Римма Никитина Кабардино-Балкариядә терминаль чыганакта булган. Бәхетле җырчы су керү киеменнән һәм яланаяк карда йөгереп йөри. Үзе «текә» дип кабатлый һәм куллары белән «йөрәк ясый».
Видеоны караучы егетләр җырчыга сокланган, ут вә йөрәк рәсемнәрен күпләп калдырган. Ир затларының артист кызны җылытасы килгән. «Катып үләсең бит, кил әле, җылытыйм үзеңне», – дип язып калдырган берсе.