәрәҗәдә гашыйк булган Риммасы ярдәм итә. Ул әле яу кырында вакытта ук төрле ысуллар белән кызның күңелен яулый башлый.

Наилнең үзенә онлайн тәкъдим ясавын, дуслары аша йөзек, башка кыйммәтле бүләкләр җибәреп торуын Римма үзенең сәхифәсендә күрсәткән иде. Аягын югалтып, тыныч тормышка кайтканнан соң , егет белән кыз очрашып йөри башлады. Бу мәхәббәт тарихын Римма җырга да салды. Күптән түгел әлеге җырның клибы дөнья күрде. Бу хакта тулырак түбәндәге әңгәмәдә укырга була:

Герой егет һәм җырчы кыз турындагы тарих бүген исә федераль телеканал аша меңнәр күңеленә үтеп керде. Римма белән Наил «Малахов» тапшыруында кунакта булып кайттылар. Тапшыру барышында Наил үткән катлаулы юлны – аның бик иртә ятим калуы, әби-бабасы тәрбиясендә үсүен белдек. Махсус операциядә бөтен дусларын, аягын югалтканнан соң да көчле рухлы булып калуы бик күпләрдә соклану уятты.

Тапшыру ахырында исә Наил Риммага тәкъдим ясады, сөйгәненнән «әйе» дигән җавап ишетте. Римма исә, күз яшьләре аша: «Наилнең миңа, син «юк» дип әйтә алмаячак җирдә тәкъдим ясаячакмын дип әйткәне бар иде. Менә ул көн килеп җитте», – дип елмайды.

Яшьләрне котлыйбыз һәм аларга матур, бәхетле киләчәк телибез! Мәхәббәтләре гомерлек булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар