news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рифат Зариповның Азат Фазлыевка ачуы килгән

«Тынычлан әле, братым», — ди Рифатка Азат Фазлыев. 

news_top
Рифат Зариповның Азат Фазлыевка ачуы килгән

Җырчы Азат Фазлыевны борчылырга мәҗбүр итүчеләр арткан, ахры. Андыйларга ул инстаграм сәхифәсе аша мөрәҗәгать иткән. «Тынычланыгыз әле, кайберәүләр. Кирәкмәгәнгә нерв кылларында уйнамагыз әле, гитарада уйнагыз. Безнең өчен борчылмагыз. Рәхәт бит яшәүләре, матур бит дөнья. Якыннар янда. Яратабыз барыгызны», — дигән ул. 

Пост астында җырчының инстадуслары челтәрле бизнес темасын куертканнар.

Җырчы Рифат Зарипов: «Просто сезнең NL да эшләгәнегезгә ачу килә минем», — дип шаярткан Азатны. 

«Тынычлан, братым, әле 15 яңа җыр чыгачак, 4 клип төшереп ятабыз», — дип җавап кайтарган аңа Азат. 

«Рифат, ачуыңнан син дә Фирдүс Тямаевның NL төркеменә кергәнсең дип ишеттек, аны үзенә биш кеше эзләп йөри дигәннәр иде», — дип язган бер инстачы. 

«Үзләре бер әйбер дә булдыра алмаганнар яза теләсә нәрсә. Исегез китмәсен!»;

«Молодец, энем, тыңламагыз берсен дә», — дип тынычландырганнар җырчыны кайбер инстадуслары. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар