Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Римма Никитина чит илдә урамда басып торган ир-атның муенына барып сарылган

news_top_970_100
Римма Никитина чит илдә урамда басып торган ир-атның  муенына барып сарылган

Римма Никитина бу көннәрдә Шри-Ланкада ял итә. Җырчы ялның күңелле мизгелләре һәм «кайнар» фотолары белән бүлешеп бара. Кыскасы, бик шәп ял итә. Өстәвенә, хыял утравына килгәч, Римма үзенең «гомер буе көткән ярын» да очраткан – урам уртасында «өйләнер өчен татар кызы эзлим» дигән язу тотып торган озын чәчле, сакал-мыеклы бер егетнең муенына барып сарылган. Римма Никитина егетнең дә күңеленә хуш килгән.

«Мин кияүгә чыгам» дип язып, Римма әлеге видеоны социаль челтәрләргә куйды. Дуслары җырчы өчен сөенешеп: «Туйга киләбез»», «Эх, бәйрәм итәбез икән», «Шәп күренәсез», – дигән комментарийлар язып калдырганнар. Римма исә аларга: «Шри-Ланкада көтәм», – дип, җавап язып калдырган.

«Чукчага барып асыланасың гына калды инде», – дип тәнкыйтьләүчесе дә табылган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 декабрь 2023
    Исемсез
    Беткэндер безнен илдэ мондый женнэр. Эй аллам.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100