Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Римма Никитина мәрхүм әтисенә ни дип вәгъдә иткәнен әйтте

Никитина сүзләренчә, нәкъ менә аның әтисе Александр әфәнде кызының җырчы булуын теләгән.

news_top_970_100
Римма Никитина мәрхүм әтисенә ни дип вәгъдә иткәнен әйтте
Фотода Римманың әти-әнисе, уртада Альбина апасы, игезәк сыңары Тимофей һәм үзе. 1995 ел.

Римма Никитинаның әтисенең вафатына 12 ел узган. Җырчы әтисенең ни сәбәпле үлүен һәм әтисенә ни дип вәгъдә иткәнен сөйләде.

«Әти 12 ел элек 3 гыйнвар көнне иртән китеп барды. Аңа кадәр сентябрь ахырында бик каты юл фаҗигасенә эләккән иде. Шөкер, ул авариядән соң больницада да ятмады, сәламәтлегенә зыян килмәде. Әмма, 3 ай үткәч, инсульт кичереп, безне калдырып китте», – дип искә ала Римма. 

Никитинаның җырчы булуын нәкъ менә әтисе теләгән. «Сәхнәдәге исемеңне үзгәртмә, Римма Никитина булып кал», – диде. Казанның иң зур залын – «ТАТНЕФТЬ АРЕНА»ны җыюымны теләде ул. Мин аңа вәгъдә иттем. Менә шул аренаны җыю – максатым. 40 яшемә кадәр шушы максатыма ирешер өчен, барысын да эшләргә тырышам. Әле 6 ел вакытым бар. 2023-2024 елларым шуңа юнәлтеләчәк, Алла боерса», – ди җырчы.

Римма сүзләренчә, югалту ачысыннан бераз булса да арынырга аңа продюсер Илфак Шиһапов ярдәм иткән. «Илфак абый миңа икенче әти кебек иде. Инде җырламам, дигәч тә, ул мине кире күндерде. Мин ул елларда Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшли идем. Яңа ел алдыннан банкетларда йөрдек. Бәйрәмгә кайтырмын, дигән идем, шундый буран чыкты. Әти-әни белән киңәшләштем дә кайтмаска булдым, Яңа елны Казанда гына каршы алдым», –дип сөйли ул.

Җырчының төшенә әтисе керә, тик Риммага авыр чагында гына. «Әти белән мөнәсәбәтләребез бик якын иде безнең. Әле дә ул минем йөрәгемдә, уйларымда, гамәлләремдә...» – ди Римма. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100