Риман Гыйлемханов: «Батыр булып кыланып язмасак та, дөресен язарга омтылдык»
«Интертат» электрон газетасы «Татар журналисты» сәхифәсендә татар журналистикасында үз эзен калдырган, тарихка кереп калган журналистлар белән таныштыра башлый. Беренче кунак – милли журналистикага ярты гасыр гомерен багышлаган, Салаваттан дәүләт телевидениесендә беренче интервью алган журналист – Риман Гыйлемханов.
«Без – Тукай нәселе»
– Риман абый, үзегез белән таныштырыгыз әле.
– «Юньле кешеләр Арча ягыннан була инде ул!» – дип, шаяртып әйтергә яратам. Туган ягым белән горурланам. Татар тарихын, мәдәниятен беләсегез килсә, Арча ягына кайтыгыз, анда бөтен сорауга җавап табып була, дим. АКШ уйлап табучысы Томас Эдисон: «Даһи кеше булыр өчен 1 процент сәләт һәм 99 процент тир түгеп эшләргә кирәк», – дигән. Бер карасаң, һәр кешегә талант бертигез бирелә кебек. Һәрхәлдә, кешенең үзеннән бик күп әйбер тора, дип уйлыйм.
Безнең гаилә шундый булгандыр инде. Әтием Солтан Гыйлемханов гомере буе шигырьләр язды, баштан балалар йорты директоры, аннан соң татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде. Балалар белән очрашуларга ул олпат язучыларны чакыра иде. Сибгат ага Хәким килеп: «Әйдә Казанга. Фатир да табабыз, монда әрәм булып ятма!» – дип «кодалап» та йөрде әле.
Директор булып эшләгәндә, балаларның күңеле булсын дип, язучы, шагыйрь, артистларны чакыра иде. Балалар белән очрашуга кем килсә дә, өйгә алып кайта иде. Танылган шагыйрь, җырчыларның сөйләгәннәрен тыңлап үстек. Илһам абый, Әлфия апаның булганы бар. Бервакыт композитор Заһид Хәбибуллин килде. Умартабыз бар иде. Ишегалдында уйнап йөргән Роза исемле сеңлемне бал корты куа башлаганны күрде дә, Заһид абый скрипка өчен «Бал корты» дигән пьеса язды.
6нчы сыйныфта укыганда, әтигә ияреп, мин дә шигырь язып карадым: «Салкын кыш үтеп китә, җылы яз килеп җитә. Болыннарда кар эрер, табигать язга керер», – дип язып, газета редакциясенә җибәрдем. «Энем, кыш артыннан яз киләсе, карлар эреп бетәсе билгеле, ул турыда шигырь язып торасы юк», – дигән җавап килде.
Мактану булса булыр, «талант геннардан килә» дип сөйлиләр. Ни дисәң дә, без – Тукай нәселе. Әнинең әтисе Габдрахман мулла белән Габдулла Тукай туганнан туган булганнар. Бабайның әнисе Бибифайзә белән Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф – бертуганнар. Мөхәммәтгалим балалары. Мин бу хакта балачактан белә идем. «Тукайның туганнары без», – дип, әни әйтеп үстерде. Күкрәк сугып йөрмәдек, әмма «Тукай нәселенә тап төшермәскә кирәк» дип, безгә җаваплылык йөкләнгән иде. Дания әнием коеп куйган артист иде, әллә нинди рольләргә кереп, әкиятләр сөйли иде. Габдрахман мулла кызы, укымышлы иде. Бабайны 5 тапкыр кулга алганнар, «алып китәләр дә кире кайтара иделәр. Әтине авыл халкы саклап калды», – дип сөйләде әни. Бабам бик гадел, алдынгы карашлы мулла булган, русча да белгән. Сәдакасын һәрвакыт авылның иң ярлы кешесенә бирә иде. Менә шундый гаиләдә туып үстем мин.
«Журналистикага аяк басуыма 50 ел!»
– Гаиләдә ничә бала идегез?
– Бишәү идек, бер энем вафат булды. Мин – икенче бала, миннән олы апам бар. Ике энем дә шигырьләр язды, сеңлем баянда уйнады. Әти миңа 5 яшемдә гармун алып биргән иде. Әле дә хәтердә: башын артка ташлап, тальян тартып, җырлап җибәрә торган иде...
Иҗат кешесенең иң нәтиҗәле вакыты – 70тән 80 яшькә кадәр, дип сөйлиләр. Әти соңгы шигырен 93 яшендә язды. Үз акылында булды, Аллага шөкер. Насыйп булса, 90нарга кадәр яшәп булмас микән, дип уйлап торам. Әтинең бер игезәге – Мөхәммәт абый булган. 1941 елда Мәскәү тирәсендә хәбәрсез югалган, дигән хат килгән иде. «Кайтыр әле, башканыкы кайта бит», – дип, әби үлгәнче көтте. Мөхәммәт абый өчен дә яшәргә насыйп булды, дип уйлады әти.
Яшүсмер чагымда иҗади мохит булды. Язучы яки журналист булам дип хыялланмадым, ләкин иҗат эше белән шөгыльләнәчәгемне күңелем сизде. Мәктәпне тәмамлагач та, 1967 елда Татар теле һәм әдәбияты бүлегенә – татар филологиясе факультетына укырга кердем. 1972 елда Азнакайда 1 ел укыттым. 1973 елда телевидениегә эшкә урнаштым.
– Укыту – сезнеке түгел, димәк?
– Балаларны ярата идем мин. «Авылда калып нишлим?» – дип уйландым. Миңа фин йортларын да, район советында депутат итеп сайлыйбыз, дип тә вәгъдә иттеләр. Галим, сабакташым Әнвәр Хәйри «телевидениедә режиссер ассистентлары кирәк» дип, мине чакырып алды. Быел – бик кызыклы дата, беләсеңме син?
– Нинди?
– Журналистикага аяк басуыма 50 ел! «Идел» альманахы бар иде. Мөхәррире – Мөкаддәс Йосыпов иде, миңа төрле темалар буенча биремнәр бирә башлады. Фото/кинорепортажлар эшләдем. Берничә ай режиссер ассистенты булып та хезмәт куйдым. Аннан соң балалар редакциясенә мөхәррир итеп билгеләделәр, музыкаль тапшырулар редакциясендә, халык иҗаты редакциясен оештырып, шуның мөхәррире булдым. 40 яшемнән узгач, «экран өчен картайдым» дип, киттем.
– Ничә ел телевидениедә эшләдегез?
– 20 елга якын. Аннары «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында халыкара мөнәсәбәтләр бүлеген җитәкләдем, Хәлим Гайнуллин «Шәһри Казан» газетасына чакырды. Бер-ике язмам чыккан иде, Исмәгыйль Шәрәфиев «Татарстан яшьләре»нә дәште. «Мин карт бит инде», – дигән идем, Исмәгыйль: «Мин дә синең яшьтә бит», – диде. Без аның белән Казан университетының Татар халык хорында җырлап йөрдек. Иң беренче җырчылар идек без. 1967 елда хор оешкан вакытта килдек. Сәнгатькә кагылышлы бар җиргә йөрергә, үземне рухи яктан үстерергә тырыштым. Харис Нигъмәтҗанов җитәкләгән халык уен кораллары ансамбленә йөрдем, авыз гармунында, думбрада уйнадым, «Каз канаты» бию ансамблендә биедем.
– Барысына да өлгергәнсез!
– Ничек өлгергәнмендер... Җиңел укыдым мин. Күренекле галимә, профессор Диләрә Тумашева да: «Риман җырлап укырга керде, җырлап чыгып китте», – дип әйткән иде. Тормыш шулай бара икән ул, үз эшең турында һаман да уйлыйсың. «Мин үз эшемә гашыйк» дип әйтсәм – артык мактану булыр. Ләкин мине журналистика үзенә тартып тора. Яшьрәк вакытта ул турыда уйламый идем әле. Язмам белән моңа кадәр булмаган, юк әйбер тудырам. Олыгайган саен: «Мин үземчә әйттем, үземчә яздым», – дигән уй керә башлады. Башкалар да шул темага язадыр, ләкин мин: «Бу – Риманча», – дип, үземне үсендерәм.
«Татарстан яшьләре»ндә эшләгән вакыт. Энергия ташып тора, яшьлек юләрлеге дә бар, 2 газета чыгара башладым. «Законлы газета» – татар һәм рус телләрендә чыкты. Халыкка юридик белем бирәсе килде. «Яшел эшләпә» – юмористик газета иде, анысын Алмаз Хәмзин алып барды. 2 ел азапландык. Тираж җыеп булмады. Вакыт та булмады.
«Картайдым инде мин», – дип сөйләнеп йөри торгач, Миңназыйм Сәфәров «Ватаным Татарстан» газетасына эшкә чакырды.
Газетага язу – конвейер системасы кебек, кайчак иҗат итү туйдыра. Бер номерга язма бирсәң, «киләсенә ни бар?» дип кызыксына башлыйлар. «Ватаным Татарстан»да коллектив бик әйбәт. Редакциядән китеп булмый. Хәзерге мөхәррире Гөлнара Сабирова белән «Татарстан яшьләре» газетасында бергә эшләгән идек. Үзе усал булса да, мин аны бик хөрмәт итәм. Ул үз эшен белә, кемдер куйган кеше түгел. Журналист булып озак еллар эшләде, журналист хезмәтенең нәрсә икәнен, кешене бәяли, хөрмәт итә белә. «Ватаным Татарстан»да эшләүче барлык кеше аны хөрмәт итә. Андый кешеләр белән эшләү үзе бер рәхәт!
Миңа 74 яшь тулды, шөкер. Өйдә утыруны өнәп бетермим, каныма сеңгән: кеше белән аралашмыйча тора алмыйм! Очраклы кешеләрдән дә тулы мәгълүмат алмыйча, китмим. Үпкәләмиләр.
«Дәүләт сәясәтен тормышка ашыру да хәзер хатын-кызлар кулында»
– Журналист булуыгызга гаиләгез каршы булмадымы? Ир-ат өчен җитди һөнәр түгел, димәделәрме?
– Аны хәзер әйтәләр. 8нче сыйныфта укыганда «журналист килгән, хатын-кыз икән», диделәр. Ул вакытта журналистның хатын-кыз булуы сәер иде. Ә хәзер ирләр табуы читен. Хәтта дәүләт сәясәтен тормышка ашыру да хатын-кызлар кулында хәзер.
Тик тормыш алып барырга кирәк. Янәсе, акча җитми, диләр. Шуңа кушылып, башкалар да бу фикерне җөпли. Мин ышанмыйм. Журналист булыр өчен, шул эш белән «авырырга» кирәк. Акча эшлим дисәң, башка эш табасың инде. Миңа төрле эш тәкъдим итүчеләр булды, мин үзеннән-үзе журналистикага кердем. Нәрсәдер язам икән, яңалык тудырдым дип, рәхәтлек кичерәм.
Журналист булып эшләүчеләр бар, ләкин талантлы журналистлар аз. Язучылар шикелле.
Салаваттан интервью алу турында: «Авылдаш белән аралашкан кебек сөйләштем»
– Озак еллар телевидениедә эшләгәнсез. Журналистка танылуы авырмы? Ул нинди факторлардан тора?
– Танылу турында уйлаган булмады. Кайбер кеше үзенә файда алу, танылу, җитәкчелек урынына бару максатын куя. Үзен күрсәтергә дип, күкрәк сугып, мыек борып йөрергә ярата. Андыйларны сөймим. Кем икәнеңне болай да күреп алалар. Үземә дан эзләмәдем, аның кирәге дә юк. Үземнең кем икәнне, кимчелекләремне беләм. Кешенең хезмәтенә карап бәяләргә кирәк, дип уйлыйм.
Гомер буе чуваш аты кебек эшләдем. Тормышыма, иҗатыма төрлелек кертергә яратам. Бервакыт кинорежиссер Эдмас Үтәгәнов белән ТАССР телевидениесендә нәниләр өчен «Әллүки-бәллүки» (1977-1979) тапшыруын эшли башлаган идек. Без бакчага йөргән һәм башлангыч сыйныфта укыган балалар өчен үзләренең мохитен тудырдык. Студияне төрле уенчыклар белән бизәдек, балалар рәхәтләнеп уйнап йөрде, җырлады. Менә шундый табигыйлек бар иде. Ул тапшыруны олылар да көтеп ала иде.
«Халык талантлары» тапшыруын да алып бардым. Аерым җырчылар, район коллективлары концертлар куеп китә иделәр. Алар әллә ничә автобус белән төялеп килә, зур бәйрәм була иде! Югары класс укучылары өчен «Без авылда яшибез» дигән тапшыру булды, күп иде ул тапшырулар…
– Музыкаль тапшырулар дигәннән, You Tube хостингында бер бик популяр видео бар. Ул да булса – яшь җырчы егет Салават Фәтхетдиновның «Урсал тау» дигән җыры. Җырның исемен Сез игълан итәсез. Ничек аны чакырырга уйладыгыз?
– Салаватны тапшыруга чакырырга «Татарстан» ДТРК радиотапшырулар хезмәте башлыгы Тәүфыйкъ Сәгыйтов тәкъдим итте. «Әйдә, шул егетне чакырып, бер тапшыру эшлик әле», – диде. Салаватның концертлары башланган вакыт, бөтен халык агылып килә, алма төшәр урын юк. Салават мине күргән саен: «Менә, минем белән иң беренче тапшыру эшләгән егет», – дип әйтә. Хәтерлим: ул бик табигый иде, редакциягә спорт костюмыннан килеп керде, күптән белгән кеше кебек күреште. Авылдаш белән аралашкан кебек сөйләштем. Бер-ике сорауны үзе әйтергә кушты. Янәсе, кызык эшлик әле! «Буш вакытта нишләргә яратасың?» – дигәнгә, ул: «Кызлар белән уйнарга яратам», – дип әйтергә тиеш булды. Мин аптырап калган булдым да, ул: «Үземнең кызларым белән», – дип өстәп куйды.
Татар эстрадасында Салаватның исеме, җырлары булды. Җыр сәнгате тарихына кереп калды. Исән-сау булсын, җырлап йөрсен. Кайбер кеше аңа төрле мөнәсәбәттә, ләкин мин аны бик хөрмәт итәм. Шул егетне иң беренче тапкыр телевидениедән эфирга чыгару зур горурлык булды.
«Остазым Туфан Миңнуллин көн саен язарга өйрәтте»
– «Татарстан яшьләре» газетасында эшли башлагач, Сез сәясәт темасына бик күп язгансыз. Бердән, аны аңлаган кеше генә яза ала. Икенчедән, ничек итеп җайлы, кешегә аңлаешлы итеп язып була?
– Исмәгыйль «гаепле». Сәясәт бүлегенә мөдир итеп куйды ул. «Башка кеше яза алмас иде моны, яшең дә, тәҗрибәң дә бар», – дип, ышанып тапшырды. Дөресен әйткәндә, миңа Туфан абый Миңнуллин ярдәм итте. Аны остазым дип саныйм. Каршыга утыртып лекция укымады. Минем язганны укып барды. «Татарстан яшьләре»ндә мөхәррир урынбасары булгач, Туфан абыйның «Кызыл тышлы дәфтәрдән» дигән язмаларын газетада чыгара бардык. Аннан соң ул аны «Утырып уйлар уйладым» дигән исем белән китап итеп чыгарды. «Син әллә нинди җөмләләр тезәргә азапланма. Кеше белән кешечә сөйләшергә кирәк. Телевидениедә эшләгәнсең, камерага карап, «мине кеше тыңлый» дип уйлагансыңдыр. Менә газета аркылы да кеше белән шулай сөйләшергә кирәк», – дип әйтә иде.
Гомергә онытмыйм: «Риман, көн саен яз. Газетада чыгамы ул, юкмы – әһәмияте юк. Мин дә язам, бөтенесе дә чыкмаска мөмкин. Язудан туктасаң, спортчылар шикелле, формаң бозыла», – дип әйтә иде ул. Шуңа күрә көн саен нәрсә булса да язарга тырыштым. Язарга утыргач та, кайчак: «Туфан абый исән булса, ничегрәк язар иде икән?» – дип уйлыйм.
Әйе, Дәүләт Советында сессия утырышларын газетага яза идем. «Полоса тутырып язасыз. Кемгә кирәк ул? Әнә, Риман, кечкенә форматта гәҗитнең дүрттән берен яза. Сез әйтәсе бөтен нәрсәне шунда әйтеп бетергән була», – дип әйтә иде Туфан абый.
Разил Вәлиевка рәхмәтлемен. Нәрсә булса да, Разил белән киңәшә идем, бер генә сорауны да җавапсыз калдырмадым.
Язу өчен бернәрсә дә уйлап торасы юк. Мине күрше Шәймулла абый укый, дип уйлыйм да, Шәймулла абыйга моны ничек дип әйтсәм, аңлар икән? Шуны күз алдына китереп язам. Тутырып та язарга мөмкин, ләкин моның кирәге юк. Болай да газетаны укучылар кими бара, ул – котылгысыз әйбер. Безгә дә иң кирәклесен язарга кирәк.
Хөкүмәт газетасы саналгач, кайбер кеше: «Бөтенесен яза алмыйсыз инде сез, әйме?» – диләр. Барысын да язарга була, чөнки кеше үз сүзен төрлечә әйтә ала. Мәсәлән, мин тырнак астыннан кер эзләп, батыр булып кыланып язганнарны яратмыйм. Кыю журналист дип, халык башта аларга ышана. Аннан соң уйлый: кемнедер сүгеп язды. Шуннан нәрсә? Нәрсәдер тәнкыйтьлисең икән, юлын күрсәтергә кирәк.
Апас районында Азат Хәнифәтуллин башлык булганда, хатын-кызга багышланган һәйкәл ачылышына чакырды. Сүз артыннан сүз китте, әле бит бер тапкыр да «балам» дип әйтә алмаган, үзенә «әни» дип дәшкәнне ишетмәгән хатын-кызлар бар. Бактың исә, сөйгәннәре сугышка китеп, әйләнеп кайтмаган һәм кияүгә чыга алмаган хатын-кызлар бик күп икән бездә. Һәйкәл шуларга багышланган. Районнарга, авылларга барып, шуларны барлап йөрдем. Татарстанда гына да хатын-кыз булу, ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән буын бар икән. Шуны хәзер әдәби әсәр итеп язасы килә.
– Кызык тема бу.
– Язылмаган тема. Бер кызык булды: кияүгә чыкмаган, ялгыз хатын бар, дип әйттеләр дә, Әлмәт районы Елховой авылына кайттым. Бик озак сөйләштек. Сөйләшеп беткәч кенә: «Энем, мин аннары кияүгә чыккан идем шул!» – диде. Бу теманы хәтта сәхнә әсәре буларак та күрәм.
«Татарның үз дәүләте булырга тиеш» дигән тәкъдим – мөмкин булмаган эш иде»
– Ул вакытта сәяси вазгыять, журналистларның роле нинди иде?
– Сүз иреге дигәннән, безгә дә азрак йогынтысы булды. СССР Президенты Михаил Горбачев идарә иткән вакытта сиздек без аны. Журналистлар: «Ниһаять, сүз иреге!» – дип шатланды. Казанда цензура кимегән, йомшаган иде. Сүз иреге анархиягә әйләнергә мөмкин, дигән уй булды миндә. Сүз иреге булсын өчен закон өстенлек иткән җәмгыятьтә яшәргә кирәк. Закон алдында бөтен кеше бертигез, шуңа күрә дә: «Сездә эчке цензура булырга тиеш!» – дип әйтеп куйдылар.
Төркиянең Истанбул шәһәренә бардым. «Заман» газетасы редакциясенә кердем. Цензура турында сөйләштек. «Бездә – ирек. Әмма сезнең берәр язмагызда кемнедер гаепләп язганда хата киткән яки белә торып, дәлилсез язгансыз икән, журналист кенәгәгезне алып куялар. Башка эшли алмаячаксыз», – диделәр. Шуңа күрә, бер кереп киткәч, кенәгәне бирәсе килми! (елмая)
Әмма андый чор кирәк булгандыр, безне сынау да булды ул. Татарстан җитәкчелеге тотрыклылык саклап кала алды. «Милләткә, татарга үзенең дәүләте кирәк иде», – диделәр. Ул кирәктер, әмма ул – мөмкин булмаган эш иде, дип уйлыйм. Татарстан – Россия эчендә, без беркая чыгып та китә алмыйбыз. Чыгып китәргә, без үз җиребездә яшибез, без килмешәкләр түгел. Бабайларыбыз җире бу. Үзен милләтче дип санаучылар бар, алар башка милләтләргә мыскыл итеп карарга тырыша. Бу урында Тукайның сүзләре искә төшә. «Бүген мин милләт өчен нәрсә эшләдем?» дип яшәргә кирәк», – дигән. Тукай башка милләтләргә карап, үрнәк алып яшәргә кушкан. Мәдрәсә белемле Тукайның әйткәннәре бүген дә актуаль. Классикларның фикере искерми.
«Батыр булып кыланып язмасак та, дөресен язарга омтылдык»
– Сез шул чорда «Татарстан яшьләре» газетасында эшләдегез. Хәзер исә газетаның тиражы кимеде. Йөрәгегез авыртмыймы?
– Хәзер авыртмый, баштан авыртты. Анда журналистлар бетте, журналист калмады. Нигездә, укучыларның хатларын гына бастыралар. Газета гел хәрәкәттә булырга тиеш. Әйтик, «Ватаным Татарстан»ның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова нәрсә дә булса уйлап чыгарырга тырыша: төрле рубрикалар тәкъдим итеп, яңартып карый. Һәр газета редакциясендә шулай булырга тиеш. «Катып калган» газета озак яши алмый.
«Татарстан яшьләре» 4-5 мең тиражга калган, дип беләм. Мин эшләгәндә, тиражы 300 меңгә якын иде. Газетаны бөтен кеше укый, безне бөтен кеше белә иде. Батыр булып кыланып язмасак та, дөресен язарга омтылдык. Цензура да безгә каршы килмәде, чөнки булган, күргән әйберне дәлилләп язарга тырыштык.
Аннан соң, гомуми тенденция бар инде ул. Басма матбугат кимер, дип уйлыйм. Алга киткән илләрдә – чит илләрдә – басма матбугат кимеми. Алар сатуга чыгара, язылу дигән әйбер юк. Ләкин кеше сатып ала! Электрон һәм басма матбугат яшәячәк. Дөнья хәлен белеп булмый. Басма матбугат бетәргә тиеш түгел.
– Цензура нинди дәрәҗәдә иде? Хәзер дә цензура бар, дип әйтәләр...
– Һәр тапшыруның паспорты була иде, шуның өчен сценарий төзедек, сорауларны һәм якынча җавапларны да язып куя идек. Ләкин ул формальлек өчен генә булгандыр, дим. Иң мөһиме – мөһер сугылган! Аннан, тапшыру барышында сораулар да, җаваплар да үзгәрә иде.
– Сүзен-сүзгә тыңлап, тикшерделәрме?
– Юк, алай ук булмады. Без партия сәясәтенә каршы әйтми, язмый идек. Борчылулар, бер чиктән бер чиккә ташланулар булмады. Тормыш хәзерге шикелле булмаса да, бөтен нәрсә җитә кебек иде. Һәр кешедә машина юк иде, алай да, бушка фатирлар алдык, ашарга, эчәргә, киенергә җитте.
– Дөреслекне яза идек, дисез. Ә ничек ул? Эзоп теле беләнме?
– Алай да була. Мин хәзер дә дөреслекне читләтеп, кайвакыт сарказм белән әйтәм. Иң мөһиме – кирәгеннән арттырып җибәрмәү. Ялган китмәсен. Расланмаган, дәлилләнмәгән сүзләр булырга тиеш түгел. Кыю булып кына булмый. Беркайчан да берьяклы язарга ярамый.
Ни дисәң дә, без хөкүмәт акчасына яшибез, дәүләт сәясәтен тормышка ашырырга тиешбез. Аннан котылып булмый, ләкин кимчелекләрне дә күрсәтергә тиешбез. Ансат түгел ул. Ирекле газеталарда кыю фикерләр чыга иде, хәзер әллә нәрсә юк.
– Хаталар җибәргәнегез булдымы?
– Булгандыр. Телевидениедә эшләгәндә, җыелышларда кайвакытта бер-беребезне шактый тәнкыйтьли идек. Аны яшереп булмый, чөнки халык кимчелекләрне күрә. Газетада да шул ук. Ватанга мәхәббәт уяту, диләр. «Нинди ватан турында сөйлисең син? Фәлән проценты хәерче илдә», – дип сөйлиләр. Хәерчелек белән ватан – бер үк нәрсә түгел, дип аңлатам. Ни дисәң дә, минем өчен ватан – авылдагы Мөхәммәтҗаннар тыкрыгы, колхозның алма бакчасы, күрше Мәймүнә апаның йорты, нигезе, зират, әти-әни кабере һ.б. «Ватан» – башка мәгънәдә, дип аңлатырга тырышам.
Сәясәтне бераз үзгәртсәләр ярар иде, чөнки акчаның иң күбе – аерым бер төркем кулында. Путин олигархларны кыса башлады кебек тоела. Күчеш чоры дип, акланган булабыз. Илдә канәгатьсезләр күп булса, җитәкчелеккә дә әйбәт түгел. Җитәкчелектә юләрләр утырмый, дип уйлыйм. Безгә шундый илдә яшәргә язгандыр инде, күрәсең. Чит илдә берничә көн яшәп караган бар, ләкин минем туган җиремә кайтасы килә. «Ватан» дигән төшенчә безнең күңелдә. Геннар белән дә бәйледер ул.
«Телевидение бер генә иде, шуңа күрә безнең авторитет зур булды»
– Журналистларны «дүртенче хакимият» диләр. Элек аларның статусы күпкә югары, аларны санлау бар иде, дигәнне еш ишетәм. Нигә мөнәсәбәт үзгәрде?
– Шартлы рәвештә генә әйтү бу. Журналистлар да, матбугат чаралары да аз иде. Телевидение бер генә, шуңа күрә безнең авторитет зур булды. Безне бөтен кеше белә иде.
Җитәкчеләр безгә таяна иде. Обкомнан «кимчелекләрне әйтеп, курыкмыйча языгыз» дип җибәрәләр иде. Хәзер дә моны-тегене языгыз дип, башка сугып торучы юк, ләкин без нәрсә кирәген сизәбез. Дөньяның кая барганын, үзебезне ничек тотарга тиеш икәнне чамалыйбыз. Патриотизм тәрбиялисе юк, ул безнең канда бар.
«Түбәнсетеп түгел, үз итеп, киңәш биреп тәнкыйтьләргә кирәк»
– Яшь журналистларга киңәшләрегез нинди?
– Журналист әңгәмәдәшне/геройны чын күңелдән ярата, ачулана, соклана, гаҗәпләнә белергә тиеш. Миңназыйм Сәфәров: «Риман абый, яратып тәнкыйтьлисең син», – дип әйтә. Түбәнсетеп түгел, үз итеп, киңәш биреп тәнкыйтьләргә кирәк. Миндә гаҗәпләнү, соклану хисе – мулдан. Әгәр шул хисләр булмаса, журналистикада эшли алмас идем. Әңгәмәдәшеңне үзеңнән акыллырак санарга тиешсең, дигән хәдис бар икән. Мин сине акыллы дип саныйм икән, ул – зирәклек билгесе. Мин әллә кем булып кыланмыйм. Сине дә хөрмәт итәм. Кешене «бетереп ташлыйм» дип түгел, аңа ярдәм итеп булмас микән, дип язарга кирәк.
Тема төрлелеге дә борчый мине. Матбугатта күп кенә жанрлар юкка чыкты. Яшь вакытта фельетоннарны яратып укый идек, ул жанр хәзер юк. Күбесе – ярым мәгълүмати газеталар, мәгълүмат бик күп. Мәсәлән, «Ватаным Татарстан»да «Әйтеп кенә бактым» дигән «колонка»га эсселар язам. Аларны туплап, китап итеп чыгарырга исәп бар. Марат Кәбиров та шундый стильдә яза, юктан-бардан фикер чыгара. Миндә дә шуңа омтылыш бар, күңелдә йөргән әйберне язам.
– Тукай фонды президенты булгансыз, дип ишеттем.
– Идем. Тукай фонды оештырып, Габдулла Тукай белән бәйле проектларга акча җәлеп итеп булса иде, дигән теләк булды. «Тукай эзләре буйлап» сәяхәте – шул проектларның берсе. Төрле китапларны чыгарырга ярдәм итү, милләт язмышына бәйле һ.б. Ләкин акча керми башлады, без ул фондны ябарга мәҗбүр булдык. Мәрхүм Туфан Миңнуллин: «Син бик өметләнмә инде. «Сәхнә» журналына подписка җыяр өчен районнарга барам, бөтенесе җилкәгә кага, ышандыра. Кайтам – бернәрсә юк», – дигән иде. Хаклы булган.
Безнең фонд күңелдә яши. Нәрсә эшләсәм дә, «милләт» дип кычкырып йөрмим, күңелдән сөенәм. 50 ел буе татар журналистикасына хезмәт итеп кара әле! Исмәгыйль Шәрәфиев әйтмешли: «Ни шутка, ни себерке» (көлә). Элек булган вакыйгаларны искә алып, зарланып утырырга яратмыйм. Кешеләргә дә әйтәм: «Нигә үзегезне бетерәсез? Буласы булган. Шулай язган», – дим. Иртәгәге көнгә карап яшәргә омтылам.
Көн саен нәрсә булса да язарга кирәк. Бу – Туфан абыйның миңа әйтеп калдырган васыяте. Гариф Ахунов та көн саен датаны, кояшның сәгать ничәдә чыгуын, җилнең кайсы яктан исүен, кемнәрне күргәнен, нинди вакыйга булганын һ.б. көндәлегенә теркәп бара иде. «Китап шуннан җыела инде ул», – дип әйтә иде.
- Гыйлемханов Риман Солтан улы – 1949 елның 18 гыйнварында туган. Субаш Аты урта мәктәбен тәмамлый, 1 ел клуб мөдире булып эшли. 1967-1972 елларда Казан университетының татар филологиясе факультетында белем ала. 1972 елда юллама белән Азнакай мәктәбендә укытучы булып эшли. 1973 елдан Татарстан дәүләт телевидениесендә хезмәт куя. 1992-2003 елларда «Татарстан яшьләре» газетасында, 2003 елдан «Ватаным Татарстан» газетасында эшли. Өйләнгән. Улы Булат, оныгы Кәрим.