news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рим Папасының 78 яшьлек табибы коронавирус белән авырганнан соң үлгән

Рим Папасы Франциск киләсе атнада коронавирустан прививка ясатырга җыена.

news_top
Рим Папасының 78 яшьлек табибы коронавирус белән авырганнан соң үлгән
https://pixabay.com

Рим Папасының шәхси табибы Фабрицио Соккорси коронавирус йоктырган һәм онкология авырулары катлауланудан вафат булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«78 яшьлек Романоны онкология патологиясе аркасында хастаханәгә салдылар. Ул COVID-19 дан соң барлыкка килгән өзлегүләрдән вафат булды», диелә Vatican News сайтында.

AFP сайты белешмәсе буенча, Рим Папасы үзе киләсе атнада коронавирустан прививка ясатырга җыена.

Соккорси 1942 елның 2 февралендә Римда туган. Ул Ватиканда Сәламәтлек саклау һәм гигиена идарәсе консультанты, Изгеләр эшләре буенча конгрегациядә медицина консультацияләре буенча эксперт булып эшләгән.

2015 елда Франциск Соккорсины үзенең шәхси табибы итеп сайлаган, диелә хәбәрдә.

Рим Папасы Францискка 84 яшь.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар