news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Римма Никитина ятим калган баланы һәрвакыт йөрәк түрендә йөртә

Җырчы бу кызчыкка "кызым" дип дәшә.

news_top
Римма Никитина ятим калган баланы һәрвакыт йөрәк түрендә йөртә
Римма Никитина инстаграмда бер кызчыкны кочаклап төшкән фото куйган.

"Эльза кызым, туган көнең белән, алтыным! Йөрәгемнең яртысында гына түгел, иң түрендә торасың. Дөньядагы бар назны, күңел җылысын бүләк итәмен. Сау-сәламәт, тәүфикълы, әбиеңнең-бабаеңның җылы кочагында иң бәхетле, кояштай матур бала булып үс. @enzhe6478 син һәрвакыт минем йөрәгемдә", - дип язган Римма.



"Бу сезнең кызыгызмы?" дип сорап язалар Риммага. Җырчы кияүдә түгел, аның балалары юк. Эльза - Римманың фаҗигале төстә һәлак булган якын дустының кызы. Эльзаны якын итеп, ул аңа "Кызым" дип дәшә. 

"Рәхмәт, Римма, сез бу балага терәк", - дип яза аңа инстадуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар