Җырчы Римма Никитина белән сөйгәне Наилнең мәхәббәт тарихы сурәтләнгән клип Андрей Малахов тапшыруы мөхәррирләрен җәлеп иткән. Римма белән Наил шушы көннәрдә «Малахов» тапшыруында төшеп кайтканнар. Эфирны бүген кичке 17.00 сәгатьтә күрсәтәчәкләр.
«Наил Рәҗәповка 28 яшь. Үз теләге белән махсус операция зонасына киткән «Нельсон» позывнойлы хәрби иң авыр сынаулар аша уза. Дусларын югалту, контузия, яраланулар, әсирлеккә төшү... Шушы сынауларны җиңеп чыгарга аңа әле үзе танышырга да өлгермәгән искиткеч кыз турындагы уйлары гына ярдәм итә. Татарстанның популяр җырчысына егет башын югалтып гашыйк була. Тормышны ярату, ышаныч һәм мәхәббәт тарихы», – дип сөйлиләр Римма белән Наил хакында, тапшыруының анонсында.
Әлеге матур мәхәббәт тарихы турында «Интертат» биредә язган иде: