Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Римма Никитина: «Игезәк сыңарымны алмаслармы, дип борчылып торабыз»

news_top_970_100
Римма Никитина: «Игезәк сыңарымны алмаслармы, дип борчылып торабыз»
Салават Камалетдинов

Җырчы Римма Никитина социаль челтәрдәге сәхифәсен һәрвакыттагыча позитив, «мои хорошие, зажжем» хештеглы фото-видеолар белән алып баруын дәвам итә. «Ләкин уйнап-көлеп йөрсәм дә, илдәге хәлләргә борчылмыйм, дигән сүз түгел әле бу», – дип язды ул «Интертат» хәбәрчесенә. 

«Бүгенге көндә илдә «мобилизация» дигән сүз кагылмаган гаилә калмагандыр инде ул… Әйе, мин социаль челтәрләрдә бу турыда язмыйм. Чөнки ул турыда мәгълүмат болай да бик күп. Аларны укып, кәеф тагын да ныграк төшә. Ләкин, берни куймагач, мин борчылмыйм, дигән сүз түгел әле бу. Аккаунтым аша халыкка яхшы хәбәрләр генә җиткерәсем килә – бөтен сәбәбе шул.

Болай «игезәк сыңарымны алмаслармы» дип кайгырып торабыз. Әлегә повестка килмәде. Күрше егетен алып киттеләр. Авылыбыздан китүчеләр тагын булды», – дип сөйләде ул. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100