Римма Никитина белән Айшат Шәрипов дуэт яздырган. Бу хакта татар эстрадасының «зажигалкасы» үзе һәм яшь җырчы «Ай Шат» та хәбәр итә. «Яратам, диюеңнән» җырын музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була.
Яңа җырның авторлары – Ризидә Ситдыйкова һәм Алия Ганиева.
Тамашачылар мәхәббәт турындагы җырны «ут» дип бәяләгән.