
Җырчы Рифат Зариповның «Зәйтүнә» кушаматлы мәчесе югалган. Песи төнлә өйдән чыгып киткән дә, кайтмаган. Зариповлар, гаиләләре белән дәррәү кубып, бөтен бистә буйлап песине эзли. Тирә-юньдә карамаган бер генә җирне дә калдырмаганнар, хәтта, күршеләрнең өй асларына кадәр кереп эзләгәннәр.
«Зәйтүнәбез югалган, һаман таба алмыйбыз. Иртәнге икедә чыгып киткән иде. Эттән куркып качтымы икән, этләр тотып ашадымы икән... Төркемгә язган идек, анда да әйтүче юк. Диләрә елый. Инде өйрәнеп кенә беткән идек аңа», – дип көрсенә Рифат Зарипов сторисларында.
Җырчы видеокамералар аша карагач, «Зәйтүнә»не 7 эт кереп куркытканны күреп алган. «Шулардан куркып качкандыр берәр кая дигән өмет бар. ИншәАллаһ, табылыр, Аллаһ теләсә. Әлегә юк», - ди ул.
Токымлы песине Зариповлар гаиләсе узган ел алган иде.