news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Римма Ибраһимова котлаулар кабул итә

news_top
Римма Ибраһимова котлаулар кабул итә
Фото Ландыш Нигъмәтҗанованың шәхси аккаунтыннан

Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимованың бүген гомер бәйрәме.

Иң беренчеләрдән булып, әниләрен килене Ландыш Нигъмәтҗанова һәм кызы Ләйсән Таишева котлаган.

«Бүген безнең әниебезнең туган көне. Әни, сиңа иң изге теләкләребез! Иң мөһиме: исәнлек-саулык! Тыныч, бәхетле тормыш. Куанып, шатланып яшәргә язсын. Гел шундый ачык йөзле, шат күңелле, изге кеше булып кал.

Без сине яратабыз!» – дип тәбрикләгән Ландыш социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Туган көнең белән, кадерле әнием. Без сине нык яратабыз», – дип кыска гына итеп язган Ләйсән дә.

Бу теләкләргә без дә кушылабыз. Римма ханымга сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балалар шатлыгын күреп яшәвен теләп калабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар