Римма Ибраһимова “Багышлау” җырын башкара
Римма Ибраһимова “Багышлау” җырын башкара.
"Багышлау"
Роберт Миңнуллин сүзләре
Ринат Вәлиев көе
Синең белән узган минутларны
Айлар-елларга да алышмыйм.
Уем белән мин гел синең янда,
Бу җырымны сиңа багышлыйм!
Сагынулар, саргаюлар белән,
Югалтулар белән таныш мин.
Синдә мине искә төшересең,
Бу җырымны сиңа багышлыйм!
Сине уйлап узган гомеремне,
Сагышларым белән нәкышлыйм.
Син дә мине сагынырсың әле —
Бу җырымны сиңа багышлыйм!