Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Римма Никитина икенче мәхәббәте белән дә юллары аерылуы хакында язган

Җырчы үлеп яраткан һәм инде аерылышкан егете турында Инстаграм битендә язган.

news_top_970_100
Римма Никитина икенче мәхәббәте белән дә юллары аерылуы хакында язган
Михаил Захаров

Быелның июлендә Римма Никитина Мәскәү бизнесменына гашыйк булуы һәм аңа кияүгә чыгарга әзер булуы хакында сөйләгән иде. Җырчы бу егеткә кадәр булган мәхәббәтенең дә бәхетсез тәмамлануы хакында берничә тапкыр сөйләгәне бар иде. Кызганыч, Яңа ел кичендә Римма бу егете белән дә юлларының аерылуы хакында язды.

«Минем кадерлеләрем, элек үзем турында язмадым, әмма бүген мин үз күңелемне ачарга һәм Сезнең белән уртаклашырга булдым, чөнки Сез минем өчен кадерле һәм якын кешеләр. Сез һәрвакыт минем янда. Сез минем өчен туганнарым кебек борчыласыз. Бу ай эчендә Сез миңа шәхси тормышыма кагылышлы бик күп сораулар җибәрдегез. Күрәсең, җир имеш-мимешләр белән тула. Мин кемнеңдер минем хакта ни дә булса әйтүенә һәм бик үк дөрес булмаган мәгълүматка караганда, миннән бөтен дөреслекне белергә булдым. Бу ел миңа бик күп шатлыклы һәм уңай хис-кичерешләр алып килде, ләкин тәмамланып килә…

Ел бик шәп башланды! Мин гашыйк булдым. Аны акылы, сөйкемлелеге, аңлавы, гадилеге һәм дөрес фикер йөртүе өчен яраттым. Минем эшемә ул уңай мөнәсәбәттә иде, миңа калса, һәр уңышка ул бик шат иде… Минем сөйгәнем миңа бик күп уңай хис-кичерешләр бирде, яшь, уңышлы, күренекле, акыллы эшкуар мине үзенең булуы белән шатландырды.

Мине хөкем итәргә ашыкмагыз.

Мин гади егеткә гашыйк булдым кебек тоелды. Күпсанлы очрашулардан соң, гади егет эре эшмәкәр булып чыкты. Мәхәббәтен танып, ул күп тапкырлар зарарлы гадәтләрдән башка (эчми торган, тәмәке тартмый торган, туңмый торган) кыз табуы турында сөйләде. Ул эзләгән кешесен тапты, мондый кызлар әкиятләрдә генә була, диде. Мин аның янымда булуына шатландым.

Ул миңа иҗат белән шөгыльләнергә, яратырга һәм яратылырга мөмкинлек бирде. Минем өчен сәхнәнең барлыгын белә торып һәм минем уңышларыма сокланса да, ноябрь көннәренең берсендә минем сөеклем мине сайлау алдына куйды.

Үз-үземне кулга алып, Истанбулга өч көнгә, дөрес һәм җитди карар кабул итү өчен очтым. Диңгез һавасы һәм дулкыннар шаулавы миңа дөрес сайлау ясарга ярдәм итте. Мин алтын читлек кошы түгел. Яраткан кеше сине беркайчан да почмакка кертеп, сине «Мин» яки «сәхнә» дигән сайлау алдына куймаячак. Һәм бу гына түгел иде. Аның тагын бер шарты — телефон номерын алыштыру, Инстаграмны, контактны бетерү. Бу дөресмени?!» — дип язган Римма Никитина.

«Римма, синең кебек якты кешеләр күп түгел! Үзеңә тиң кояшың һичшиксез очраячак! Син бик бәхетле булырга тиеш һәм булырсың да! Яраткан эшеңдә уңышлар, юлларың гел уң булсын», «синең егетең эгоист булган», «мондыйлардан кач», «әле үзеңнең кияүгә чыкканыңны сизмичә дә калырсың, сәгате сукса, барысы да булыр, бер дә аптырама, Ходай бирәм дисә — колына чыгарып куяр юлына», — дип язган халык җырчыга.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

‼️Мои хорошие, ранее не писала о своей личной, но сегодня я решила открыть свою душу и поделиться с Вами, так как Вы для меня дорогие и близкие. Вы всегда со мной рядом. Вы переживаете за меня также, как мои родные. За этот месяц в Директ Вы мне прислали массу вопросов, касающихся моей личной жизни. Видимо земля полнится слухами.‼️ Я решила, что лучше всю правду узнаете от меня, нежели кто-то что то скажет обо мне и не совсем правильную информацию.‼️ Этот год принёс мне много радостных и положительных эмоций, но заканчивается... Год начался как никогда здорово! Я влюбилась. Полюбила его, за ум, обаятельность, понимание, за простоту и правильные рассуждения. К моей работе он относился положительно и радовался каждому моему успеху, как мне казалось.... Мой любимый давал мне массу позитивных эмоций, молодой, успешный, видный, умный бизнесмен радовал меня своим присутствием. Не спешите осуждать и судить меня.?‍♀️ Изначально он не раскрыл все свои карты. Мне казалось, что я влюбилась в простого нормального парня. После многочисленных встреч простой парень оказался крупным бизнесменом. Признавшись в любви он неоднократно говорил о том что нашёл девушку, без вредных привычек (не пьющую, не курящую, не меркантильную). ‼️ Говорил что он нашёл ту которую искал, что такие девушки бывают только в сказках. Я радовалась тому, что он был со мной рядом. Его крепкое мужское любимое плечо давал мне силы безмерно его любить. Быть любимой и заниматься творчеством. Но в один из ноябрьских дней мой любимый поставил меня перед выбором, зная, что сцена для меня это всё. Хотя и восхищался моими успехами. Взяв себя в руки улетела в Стамбул на 3 дня для принятия правильного и серьезного решения подумать и взвесить всё За и Против наедине, не сказав о своих переживаниях даже родным. Морской воздух и шум волн помог мне сделать правильный выбор.Что я не та птица для золотой клетки. Любимый и любящий человек никогда не загонет тебя в угол и не поставит тебя перед выбором «Я или сцена...» И это было ещё не всё. Ещё одно его условие - поменять номер телефона, удалить Инстаграм, контакт. Это разве правильно?!

Публикация от ?Римма Никитина (@rimmanikitina)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100