Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Зариповның нәни улы Ислам тамашачыны шаккаттырган

news_top_970_100
Рифат Зариповның нәни улы Ислам тамашачыны шаккаттырган
Фото Рифат Зариповның шәхси аккаунтыннан

Җырчының улы Ислам «Drum skills» исемле барабан кагучыларның бәйрәм концертында катнашып, барлык тамашачыны таң калдырган. Шул исәптән, әтисе Рифат та хәйран булган.

«Исламның беренче концерты булды бүген. Бәләкәй генә бер өзек сезгә. Рәхим итеп карап алыгыз әле», – дип Рифат Исламның чыгышын социаль челтәрдәге сәхифәсендә тәкъдим иткән.

«Барысын да шаккаттырды, хәтта, мине дә. Тугыз ай рок мәктәбенә йөреп шөгыльләнүнең нәтиҗәсе шушылай булды бүгенгә. Алга таба тагын да яхшырак булсын. Мин бит сине мантый савытында гына уйныйсың дип тора идем, улым», – дип көлгән әти кеше.

«Аббааааууу маладис!» – дип гаҗәпләнгән Илсөя Бәдретдинова да, «Текә!» –дип язган Алмаз Мирзаянов та. Рифатның тагын бик күп хезмәттәшләре Исламга сокланып комментарийлар калдырганнар.

«Искиткеч матур уйный, бөтенләй хисләнеп. Уңышлар Исламга», «Ут малай», «Барысын да туры китереп суга бит», «Укырга барып тормас бу бала, сәхнәгә генә менеп китәр», «Юкка гына барабан сукмаган икән Ислам», – дигән эчтәлектә язучылар шактый.

«Улым, җаныкаем, зур уңышлар сиңа! Без сине бик-бик яратабыз», – дип язып куйган Исламның әбисе, Рифатның әнисе Рәмзия апа да.

Ә берәү бәләкәй барабанчының күршеләре киләчәге өчен борчылган: «Исламның күршеләре, әзер торыгыз!», – дип көлгән ул.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100