news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рим Папасы Франциск вафат булган

news_top

Рим Папасы Франциск вафат булган. Бу хакта «Reuters» агентлыгы Ватиканга сылтама белән хәбәр итә. Аңа 88 яшь иде, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Әле 1 ай элек кенә – 23 мартта аны хастаханәдән чыгарган булганнар. Ул пневмония кичергән.

Рим Папасы вазифасына ул 2013 елда билгеләнә һәм тарихта беренче Көньяк Америкалы Папа була – Франциск Аргентинада туган.

Рим Папасы халык алдына соңгы тапкыр дин тотучыларга Пасха юлламасы белән мөрәҗәгать иткән көнне чыккан.

Ул бүген Мәскәү вакыты буенча 8:35 сәгатьтә вафат булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар