news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Римма Никитина бер мәҗлестә итек киеп җырлаган

Җырчы түфлиләрен ап-ак итеккә алыштырган.

news_top
Римма Никитина бер мәҗлестә итек киеп җырлаган
Михаил Захаров

Римма Никитина бер мәҗлестә аягына итек киеп җырлаган. «Юеш һәм тайгак булу бәла түгел. Аяктагы туфлиләрне салып, итек киеп куясың һәм барысы да әйбәт була», — дип яза ул инстаграм сәхифәсенә видео куеп.

Римма Никитинаның ап-ак итекләрдән җырлаганы күренә. Мәҗлес Пермь өлкәсендәге бер кафеда бара. Әлеге бинада ни өчен юеш һәм тайгак булуы гына аңлашылып бетми. 

«Бик матур җыр, гел машинада тыңлап йөрим», «Бөтен җиргә ничекләр җитешәсең?», «Булдырасың», — дип мактый инстачылар Римманы. «Яратам. Бик булдырасың, мәхәббәтем, чибәрем минем», — дип берсе мәхәббәт тә аңлаткан.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар