Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифкать Миңнеханов трассада тизлекне сәгатенә 70 километрга кадәр чикләргә тәкъдим итте

news_top_970_100
Рифкать Миңнеханов трассада тизлекне сәгатенә 70 километрга кадәр чикләргә тәкъдим итте
Владимир Васильев/архив

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов, Татарстан юлларында тизлек режимын киметергә кирәк, дип саный. Ул Татарстан трассаларында тизлекне сәгатенә 70 километрга, ә шәһәрләрдә сәгатенә 40 километрга кадәр чикләргә тәкъдим итте, дип яза Kazanfirst порталы.

Юл хәрәкәте иминлеге буенча республика комиссиясе утырышында тиешле инициатива белән «Юл хәрәкәте иминлеге» директоры Рифкать Миңнеханов чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, үлемгә китергән аварияләрнең сәбәбе – тизлек режимын үтәмәү, каршы як юлга чыгу, исерек килеш йөртү. 

Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин, автомәктәпләрнең эшен анализларга кирәк, дип белдергән. «Вазгыятьне үзгәртеп була – бары тик тизлек режимын киметергә генә кирәк», – дигән Рифкать Миңнеханов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100