Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Римма Никитина: «Дүртенче язымны сездән башка каршылыйм...»

news_top_970_100
Римма Никитина: «Дүртенче язымны сездән башка каршылыйм...»
Салават Камалетдинов

Җырчы Римма Никитина социаль челтәрләрдә моннан дүрт ел элек юл фаҗигасендә вафат булган иң якын иптәш кызларын искә алган.

 «Җаным уйный, әрни йөрәк. Кызларым, нигә?

Дүртенче язымны сездән башка каршылыйм, кызларым. Еллар үтә... Күңел һаман кайтырсыз дип көтә. Канатларны каерды язмышлар», – дип яза ул уртак фотоларын куеп. 

Римма бер көндә апалы-сеңелле кебек яшәгән иң якын ике иптәш кызын югалта.2018 елның 16 апрелендә җырчы  Чүпрәледә концерт куя. Бу вакытта дус кызлары Энҗе Сәлахова белән Наилә Ишморатова Римма әйтмичә генә аның аның янына җыеналар. Аны сюрприз ясап сөендермәкче булалар. Тик юл фаҗигасенә юлыгып, икесе дә һәлак була.  Римма озак вакытлар дус кызларының үлемендә үзен гаепли. Җырчы иптәш кызларының әти-әниләре белән якын аралаша, балаларына көченнән килгәнчә ярдәм итә. Бу юлы да кызларның туган ягында мәрхүмәләрнең рухына багышлап Коръән ашы уздырганнар. Римма социаль челтәрләрдә иптәш кызларының балалары белән фотолар куйган. 

«Сез генә җитмисез биредә, кызларым. Вакыт үтә… Балаларыгыз үсә, инде мине куып җиттеләр. Хәзер иң мөһиме балаларның бәхетле һәм сау-сәламәт булуы. Әмма күңелгә бик авыр», – дип яза җырчы. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100