Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ригель Низамов: «Инвалидлык алучылар арасында яман шеш белән авыручылар күп»

Инвалидлык билгеләү — бик катлаулы эш. Диагноз куйганнар икән, димәк, инвалидлык төркеме дә бирелергә тиеш дип уйлаучылар бар.

news_top_970_100
Ригель Низамов: «Инвалидлык алучылар арасында яман шеш белән авыручылар күп»
Рамил Гали

«Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе инвалидлыкның мәгънәсенә төшенеп бетми, акчага кызыга. Күршегә бирелгән икән, авыргач миңа да тиеш, дип фикер йөртәләр», — ди Татарстанның медицина-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов.

Яңа коронавирус йогышын булдырмау максатларында затны инвалид дип тану тәртибе һәм тикшерүләр читтән торып, гражданин катнашыннан башка гына үткәрелә. Шуның өчен халыкны борчыган сорауларның шактый булуын әйтте Ригель Низамов.

 Ригель Хәләфович, инвалидлык алу буенча нинди үзгәрешләр күзәтелә? Медицина-социаль экспертиза үтүдә яңалыклар бармы?

Беренчедән, 2020 елның 1 гыйнварыннан инвалидлыкны билгеләүнең яңа критерийлары нигезендә башкарыла. Россия Хезмәт министрлыгының 2019 елның 27 августындагы 585 номерлы боерыгы үз көченә керде.

Хәзер организм функцияләрен бозу очракларын бәяләү өчен өлкәннәр һәм аерым балалар өчен аерым система кулланыла. Яңа системада балалар яшендәге чорлар һәм балаларда авыруларның үзенчәлекләре турында җентекле мәгълүмат тупланган.

Әлеге документ белән авыруларның һәр классы буенча клиник-функциональ характеристикалар төгәл билгеләнде, аларга сан ягыннан бәя бирелде. Болар барысы да эксперт карарының объективлыгын арттыруга юнәлдерелгән.

2020 ел дәвамында хөкүмәтнең 20.02.2006 ел, № 95 карары белән расланган затларны инвалид дип тану кагыйдәләренә күп үзгәрешләр кертелде.

Хәзерге вакытта медицина оешмалары һәм МСЭ учреждениеләре арасында үзара хезмәттәшлек граждан катнашыннан башка турыдан-туры гамәлгә ашырыла. Гражданин күзәтелә торган поликлиника, аның язма ризалыгы белән, медик-социаль экспертизага юллама рәсмиләштерә. Алынган юнәлеш медик-социаль экспертиза үткәрү өчен җитәрлек булачак. Гражданиннан өстәмә гариза таләп ителми. Мондый чаралар инвалидлык билгеләү срокларын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук паллиатив ярдәмгә мохтаҗ гражданнарны, аяк-кулны ампутацияләү буенча стационарда исәптә булган гражданнарны таныклау срокларына үзгәрешләр кертелде. Аларга экспертиза юллама килгән көннән алып 3 эш көненнән дә артмаган вакыт эчендә үткәрелә.

Яңа коронавирус йогышын булдырмау максатларында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 467 номерлы (2020 елның 9 апрелендәге) һәм 1697 номерлы (2020 елның 16 октябрендәге) карарлары белән затны инвалид дип тануның вакытлыча тәртибе расланды. Вакытлыча тәртип гамәлдә булган чорда барлык тикшерүләр дә читтән торып, гражданин катнашыннан башка үткәрелә.

Шул ук вакытта, инвалидлыклары бу чорда тәмамлана торган гражданнарга, ләкин дәвалау оешмасы тарафыннан медик-социаль экспертизага юллама аны рәсмиләштерү мөмкинлеге булмау сәбәпле тәкъдим ителмәде, инвалидлык автомат рәвештә 6 айга озайтыла.

Бүгенге көндә инвалид дип кабат танылган кешеләр арасында 52% очракта инвалидлык, юллама рәсмиләштермичә, автомат рәвештә озайтылды

Мондый тәртип 2021 елның 1 мартына кадәр дәвам итәчәк.

Инвалидлыкның дәрәҗәләре ничек билгеләнә?

Шунысын да билгеләп үтәсем килә, инвалидлык билгеләү өчен авыру факты түгел, ә авыру нәтиҗәсендә килеп чыккан организм функцияләренең нык бозылулары барлыгы нигез булып тора.

Организм функцияләре бозылуны бәяләү 10-100 процентларда башкарыла. Функцияләрен бозуның дүрт дәрәҗәсе бар: беренче дәрәҗә — нык аз (10нан 30 процентка кадәр). Бу очракта инвалидлык билгеләнми. Икенче дәрәҗә — функцияләрнең уртача бозылулары (40тан 60 процентка кадәр), бу 3 группа инвалидлык туры килә. Өченче дәрәҗә — ачыкланган функцияләрнең бозылулары (70тән 80 процентка кадәр) — 2 группа, һәм дүртенче дәрәҗә — шактый ачыкланган ачыкланган функцияләрнең бозылулары (90нан 100 процентка кадәр) — 1 группа.

Күпләр инвалидлык рәсмиләштергәндә төрле инстанцияләргә йөрү, өстәмә кәгазьләр җыюдан зарлана. Гадиләштерү, электрон рәвештә башкару ысуллары юкмы?

Сәламәтлек саклауда бердәм цифрлы контур булдыру буенча федераль проект нигезендә бюро һәм медицина оешмалары арасында документ әйләнешен электрон рәвешкә күчерү буенча эшләрне тәмамлау срогы — 2021 ел. 2019 елның маеннан башлап медицина оешмалары һәм МСЭ учреждениеләре арасында үзара хезмәттәшлек граждан катнашыннан башка турыдан-туры гамәлгә ашырыла, бюрога җибәрү реестр нигезендә дәвалау учреждениесе тарафыннан тапшырыла.

 2019 елның 29 мартыннан Россия Хезмәт министрлыгы һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының уртак боерыгы үз көченә керде, ул бюро белгечләре өчен кирәкле медицина тикшеренүләре исемлеген раслады. Һәр конкрет авыру буенча хәзер медицина тикшерүләренең конкрет исемлеге бар. Әлеге тикшерүләренең куллану сроклары бар. Бу сроклар арасында 3, 6 ай, бер ел һәм хәтта 5 елда бар. Бу анализларны турыдан-туры экспертизага җибәрү алдыннан түгел, ә диспансер күзәтүе вакытында үткәрергә кирәк дигән сүз.

Әгәр медицина оешмасы бюрога тапшырган юнәлештә кирәк булган медицина тикшерүләренең белешмәләр юк икән, бюро мондый юнәлеш алган көннән соң 3 эш көне эчендә аны медицина оешмасына кайтара. Без бу хакта гражданга хәбәр итәбез.

Медицина оешмасы Медицина-социаль экспертизага кире кайтарылган юллама кергән көннән 14 эш көне эчендә кирәкле тикшерүләр үткәрә, кирәкле мәгълүматлар әзерли һәм бюрога кайтара. Бу барлык үзгәрешләр дә экспертизаны гадиләштерүгә һәм җиңеләйтүгә юнәлдерелгән.

 Саннарга күз салыйк. Республикада мөмкинлекләре чиклеләрнең саны күпме, шуларның ничәсе балалар?

Федераль инвалидлар реестры мәгълүматлары буенча 2020 елның 1 ноябренә республикада 277 581 инвалид һәм 15 930 инвалид бала яши.

Гомерлеккә инвалидлык билгели торган авырулар хакында әйтеп узыгыз әле. Белүемчә, исемлек киңәйтелде.

Инвалидлык төркеме срогы чикләнмәгән, ә «инвалид-бала» категориясе буенча инвалидлык 18 яшькә кадәрге орган функцияләрен кире кайтармый торган бозулар булган очракта билгеләнә.

2006 елның 20 февралендәге 95 номерлы Хөкүмәт Карары белән инвалидлык беренче тикшерү вакытында яки икенче елдан да соңга калмыйча вакытсыз билгеләнә торган авырулар исемлеге билгеләнгән. Бу исемлек соңгы 2 елда киңәйде.

Быел Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 30 апрелендәге 618 номерлы, 2020 елның 22 октябрендәге 1719 номерлы карарлары белән балаларны инвалид дип тану кагыйдәләренә зур үзгәрешләр кертелде. Бүгенге көндә инсулинга бәйле шикәр диабеты, күзнең яман шешенә дучар булган балаларга күз алмасын бетерү операциясен үткәргәннән соң, урта авыр агымдагы фенилкетонуриянең классик формасы булган «инвалид бала» категориясе 18 яшькә кадәр билгеләнә.

Инвалидлык бирелә торган авыруларның кайсы беренче урында, киң таралган?

Инвалидлыкның беренче төп сәбәпләре арасында өлкәннәр арасында яман шеш авырулары, балалар арасында психик тайпылышлар.

Әгәр дә медицина белгечләре юллама бирмәгәннәр икән, кеше үзе мөстәкыйль рәвештә медицина-социаль экспертиза бюросына мөрәҗәгать итә аламы?

Гражданнарны медик-социаль экспертизага җибәрү тәртибе һәм аны узу тәртибе Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 20 февралендәге 95 номерлы карары белән расланган «инвалид дип тану кагыйдәләре» белән җайга салынган. Медицина оешмасы, кирәкле диагностик, дәвалау һәм реабилитация чараларын уздырганнан соң, организм функцияләренең нык бозылуын раслаучы белешмәләр булганда, медик-социаль экспертизага җибәрә.

Медицина оешмасы гражданга медик-социаль экспертизага җибәрүдән баш тарткан очракта, аңа белешмә бирелә, аның нигезендә ул (аның вәкиле) бюрога мөстәкыйль мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Медицина-социаль экспертиза бюросы филиалларында «Уңайлы мохит» программасы эшли. Шул хакта да әйтеп узсагыз иде.

Бюро бинасы мөмкинлекләре чикләнгән затларны анда урнаштыру өчен юнәлдерелгән. Начар күрүче гражданнар өчен тактиль юллар салынган, тактиль табличкалар урнаштырылган. Махсус җиһазландырылган санитар һәм бәдрәф бүлмәләре. Уңайлы көтү заллары, балалар өчен аерым кат каралган. Инвалидларны тернәкләндерү буенча техник чаралар күргәзмәсе оештырылган. Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза федераль дәүләт учреждениеләренең иң беренчеләрдән булып бердәм «электрон чират» системасы кертелде.

Инвалидлык билгеләү, законнарга үзгәрешләр кертү мәсьәләләре буенча ярдәм күрсәтү табиб-консультантларның махсус хезмәте булдырылды. Тикшерүнең барлык этаплары да видеокүзәтү системасы белән теркәлә. Бу МСЭ уздырган вакытта граждан хокукларын бозуны билгеләргә мөмкинлек бирә.

Ялган диагноз, ягьни сатып алынган документларны тоткарлаган очраклар булдымы?

Әлеге тема буенча сораулар күтәргәндә, шуны билгеләп үтәсем килә. Инвалид дип тану шартларының берсе булып организм функцияләренең нык бозылулары тора. Нәкъ менә медицина оешмасы күрсәтелгән җитешсезлекләрне раслаучы мәгълүматларны тапшыра.

Медико-социаль экспертиза юнәлештә күрсәтелгән мәгълүматлар нигезендә үткәрелә. Юнәлештә күрсәтелгән белешмәләрнең дөреслеге һәм тулылыгы өчен Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән тәртиптә, медицина оешмалары җаваплы. Шулай итеп, затларны инвалид дип тану кагыйдәләрендә әйтелгән.

Узган елда поликлинка тарафыннан әзерләнгән документларның шик уятуы 18 очрак ачыкланды. Бу табибларның бәяләмәләре, тикшерү нәтиҗәләре иде. Онкология диспансерына, Республика клиник хастаханәсенә запрослар ясалды - бу гражданнар чыннан да күзәтелдеме һәм тикшерелдеме? Безнең сорауларга тискәре җаваплар килде. Нигезле шик тудырган барлык очраклар турында без хокук саклау органнарына хәбәр итәргә тиеш. Барлык материаллар бу гражданнар буенча тиешле органнарга тапшырылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100