Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Римма Никитина Россия турында русча яңа җыр чыгарды

news_top_970_100
Римма Никитина Россия турында русча яңа җыр чыгарды

Римма Никитина рус телендә «Россия» дип аталган патриотик рухтагы җыр һәм клип тәкъдим итте. «Минем илһамландыручы туган илем Россия турында», – дип язган Римма социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә.

Җырчының тамашачылары да клип астында:
«Чираттагы хит!..»;
«Молодец! Көчле җыр»;
«Бик матур җыр!» – кебек комментарийлар калдырып, җырга югары бәя биргәннәр.

Бүгенге көндә туган илгә багышланган җырлар халык арасында бик нык танылу ала. Соңгы айларда төрле почмаклардан ишетелгән, Татьяна Куртукова башкаруында «Матушка Земля» җыры – моңа ачык мисал. Руслар гына түгел, башка халыклар да яратып кабул итте. Аны Алина Давыдова татарчага да тәрҗемә итеп җырлады. Татар эстрадасы җырчысы Римманың да туган илгә багышланган җыры хитка әверелеп китмәсме?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100