Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Римма Никитинага: «Бу алтын балык кем ятьмәсенә кабар икән?»

Җырчы инстаграмга купальниктан диңгез буенда төшкән фотоларын урнаштырган. 

news_top_970_100
Римма Никитинага: «Бу алтын балык кем ятьмәсенә кабар икән?»

Бу көннәрдә Римма Никитинаның инстаграмын диңгез буенда купальниктан төшкән фотолары бизи. Җырчы Краснодар якларына ял итәргә киткән икән. 

«Һәр яңа туган көнгә сөенеп яшәгез. Тормышны яратырга өйрәнегез! Кешеләргә яхшы кәеф һәм үзегезнең елмаюыгызны өләшегез. Яшәве күпкә матуррак һәм кызыклырак булачак. Сезне яратып, зажигалка Римма», — дип язган ул фотолары астына. Римма үзеннән көнләшүчеләрдән һәм хейтерлардан начар комментарийлар калдырмавын үтенгән. «Язып та тормагыз, миңа 32 яшь һәм мин чибәр», — дигән ул аларга. 

Җырчының купальниктан төшкән фотолары ир-егетләргә аеруча ошаган. «Бигрәк матурсың», «Бу алтын балык кемнең ятьмәсенә кабар микән?», «Артың белән дә борыл инде», — дип язып, күп санлы йөрәк смайллары калдырганнар алар. 

Берсе Римманың яше баруына ишарәләп: «Сиңа кияүгә чыгып, балалар үстерергә вакыт», — дип киңәш биргән. «Минем өчен борчылмагыз. Вакыты җиткәч, кияүгә дә чыгармын, менә дигән балалар да табармын», — дип җавап кайтарган аңа Римма. 


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Зажжем моя хорошая, на море зажигает ??? Ловите кайф с каждого прожитого дня... научитесь любить окружающий мир❤️... дарите свою улыбку и позитивный настрой людям ? Поверьте, жить становится ярче ?и интереснее.??? С любовью к Вам❤️ Ваша зажигалка Римма?‍♀️? #rimmanikitina #моихорошиезажжем #римманикитина #девочка? #девочказажжем? #никитинажжет #зажигайвсегда #держимсянапозитиве #солнце #татарскаяэстрада #какпрекрасножить #казань #татарстан #улыбайтесьчаще #вашахорошаяримма #тольковперед? #жизньпрекрасна #сочи #RNавто #купальныйсезоноткрыт? #будьтевсегдакрасивыми❤️ #всегдазажигай #излучайдобро

Публикация от ?Римма Никитина? (@rimmanikitina)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100